– Язмыш бармы ул?
– Әйе, бу хакта пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирне бар иткәнче, 50 мең ел алдан кешеләрнең язмышларын язып куйган». Бу китапта җирнең кайчан яралганы, галәмнең ничек бетәчәге, кемнең ничә яшьтә үләчәге – барысы да билгеле. Ничә агач үсеп, ничә бөҗәкнең юк булачагы да язылган анда. Ул бары тик Аллаһка билгеле.
– Бала ана карынында чакта ук, аның язмышы языла, диләр. Бу дөресме?
– Сабый яралып, 121 көн узгач, аңа җан иңә. Нәкъ шушы вакытта фәрештә Аллаһ әмере белән дүрт кәлимә, ягъни баланың гомерен, гамәлен, ризыгын һәм бәхетен яза. Боларны, Аллаһның рәхмәте белән, Кадер кичендә үзгәртергә мөмкин. «Тәкъдирдә ни язылса, ана карынында ук шул килер» дигән хәдис тә бар. Тәкъдир ике төрле: үзгәрә һәм үзгәрми торган була. Үзгәрми торганнары ул: кешенең гомере, җыясы ризыгы, туган җире, бәхетле яки бәхетсез булуы. Әмма болар хакында бары тик Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Шулай ук иртәгә нәрсә буласы да бер Ходайга гына мәгълүм, аны беребез дә белми. Гомер озынлыгына килгәндә дә, кемгәдер 80 яшь билгеләнгән икән, кеше бер генә көн дә артык яши алмый, шулай ук бу дөньядан бер генә сәгатькә дә алдан китә алмый. Тормыштагы мөһим вакыйгаларның туганнан алып кайчан кайда булачагы да тәкъдирдә язылган. Нинди гамәлләр кылачагы, кай төбәктә беренче сулыш алачагы, кайларда яшәячәге, ничә яшьтән намаз укыячагы яки бөтенләй укымаячагы да бары тик Аллаһ хөкемендә.
– «Тәкъдир» һәм «язмыш» төшенчәләре нәрсә белән аерыла соң?
– Тәкъдир (кадәр) – ул барлык вакыйгалар вакыты, урыны һәм рәвешенең Аллаһ гыйлемендә алдан билгеләнеп куелуы ул. Язмыш (када) – Аллаһ гыйлемендә булган нәрсәләрнең билгеле бер вакытта Аллаһ әмере буенча башкарылуы. «Тәкъдир турында бәхәсләшмәгез, ул – Аллаһы Тәгаләнең бөек гыйлеме. Тәкъдир ул – Аллаһы Тәгаләнең сере, аны фәрештә дә, адәм дә, җен дә белми», – диелгән бер хәдистә. Тәкъдир – үзгәрми торган канун ул. Һәркемнең – үз тәкъдире. Аллаһы Тәгалә каләмне халык кылгач, аңа: «Яз!» – дип әмер итә. Каләм: «Нәрсә языйм?» – дип сорый. Аллаһы Тәгалә «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип язарга куша. Шуннан соң каләм яза башлый. Аллаһы Тәгалә аңа: «Һәр җанлы, җансыз нәрсәләрнең тәкъдирен яз», – дип әйтә.
– Тәкъдирдән качып котылырга мөмкинме?
– «Югарыда тәкъдир кылынганны берни дә үзгәртә алмый, догадан кала». Дога кылуның төп максаты – һәр нәрсәнең хәерле тәмамлануын сорау. Шул очракта без язмышыбызны хәерле якка үзгәртә алачакбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Дога ул бәлаләрдән саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала”, – дигән. Пәйгамбәрнең сахабәсе Ибне Гомәрнең: «Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, бу язуны беркайчан да сөртелми торган ит», – дип дога кылуы да билгеле.
– Язмышны сынау дип карарга мөмкинме?
– Язмыш адәм баласын сыный. Ләкин язмыш кара төсләрдән генә тормый. Адәм баласы шундый: яхшылыкны да, кемнеңдер эшләгән изгелеген дә күрми, ә кечкенә генә хатасын гомер буе исендә йөртә. Бүген ул сау-сәламәт, аның җылы йорты, яраткан гаиләсе, ашарына ризыгы, эчәренә суы бар, ә ул эшеннән куганнары өчен елап, язмышка ачу саклап йөри. Булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне җиткер, эш табыла ул. Нәрсәнеңдер мөһимлеген аны югалткач кына аңлыйбыз.
– Язмышка ачу сакларга ярыймы?
– Ачуны, гомумән, сакларга ярамый. Чын мөселман кешесенә хас сыйфат түгел бу. Язмыштан зарлану да, язмыш белән масаю да динебездә хупланмый, чөнки тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан икәнне иманлы кеше яхшы белә.
– Язмышка нәселең тәэсир итә аламы? Мәсәлән, кемнеңдер каргышы сиңа төшә аламы?
– «Ән-Әнгам» сүрәсенең 164 нче аятендә: «Һәр җан үз зарарына гына кылыр. Һичбер нәфес бүтән берәүнең йөген ташымас», – диелгән. Әмма баласының кылган гөнаһлары өчен ата-ана җавап тотачак, чөнки ул үзенең җилкәсендәге бурычын – дөрес тәрбия бирүне – тиешенчә башкармаган булып саналыр. Ә каргыш җиде буынга җитә, дигән сүзләр динебезгә хас түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез