Өч ел элек ул кабат әни булды. Ул вакытта бала туу шатлыгы белән бергә аңа тормыш сынауларын узарга, нәни кызларының гомере өчен көрәшергә туры килә. Һәм менә Чәчкә яңа җырлары белән кабат яраткан тамашачысын җыя. Бу көннәрдә ул яңа концертына әзерләнә. Җырчы белән иҗаты, гаилә серләре хакында сөйләштек.
– Чәчкә, Казанда узачак концертың «Бүген яшим» дип атала. Хәзер психологлар да, аларга ияреп, башкалар да «бүгенге көн белән яшәргә кирәк» дигән сүзне еш кабатлый. Ә синең өчен бүген яшәү – нәрсә ул?
– Бүген нәрсә эшлисең килә, аны иртәгә калдырмыйча эшләргә кирәк. Нәрсәнедер үзгәртеп була икән, аны да үзгәртергә, теләгеңә ирешергә кирәк. Икенче балабыз тугач, миңа хастаханәләрдә ятарга туры килде. Кызыбызның үпкәсе ачылмады. Гастрольләрне дә туктатып тордым. «Югалдың», – диючеләр дә булды. Ләкин мин тормышның шул мизгелендә балаларның үскәнен күрәсем, гаиләм белән буласым килде. «Бүген яшим» дигән җырым да шундый уй-теләкләремнән туды. Аның сүзләре дә, көе дә бик тиз язылды. Концертымны «Бүген яшим» дип атавым – тамашачыларыма тормышның кадере хакында әйтергә теләвемә бәйле. Заманалар да үзгәрде, тынгысызланды. Шуңа күрә һәр мизгелнең тәмен татып яшәсәк иде.
– Күңелеңдә җырлар кайчан туа башлады?
– Мәктәптә укыганда башта шигырьләр яза башладым. Ә иң беренче җырымны тугызынчы сыйныфта русча иҗат иттем. Яшьләрчә, мәхәббәт турындагы җыр иде ул. Бөтен классташлар белән җырлап йөрдек. Чын-чынлап 2005 елдан, Казанга килеп, үземнең концертларымны куюга алынгач яза башладым. Җырларны сирәк язам. Чөнки сыйфатлы, бар яктан да туры килгәннәрен генә иҗат итәргә телим. Концертымда тамашачыга үзем язган иң матур җырларны, шулай ук башка авторларныкын да башкарачакмын. Өр-яңалары да булачак. Мине гитарада уйнаучы җырчы буларак та беләләр. Баянда да уйныйм. Концертка үзем белән уен коралларымны да алып киләм.
– Югалып торганнан соң сәхнәгә кабат күтәрелү бик җиңел түгел. Ни өчен шулай зурдан кубып, үз концертың белән кайтырга булдың?
– Иҗат кешесе иҗат итмәсә сүнә. Соңгы елларда концертлар куймагач, минем дә күңелемә нәрсәдер җитмәде. Алкышлар гына түгел. Күңелдәге җырларны халыкка ишеттерәсе килә. Тормышта мин – бик тыйнак кеше, артыгын сөйләргә яратмыйм. Ә сәхнәгә чыксам, икенче сулыш ачыла, бөтенләй башка кешегә әйләнәм дә куям. Миңа менә шул хис-кичерешләр җитмәде бугай. Хәзер кызыбыз да үсте бит инде, балалар бакчасына йөри башлады. Миңа да үзем өчен вакыт күбрәк кала, тамашачыны да сагындым. Аларның да сагынганын сизәм, социаль челтәрләргә берәр җырымны чыгарып куйсам да язалар. Табигатьтән бирелгән сәләтне югалтырга ярамый дип уйлыйм. Чөнки минем әбием дә җырлаган, әнием дә җырлый. Син нәрсәне яхшы итеп башкара аласың, шуны эшләргә кирәк. Сәхнә – кешеләргә көч бирү урыны ул. Җырларым да тамашачыларга барып җитсә, алар өчен бер юаныч, дәва булса, мин шатланыр идем.
– «Чәчкә» дисәләр, минем колакта «Кабахәт» дигән җырың яңгырый башлый. Чыннан да, җырлаганда син үзгәрәсең. Бу җырны башкарганда да синең күзләреңдә очкын кабына, бик усал кебек тоеласың...
– Усал булып тоелу ул – образның бер өлешедер. Миңа: «Син тормышта усал түгел икәнсең, үзең кечкенә генә», – дип әйтүчеләр бар. Җырны кем ничек кабул итә. Мин аны шаярып җырлыйм, ләкин анда чынбарлык та чагыла бит. Аны тыңлаганда, өйдә ирләре кайтканны көтеп утырган хатын-кызлар күңелендә төрле уйлар туадыр.
– Бу җырны язарга нәрсә этәргеч бирде?
– Башта көе барлыкка килде. Аннары «кабахәт-рәхәт» дигән рифма туды. Ничек аларны бер-берсенә тоташтырып була? Уйлый торгач, бу сүзләр бер темага бәйләнә булып чыкты. Ә җыр үзе беркемгә дә атап язылмаган. Ләкин ул очраклы гына тумагандыр. Аны иҗат иткәнче, эстрадада байтак җырларым бар иде инде. Альбомымны туплап чыгарганда да «Кабахәт» җырын кертергәме, юкмы дип озак уйладым. Аңларлармы, аңламаслармы? Ул вакытта әле интернет бик таралмаган иде. Концертларда нәкъ менә бу җырны җырлаганда, халыкның кушылып җырлап утырганын күрдем. Һәм без аны усал хатын-кыз образына кертеп эшләдек. Бәлки шуннан соң да мине усал дип кабул итә башлаганнардыр. Ул – мине халыкка таныткан җырларымның берсе.
– Тормышта кабахәт кеше нинди була ул?
– Беркемгә дә тормышта ул сүзне әйткәнем юк. Шулай да әти-әнисен хөрмәт итмәүче, сөйгән ярын мыскыллаучы, синең артыңнан сөйләп йөреп кенә түгел, ә ниндидер начарлык та эшләүче кеше кабахәт буладыр... Мин андыйлардан ерак булырга тырышам. Күңелем кабул итмәгән кешеләр белән дә аралашуны туктатам. Андыйлар күренә, сизелә ул.
– Синең шәхси тормышың турында, үзеңнән яшьрәк егеткә кияүгә чыгуың хакында күп яздылар. Инде ике балагыз, тормыш тәҗрибәгез бар. Ничек итеп хатын-кызга үзеннән яшьрәк ирнең «әни»сенә әйләнмәскә, ә хатыны, сөйгән яры булып калырга?
– Без инде 13 ел бергә. Өйләнешкәч: «Бу синең улыңмы, оныгыңмы?» – дип язучылар булды. Башта мондый сүзләр күңелемә тиде. «Мин шулкадәр олы күренәм микәнни?» – дип уйлый идем. Безнең яшь аермасы – 7 ел. «Мин картаячакмын бит», – дигәч, ирем: «Синең белән бергә мин дә картаям бит», – диде. Хәзерге вакытта яшь аермасын сизмим. Хатын-кыз ире янында һәрвакыт матур булырга тиеш. Иремнең бер үзенчәлеге бар: аның белән берәр җитди нәрсә турында сөйләшәсем килсә, башта утыртып ашатам, аннары гына сүз башлыйм. Кәефе дә әйбәт була, ач көе сөйләшүнең файдасы юк аның. Һәр ирнең үз холкы бар. Бер-береңә әкренләп өйрәнәсең. Ә хатын-кыз гел зарланып тормаска, үзен һәрьяклап карарга тиеш, сәламәтлеген дә, тышкы кыяфәтен дә.
– Сезнең гаиләне саклаучы кем?
– Икебез дә дип уйлыйм. Гаилә – җаваплылык. Балаларны үстерергә, укытырга кирәк. Эшебез дә бергә. «Веснушки» балалар студиябез бар. Олы кызыбыз тугач, гастрольләргә дә гел йөреп булмасын аңладым һәм үз студиябезне ачтык. Бу иремнең күптәнге хыялы иде. Быел инде студиябезгә 10 ел. Мин вокал бүлеген, ул театр бүлеген алып бара. Хореографыбыз да бар. Өйдәге эшләрне дә, студияне дә алып бару өчен бер-береңне тулыландырырга, аңларга кирәк. Шуңа күрә гаилә учагын бер кеше генә саклый алмый, дип саныйм.
– Кызыгызга Весна дип исем кушкач та күп сөйләделәр. Кызыгызга инде 10 яшь. Бүген ул үзенең исемен ничек кабул итә?
– Өч ел балабыз булмады. Төшенкелеккә бирелгән чакларым да булды. Ә кызыбыз тугач, миңа яз килгәндәй тоелды. Шуңа Весна исемен сайладым. Ирем дә шул ук исемне карап куйган булган. Чөнки ул вакытта бер кино бара иде. Төп героинясе – бик матур Весна исемле кыз. Кызыбыз үз исемен бик ярата: «Әни, шундый матур исем биргән өчен рәхмәт», – ди. Чөнки андый исем берәү генә. Бездән соң бу исемне кушучылар булды булуын.
– Ә кечкенә кызыгызның исеме ничек?
– Кызларыбызның яшь аермасы – 7 ел. Йөклелегем әйбәт узды. Тик тугач, үзе сулый алмады, ясалма сулышка тоташтырдылар. Шул вакытта төш күрдем. Балам кәгазьгә төрелгән, суда агып бара, мин артыннан йөгерәм имеш. Бер куышка таба йөзеп кереп китте. Мин дә кердем. Анда балалар бик күп икән. Алар: «Карагыз әле, бу – ул бит», – диләр. Мин як-ягыма карап: «Болар мине таныды, ахры», – дип уйлыйм. Шул вакыт ерактан 15 яшьләр тирәсендәге бер кыз бала яныма йөгереп килде. Уем белән аның минем кыз икәнен аңлыйм икән. Шул көнне бала ясалма сулыштан башка гына үзе сулый башлаган. Бу минем өчен зур куаныч булды. Ул бүген бик шук, бар нәрсә белән кызыксынучан. Без аңа Майя дип исем куштык. Кызларым икесе дә әтисенә охшаган.
– Ә үзеңә ни өчен сәхнә исеме итеп Чәчкә тәхәллүсен алдың? Үз исемең дә бик матур бит.
– Мин «Аксу» студиясендә, якташым Рөстәм Сәрвәровта иҗат итә башладым. Ул вакытта Лилия исемле җырчылар күп иде. Лилия Хәмитова, Лилия Муллагалиева, Лилия Хәйруллина. Ә мин – Лилия Габделхакова. Рөстәм абый: «Сәхнә өчен берәр тәхәллүс алмыйсыңмы?» – дип тәкъдим ясады. Уйладым-уйладым да, исемем чәчәк исеме булгач, сәхнәдә Чәчкә булдым.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез