Газетага язылу

Хезмәт белән чыныккан

Хезмәтләре һәрвакыт күз алдында булып та, исемнәрен күпләр белмәгән дә шәхесләр бар. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә заводлар гөрләп эшли, шәһәр һәм авылларда утлар сүнми, илнең икътисадый куәте арта. Гомерен энергетика тармагын үстерүгә багышлаган күренекле инженер-теплотехник, оста җитәкче Кәбир Хәял улы Мөхетдинов – шундый шәхесләрнең берсе.

Хезмәт белән чыныккан
Фото: шәхси архивтан

Кәбир Мөхетдинов 1906 елда Кайбыч районының Кошман авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләнең матди хәле белем алу мөмкинлекләрен чикләсә дә, тормыш авырлыклары егетнең омтылышын сүндерми. Ул үз алдына максат куеп яшәргә өйрәнә, хезмәт белән чыныга. 1916 елда гаилә Үзбәкстанның Коканд шәһәренә күчеп китә. Кәбирнең киләчәктәге һөнәри язмышына юл ачылу да нәкъ менә шушы чорга туры килә.


1922 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаган егет Коканд тимер юл техникумына укырга керә. Соңрак укуын Ташкентта дәвам иттерә, техник белгечлек үзләштерә. Аны төгәл фәннәр, техника һәм катлаулы механизмнарның эшләү үзенчәлекләре кызыксындыра. Вакыт узу белән җылылык техникасы аның төп һөнәри юнәлешенә әверелә. Кәбирнең уку еллары белем алу белән генә чикләнми. Ул җәмәгать эшләрендә катнаша, оештыру тәҗрибәсе туплый. Пар турбинасына багышланган диплом эшен яклаганнан соң, Мәскәүдәге энергетика объектларында практика үтә, электр станцияләренең эшен өйрәнә, заманча техник казанышлар белән таныша.


1931 елда институтны тәмамлаган яшь белгеч энергетика төзелеше өлкәсендә хезмәт юлын башлый. Озакламый Кәбир Мөхетдиновны Казанга җибәрәләр. Бу шәһәр аның тормышында яңа чор ачып, һөнәри үсешенең төп мәйданчыгына әверелә. Белемгә омтылган, үз көченә ышанган кичәге авыл егете эре энергетика объектларында җаваплы вазыйфалар башкаруга кадәр күтәрелә. 1932 елда Кәбир Мөхетдинов әле төзелеп кенә килә торган Казан ТЭЦ-1 станциясендә эшли башлый. Монтаж эшләре буенча прораб вазыйфасыннан котельный цехы һәм техник бүлек җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Станцияне төзүдә һәм файдалануга тапшыруда катнашу яшь белгечнең һөнәри осталыгын, җаваплылыгын һәм оештыру сәләтен күрсәтә. 1933 елда аңа «ТАССРның Социалистик төзелеш Герое» исеме бирелә. Соңрак ул Казан ТЭЦ-2 станциясендә эшли, инженерлык һәм җитәкчелек вазыйфаларын башкара.
1942–1943 елларда Кәбир Мөхетдинов Казан энергокомбинаты мөдире була. Бу предприятие 1943 елдан «Казэнерго» республика идарәсе булып үзгәртелә. Чынбарлыкта «Казэнерго» дип аталса да, бу бөтен республика энергетикасы белән идарә иткән предприятие була. Димәк, якташыбыз 1943–1952 елларда республиканың баш энергетигы булып торган. Аның җитәкчелек еллары ил тарихындагы иң катлаулы чорларның берсенә туры килә. Бөек Ватан сугышы бара, завод-фабрикалар, транспорт һәм тылга эвакуацияләнгән предприятиеләр өзлексез эшләргә тиеш була. Боларның барысы да электр һәм җылылык белән өзлексез тәэмин итүне таләп итә. Энергетика тармагының эше икътисадый тотрыклылык кына түгел, фронт һәм тыл ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә гаять зур әһәмияткә ия була.


Кәбир Хәял улы эшләгән чорда республиканың энергетика инфраструктурасы үсә, Урыссу дәүләт район электр станциясе төзелә, нефть чыгару тармагы үсешенә бәйле районнарны электрлаштыру киңәя, район энергетика объектлары барлыкка килә. Якташыбыз ягулыкны һәм электр энергиясен экономияләү, җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә дә игътибар бирә. СССР Фәннәр академиясенең Энергетика институты белән хезмәттәшлек итә, фәнни-техник эшчәнлеккә бәйле мәсьәләләрне чишүдә катнаша.


1949 елда Кәбир Хәял улы инициативасы белән Казанда Уң як Болак һәм Куйбышев урамнары кисешкән урында (хәзерге Пушкин урамы тирәсендә) «Казэнерго»ның административ бинасын төзү башлана. Соңрак бинаны Татарстан халык хуҗалыгы советына тапшыру мәсьәләсе күтәрелә. Энергетикларга үз тармагы ихтыяҗлары өчен төзелгән объекттан мәхрүм калу куркынычы туа. Кәбир Мөхетдинов мондый карар белән килешми. Бинаны энергетиклар карамагында калдыруга ирешә.
1952 елда энергетикның хезмәт юлы яңа төбәккә барып тоташа. Аны Воронеж ТЭЦ-1 һәм Нововоронеж атом электр станциясе төзелешендә җитәкчелек эшләрен башкарырга билгелиләр. Кәбир Мөхетдиновның эре энергетика объектларында тупланган тәҗрибәсе яңа бурычларны хәл итүдә ярдәм була. 1958–1966 елларда ул Воронеж ТЭЦ-2 станциясенә җитәкчелек итә. Шулай итеп, Кошманда башланган гомер юлы Татарстаннан читтә дә дәвам итә. Аның хезмәт биографиясе бер төбәк белән генә чикләнми, ә ил энергетикасы үсешенең мөһим этапларына бәйләнә. Күпьеллык хезмәте өчен атаклы энергетик Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр һәм башка бүләкләргә лаек була. Әмма аның тормыш юлын бары тик вазыйфалар, хезмәт баскычлары һәм дәүләт бүләкләре аша гына бәяләп бетереп булмый. Алар артында яшьтән үк хезмәт белән чыныккан, белемгә омтылган, үз һөнәрен камилләштергән һәм өстенә зур җаваплылык алган кеше язмышы ята.


Кәбир Хәял улы тормыш иптәше Лилия белән өч бала тәрбияләп үстерә. Җаваплы хезмәт, зур төзелешләр һәм җитәкчелек мәшәкатьләре белән тулы тормышында гаилә дә мөһим урын алып тора. Ул 1982 елның 28 мартында вафат була һәм Воронеж шәһәрендә җирләнә. Кәбир Мөхетдиновның данлы исеме, еллар узгач, туган авылында мәңгеләштерелде. Бу елның маенда Кошман мәктәбендә якташыбыз истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды. Әлеге вакыйга күренекле энергетикның тууына 120 ел һәм «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенә 95 ел тулуга багышланды. Истәлек тактасын урнаштыру инициативасы белән авыл имамы Илфар Сафиуллин чыккан иде.


Якташыбызның исемен мәңгеләштерү эше киләчәктә дә дәвам итәр, туган җирендә дә, башкалабыз Казанда да аның исемен йөртүче урам барлыкка килер дигән өмет бар. Бу Татарстан энергетикасына нигез салган, аны үстергән Кәбир Мөхетдиновның хезмәтенә лаеклы хөрмәт һәм киләчәк буыннарга аның турында сөйләү өчен тагын бер мөмкинлек булыр иде.


Рәмис Хәялиев, Кайбыч районының Олы Кайбыч авылы

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре