Газетага язылу

Бер хыял артыннан: 81 яшьлек волонтер әби шәһәрдәге фатирын сатып авылдан өй алган

Азнакайда яшәүче 81 яшьлек волонтер Алсу апа Габделхакова аркасына биштәр аса да Ютазы районына чыгып китә. Узган ел Салкын Чишмә авылында иске йорт сатып алган икән.

Бер хыял артыннан: 81 яшьлек волонтер әби шәһәрдәге фатирын сатып авылдан өй алган
Автор фотосы

Ни хаҗәтенә кирәк булган? Менә шунда эш башламакчы ул. Үзе өчен түгел, халыкка файдасы булсын, дип тырышуы. Хыялы барып чыгармы, анысы икеле.

Заманасында укытучы булып эшләгән Алсу апа редакциягә гел шалтыраткалап тора. Хәбәргә чыккан саен, берәр районда буш йорт, ярдәм итәргә берәр иганәче булмасмы, дип искә төшереп тора. Ун ел элек үк берәр үзәк ачып, балаларны кул эшенә өйрәтәсе килүен әйткән иде. Тик утырырга яратмавын да әйтә. Сабан туендагы көрәш батырларына сөлгеләр чигә торган гадәте дә бар. Барысын да санап тормыйм. Үзенә эш таба белә, кыскасы. Бигрәк хыялый булды бу Алсу апа, дип тә уйлап куйгалыйм. Әмма узган ел беренче адымын ясаган бит барыбер. Күңеленә ошаган йорт сатып алган. Фотоларына карагач, искегә тисәң, исең китәр, дисең. Әмма ул шунда ук максатларын аңлатып та бирде.

– Белдерү аша берничә җиргә барып карадым. Башкортстанга кадәр барып җиттем хәтта. Эзләдем һәм Ютазыда таптым. Җире матур, йорты мин теләгәнчә. Проектымны утрауда цивилизациясез калган чын авыл йорты мисалында күрәсем килә. Көчем бар, пыр туздырып ясар идем дә бит. Шәһәрдәге фатирны урталай бүлеп, шуның акчасына – 200 мең сумга сатып алган йорт бу. Ихатаны чистарту, җир казыту, су кертү 150 мең сумга төште. Азнакайдан таксида килеп йөрим. Бер барып кайту 1500 сум тирәсенә төшә. Чыгым күп китте, акчам калмады шул. Хәзер менә бикләп кайтып китәргә туры килә. Газын өзгәннәр, миче эшләми. Килеп яшәргә дә булыр иде, – ди Алсу апа. – Йортның хуҗасы бик тырыш булган. Тәрәзә рамнары, ачкычлар ясаган, тимер эшен белгән. Складлары да шул килеш сакланган. Аның кем икәнен дә белмим. Монда килгәч, Юныс бабаем күз алдына килә. Ул да алтын куллы иде. Бу йортны бульдозер белән этеп куярга да була. Әмма нигезен саклап, яңартасым килә. Яшь буынга авылча яшәү үрнәкләрен күрсәтергә телим. Балаларым монда килергә риза түгел. Алар башка шәһәрләрдә яши.

Саташкан дип уйламагыз, юк, саташмаган. Андагы зиһен, андагы планнар! 20 ел волонтер булып, кешеләргә игелек кылып яшәгән Алсу апаның күңелен бик яхшы аңларга була. Гаилә кыйммәтләрен бер җиргә туплаган үзәк итеп күз алдына китерә ул проектын. Шунда яшьләр өчен остаханә, туган як музее да, ял итә торган урын да булачак. Төпле, матур гаилә корган парларны кунакка чакырып, яшьләргә үгет-нәсыйхәт тә бирдерәсе килә. 5 нче сыйныфтан ук балаларны һөнәрләр белән таныштыра башларга ниятли. Монда оныгы белән әби-бабасы да килерлек булсын. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, ял итеп китсеннәр. Дөрес, бу авылда яшьләр юк икән. Авылы зур, мәчете бар, тик мәктәпләре юк, ди.

– Азнакайда мәктәпкә баручы укучыларны туктатып: «Һөнәрләр белән алдан танышырга теләр идегезме?» – дип сораган идем, күзләрен зур итеп ачып тыңлап тордылар да берни әйтмәделәр. Технология дәресләрендә компьютерга өйрәнәләр икән. Кул хезмәте бөтен җирдә дә кирәк. Магнитлы кирпечләр ясатып, малайларны мич чыгарырга өйрәтергә мөмкин. Остазлар итеп пенсия яшендәге белгечләрне чакырырга була. Бу уен гына түгел, уены-чыны бергә булырга тиеш, – ди Алсу Габделхакова.

Әлеге проектка ярдәм итәрдәй кешеләрне эзли ул. Язмышы ничек булыр, билгесез. «Әгәр барып чыкмаса, нишләрсез?» – дип тә тел төбен тарткалаган булам.

– Теләсә кемгә сата алмыйм. Ахыр чиктә СВОда катнашкан егеткә яки берәр мохтаҗга бүләк итәргә дә риза. Әмма ул бу нигезне сакласын гына, – ди.

Алсу апаның нияте сезнең дә күңел кылларын тибрәткән булса, ярдәм итә аласыз. Үзе күпме игелек кылган өлкән кешенең матур хыялын тормышка ашырып булыр бәлки. Савабы үзегезгә булса, хыялдагы әҗере күпме кешегә файда китерер иде. Элемтәгә керү өчен телефон номеры: 8 (927) 410-88-19.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре