Тантанада Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры Дмитрий Таюрский, республика министрлыклары һәм ведомстволары, фәнни һәм студентлар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Диләрә Тумашеваның хезмәттәшләре һәм туганнары катнашты.
"Күренекле галим һәм педагог Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына йөз ел тулу уңаеннан без аны хөрмәтләп искә алабыз, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Фәрид Абдулганиев. – Ул – татар телен өйрәнү өлкәсендә иң мәртәбәле галим. Аның Себер татарлары диалектына һәм тулаем төрки телләргә кагылышлы фәнни хезмәтләре филологиядә тулы бер юнәлешләр өчен нигез булып тора. Аның фәнгә йогынтысы бәяләп бетергесез, һәм моны бүген аның эшен дәвам итүче яшь галимнәр аеруча яхшы аңлый".
Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, мемориаль такта ачу – бөек галимгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә, барыннан да элек, үсеп килүче буынга, яшь галимнәргә сайлаган эшләренә үз гомерләрен багышларга кирәклеген искәртү.
"Без Диләрә Тумашева турындагы иң якты истәлекне сакларбыз. Безнең бурыч – республикабыз файдасына шул дәрәҗәдә хезмәт итү», – дип йомгаклады сүзен Фәрид Абдулганиев.
Мемориаль тактаны Кремль урамы, 2А/4 адресы буенча урнашкан йорт фасадына урнаштырганнар. Бу йортта күренекле тел белгече 1972 елдан 2006 елга кадәр яшәгән.
Диләрә Тумашеваның кияве, медицина фәннәре докторы Рөстәм Габделхаков республика җитәкчелегенә һәм КФУ коллективына аның эшчәнлегенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Кеше, аның турында хәтер булганда, исән. Бүген бу мемориаль тактаны ачуга килгән һәркемгә рәхмәт", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Габделхаков.
Диләрә Гариф кызы Тумашева 1926 елның 19 июлендә Төмән шәһәрендә туа. Төмән шәһәренең 21 нче урта мәктәбен тәмамлый. 1944-1949 елларда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының көнчыгыш бүлегендә укый, аннары төрки телләр кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый (1949-1952). 1952 елда СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Н.К. Дмитриев җитәкчелегендә «Көнбатыш Себернең татар диалектлары» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1969 елда «Татар һәм башка төрки телләргә карата себер татарларының диалектлары» темасына докторлык диссертациясен яклый.
Хезмәт эшчәнлеген Диләрә Тумашева 1952 елда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы ассистенты булып башлый. 1953 елдан өлкән укытучы, 1957 елдан кафедра доценты булып эшли. 1966-1989 елларда татар теле кафедрасы, 1989-1994 елларда КДУның көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире була, 1994-2001 елларда – Көнчыгышны өйрәнү институтында профессор. 1970 елдан – профессор. 1971-1980 елларда КДУның тарих-филология факультетының университет тарихында беренче хатын-кыз деканы, татар филологиясе белгече, филология фәннәре докторы исеменә лаек була. 1992 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.
Диләрә Тумашева Ленин ордены белән бүләкләнә (1971). «Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе» (1977) һәм «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» (1997) мактаулы исемнәренә лаек була. Ул –академик «Татар грамматикасы»н булдыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1994), Төркия лингвистик җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (2000).
Диләрә Тумашеваның ире танылган театр режиссеры Равил Тумашев була. Диләрә Тумашева 2006 елның 22 июнендә вафат була. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.
Мемориаль тактаның авторы – скульптор Дамир Закиров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез