Газетага язылу

Казанда СВО ветераны хастаханәдә үзенә ярдәм күрсәткән шәфкать туташына өйләнгән

Казанның 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе бер сәгатькә ЗАГСка әверелгән.

Казанда СВО ветераны хастаханәдә үзенә ярдәм күрсәткән шәфкать туташына өйләнгән
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Монда СВО ветераны Роман Фролов белән Казаннан өлкән шәфкать туташы Оксана Фролова язылышканнар. Аларның романтик мәхәббәт тарихы менә шулай дәвам иткән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар өч ай элек гадәти булмаган шартларда танышканнар. Роман Бердскидан Казанга авыр яраланган СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" чемпионатында катнашу өчен килгән. Оксана исә медицина бригадасы составында кизү торган.

"Көннәрнең берсендә Романга медицина ярдәме кирәк булды. Аның хәле начарланды, ул аңын югалтты һәм безнең команда аңа ярдәм итте", - дип искә ала табиб. Ветеран аңына килгәч, Оксананы күреп аңа комплимент ясый. Аны хатынның күзләре һәм елмаюы гашыйк итә. Алар телефон номерлары белән алмашып, аралаша башлыйлар. Ә инде август башында Роман Оксанага тәкъдим ясый. Гашыйклар 28 августта чиркәүдә никахлашалар.

Роман Казанга күчеп килә, монда эш таба. Алар ЗАГСта мөнәсәбәтләрен теркәргә карар кылып, туй көнен билгелиләр. Тик Романның хәле начарланып китә. 

"Без аңа һәм аның кәләшенә никахлашуны үзебездә, хастаханәдә уздырырга тәкъдим иттек. Мондый вакыйга бездә беренче тапкыр", - ди неврология бүлеге мөдире Гөлназ Фәсахова.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре