Газетага язылу

«Безнең кызыл миләшебез бит бу»

Язлар җитәр, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск белән Рубежное шәһәрләре гөлгә күмелер, тирә-юнь яшеллеккә төренер.

«Безнең кызыл миләшебез бит бу»
Фото: шәхси архивтан

Шушы көннәрдә генә бик үзенчәлекле гуманитар йөк – 600 төп чәчәк ата торган зәвыклы куак, агач үсентеләрен алып барып, җир куенына салучылар әнә шундый өметләр белән әйләнеп кайтты. Мондый гуманитар ярдәм беренче тапкыр оештырылды.

Күчтәнәч

Бик көткәннәр Татарстаннан килгән күчтәнәчне.

– Башта Рубежное шәһәренә килеп төштек, – дип сөйли Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры Харис Мусин. – Анда безне шәһәр мэры Евгений Шаталин каршы алды. Очрашуга нигездә мәктәп балалары һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җыелган иде. Әлбәттә, теләүчеләр күп булган. Әмма бер урында 50 дән артык кеше җыелырга рөхсәт ителмәү сәбәпле, үтенечләрен кире кагарга мәҗбүр булганнар. Эшне 2 нче мәктәп ишегалдын яшелләндерүдән башладык. Безгә укытучылар да, укучылар да кушылды. Аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә ачылган мемориал янына юл тоттык. Агачларның күбесе янган-көйгән. Тәрбия булмаганлыктан, исән калганнары да картайган, авыруга әйләнгән. Рубежное белән Лисичанскига мин беренче тапкыр апрельдә барып кайткан идем. Ул вакытта андагы туфракка нинди үсентеләр ярашлы булуын тикшердем. Проектларны Казаннан ук эшләп бардык. Бик ошаттылар. Күңелгә тия торган мизгелләр дә булды. Миләш үсентеләрен күргәч: «Безнең кызыл миләшебез бит бу», – дип, исни-исни еладылар. Теләкләрен дә җиткерделәр: юкә, бөдрә тал, каен үсентеләрен күбрәк алып килүебезне үтенделәр.

Лисичанскида бик зур парк бар. Дөрес, анда тәртип юк инде. Агачларның кайсы ауган, кайсы янган. Яңарту өчен ниләр кирәклеген тикшереп чыкмакчы идек. Кызганыч, керергә рөхсәт булмады. «Минадан чистартылып бетмәгән, куркыныч», – диделәр.

Гомумән алганда, ике шәһәрдә дә тормыш көйләнеп бара. Кибетләр эшли, дөрес, утны сәгатьләп бирәләр, дрон төшүдән куркып, бигрәк тә караңгы төшкәч, бик сакланалар. Йортларга җылы бирелгән, газ яна. Социаль яклау бүлекләре дә эшли. Россиядән килүчеләргә мөнәсәбәтләре бик яхшы.

Сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк булса, барысы да Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән элемтәдә торалар. Йортлар, күперләр, юллар эшләтүне контрольдә тота ул. Барлык проблемалардан да хәбәрдар. Татарстаннан мондый гуманитар ярдәмне китертү дә аның инициативасы иде. Бу тәкъдимне Казан аграр университеты ректоры Илшат Нуриев күтәреп алды. Хәзер инде шәһәрләрне яшелләндерү генә түгел, урманнар утырту турында да сөйләшүләр бара.

Тормыш дәвам итә

Урман хуҗалыгы факультетында исә әнә шул идеяләрне тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга тырышалар.

– Луганскига алып барган үсентеләрнең һәрберсен җәй буена орлыктан үстердек, – ди Харис Гайнетдинович. – Питомник үзебезнеке, моннан дүрт ел элек булдырган идек, шуңа эшебез дә бик җайлы бара. Студентларга практика үтәргә дә бик кулай, төрле тәҗрибәләр дә үткәрәбез. Бу эштә без ялгыз түгел. «Бердәм Россия» җитәкчелегендәге «Яшь гвардия» оешмасы егет-кызлары да безнең белән.

Питомникта хезмәт куючылар арасында махсус хәрби операциягә турыдан-туры кагылышлы кешеләр дә бар. Әтисе хәбәрсез югалган Эрикка 7 генә яшь әле. Әмма ул өлкәннәр белән бер сафта инде. Әнисе Аделина Диммөхәммәтова Лубян урман хуҗалыгы көллиятен тәмамлаганнан соң, урман хуҗалыгы факультетында аспирантурада укый. Башта – лаборант, аннан ассистент булып шунда ук эшли дә. Өч теплицага утыртылган орлыкларның шытып чыкканын, үскәнен нигездә ул күзәткән. Студентларны да җәлеп иткән.

– Без алар белән үсентеләрне утыртып кына калмыйбыз, формалаштырабыз. Ә улым, мәктәпкә барасы булгач, җәй көннәрендә балалар бакчасына йөрмәде, гел минем янда булды. Агач үстерергә бик ярата, мөгаен, киләчәген урман белән бәйләр, – ди ул.

Аспирантурада укучы Илнур Гаффаров махсус хәрби операциядә ике тапкыр яраланган. Икенчесеннән соң тернәкләнү узгач, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Казан егете булса да, тормышын урман белән бәйләгән ул, чөнки бабасы Зөфәр урманчы була. Балачагы да, яшүсмер еллары да «яшел бишек»тә үтә. Урман хуҗалыгы факультетын тәмамлагач та, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск урманнарында эшли. Мастердан директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Пилорама төзеп, үзен бизнеста да сынап карый. Ә махсус хәрби операция башлангач, дус-ишләре белән киңәш-табыш итәләр дә, контракт төзеп, фронтка китеп баралар. Аннан кайткач та, уку йортына эзен суытмый. «Бу – киләчәк буыннар турында уйлана торган урын. Хезмәтебезнең нәтиҗәсен без күрә алмабыз. Әмма утырткан агачларыбызны балаларыбыз, оныкларыбыз күрер», – ди ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре