Кукмара
Күкшел авылы мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узган. Концертта Балтач, Саба, Мамадыш районнарыннан, күрше Киров өлкәсеннән килгән үзешчәннәр дә катнашкан. «Агымсу» гармунчылар ансамбле җитәкчесе Миннемулла абый Галиев сүзләренә караганда, хәйрия чарасы быел икенче тапкыр оештырылган.
– Күптән түгел Саба районының ике авылында булдык, бүген исә Күкшелгә җыелдык. Чакырган бар җиргә барабыз. Җыр-моң аша егетләргә ярдәм итә алуыбызга шатбыз, – ди ул.
Әлмәт
Рус Акташы авылында эшләп килүче «Пчёлки» штабы, чираттагы гуманитар йөкне туплап, «Хәрби туганлык» оешмасы әгъзалары аша СВО зонасына озаткан. Штаб җитәкчесе Юрий Максимов волонтерларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
– Сезнең риясыз хезмәтегез һәм бердәмлегегез чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Бу игелекле эшкә үз көчен, вакытын кызганмаган һәркемгә рәхмәт белдерәбез, – ди ул.
Елховой авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм оештыру йөзеннән «Без бергә» дигән чара үткәргәннәр. Егетләргә дип бал, чикләвек, киптерелгән җимеш алып килгәннәр.
– СВОда булган балаларыбызга, ирләребезгә, туганнарыбызга, авылдашларыбызга, танышларыбызга алга таба да кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Алар безнең күчтәнәчләрне көтә, өметләнеп торалар. Ә өмет кешене яшәтә, төшенкелеккә бирелүдән алып кала, – ди авыл халкы.
Әгерҗе
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әгерҗе районындагы хезмәткәрләре Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ике партия гуманитар ярдәм тапшырган. Бу юлы посылка аша үләннәрдән әзерләнгән себерке һәм чәй, азык-төлек, термокием һәм дарулар җибәргәннәр.
Актаныш
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операция зонасына 85 маскировка челтәре, 2700 порция ризык, үлән чәе җибәргән.
– Соңгы вакытта район авыл җирлекләрендә челтәр үрү эше аеруча җанланды. Авыллардагы волонтерлар, хатын-кызлар, өлкәннәр һәм яшьләр бу эшкә бердәм кушыла. Без аларны кирәкле материаллар белән тәэмин итеп торабыз, – ди төркем җитәкчеләре. – Чәйгә 18–20 төрле үлән һәм җиләк-җимеш катнашмасы салына. Егетләр аны аеруча яратып эчә. Сагынуларын беразга булса да әнә шулай туган як болыннарында үскән хуш исле үлән исләре белән баса алар.
Зәй
Дүртмунча мәдәният йортында өч авыл хатын-кызлары берләшеп, 2024 елның 7 октябрендә маскировка челтәрләре үрә башлаган. Шул көннән бүгенгә кадәр 800 челтәр үргәннәр. Челтәрләрне беркайчан да алгы сызыкка буш җибәрмиләр. Аларның һәрберсенә догалар укып, иң кирәкле әйберләрне – эчке киемнәр, оекбашлар, дымлы салфеткалар төрәләр. Челтәр үрергә йөри алмаучылар акчалата ярдәм итә икән.
– Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле, – ди «Зәй сезнең белән» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез