Газетага язылу

Ике шәхескә – бер шәҗәрә

«Татнефть» компаниясенең Лениногорскидагы нефть музеенда «Тимәш коды: суфыйчылык зирәклегеннән зур нефтькә кадәр» дигән уникаль күргәзмә ачылды. Төрле дәверләрдә яшәгән күренекле ике шәхескә – шагыйрь, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәнигә һәм танылган нефтьче, Ленин премиясе лауреаты Рәфхат Мингәрәевкә багышланган ул.

Ике шәхескә – бер шәҗәрә
Фото: Сергей Трусов

Икесенең дә исемнәре данлыклы Ромашкино җире белән аерылгысыз бәйле. Ул гына да түгел: туган якны өйрәнүче белгечләр, бу ике шәхеснең туганлыгын документлар нигезендә раслап, чын мәгънәсендә ачыш ясаган.

 

Туганлык җепләре

Тимәш авылы һәрвакыт җир асты байлыклары белән данлыклы булды. Әмма аның төп горурлыгы – кешеләр. Кайчандыр СССР нефть сәнәгате министры урынбасары булган, 1980–1990 нчы елларда «Татнефть» генераль директоры вазыйфасында хезмәт куйган Әкълим Мөхәммәтҗанов, Социалистик Хезмәт Герое Әхәт Гобәйдуллин биредә туып үскән. Яңа күргәзмә Лениногорск халкына һәм шәһәр кунакларына төбәк тарихына гаилә, туганлык күзлегеннән карарга тәкъдим итә.

«Баштан ук күргәзмәнең безнең өчен гадәти булмаячагын аңладым, – ди музей мөдире Ирина Фатыйхова. –     Бу юлы тарихка шәҗәрә һәм гаилә архивлары аша күз салдык. Беренче карашка, Утыз Имәни белән Рәфхат Миңгәрәев арасында бернинди дә уртаклык була алмый кебек. Төрле дәвер кешеләре бит. Баксаң, бу шәхесләр Тимәш җирендә яшәп, иҗат итеп, балалар үстереп кенә калмаган, аларны әле туганлык җепләре дә бәйләгән».

 

Үсеш ноктасы

Рәфхат Шаһимәрдан улы өчен Тимәш авылы һөнәри һәм шәхси үсеш ноктасына әйләнгән. Аның эшкә кергәндә үз кулы белән язылган тәрҗемәи хәле Нефть музеенда кадерләп саклана.

Рәфхат Миңгәрәевнең һөнәри юлы Стәрлетамак нефть техникумыннан башланып киткән. Техникумны бик яхшы билгеләргә тәмамлаган 3 кешенең берсе буларак, укуын дәвам итү өчен аны Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтына җибәрәләр. Аспирантураны да шунда тәмамлый ул. Татарстанга кайтканчы, «Калининнефть»тә эшләп ала. Ә безнең якларга аны нәрсә тартып кайтарган? Бабалары рухыдыр, мөгаен.

«1945 елны искә алыйк. 30 майда Шөгер нефть промыселы барлыкка килә. Рәфхат Миңгәрәев биредә югары белемле тәүге белгеч булганга, аңа баш инженер вазыйфасы тапшырыла. Күргәзмәдә осталыкка шәхсән үзе өйрәткән эшчеләр белән бергә төшкән уникаль фотосурәт тә тәкъдим ителгән. Балта остасы Гата Минһаҗевның истәлекләре дә сакланган: ул хезмәттәшләре белән Рәфхат Миңгәрәев сызымнары һәм эскизлары буенча кул астындагы әйберләрдән ничек итеп тәүге станок-качалка җыюларын искә ала», – дип сөйли Нефть музее экскурсоводы Әлфия Гайфетдинова.

1948 елда Ромашкино нефть чыганагы ачыла. Ул дөньядагы иң зур ун чыганак исәбенә керә. Күргәзмәдә Ромашкино промыселы буенча 1949 елда чыгарылган 1 нче боерык күчермәсе аерым урын алып тора. Әлеге документ нигезендә, Шөгер промыселы хезмәткәрләре яңа подразделениегә күчерелгән. Бу исемлектә беренче урында нәкъ менә Рәфхат Миңгәрәевнең торуы игътибарга лаек.

 

Архив серләрен ачу

Күргәзмәнең нигезен Әлмәттән туган якны өйрәнүче белгеч Әлфия Ямаеваның тикшеренү материаллары тәшкил итә. Ул инде 15 ел элегрәк әлеге теманы өйрәнүгә керешкән. Озак еллар буе Утыз Имәни турындагы истәлекне кадерләп саклаучы Тимәш авылы кешесе Айрат Габидуллин белән бергәләп шәҗәрәләр төзү буенча гаять зур эш башкарган.

Әлфия ханым үзенең тикшеренүләрен көтмәгәндә генә башлап җибәргән. Әнәс Исхаков (1992–2005 елларда Азнакай районы хакимияте башлыгы, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераны Әгъдәс Исхаковның бертуганы) аннан Югары Чыршылы авылы тарихы турында китап язуны сорый.

«Материаллар эзләгәндә, 1770 елгы уникаль документларга тап булдым, – дип билгеләп үтте Әлфия Фәрит кызы. – Ул чагында Чирмешән районындагы Утыз Имән авылыннан Тимәшкә 10 гаиләнең күченеп килүе ачыкланды. Исемлектәге 6 ир-ат – дин белгече Утыз Имәнинең якын туганнары, тагын дүртесе – ирем Ильяс Ямаевның бабалары булып чыкты. Алар белән 20 бала ияреп килгән. Болар биредә тамыр җәеп, күрше авылдагы кызларга өйләнгән. Безнең игътибарны күбрәк шушы кешеләрнең бер улы – Җамалетдин җәлеп итте. Аңа Башкортстанда җир бүләк иткәннәр һәм ул шунда күчеп китә. Берничә буыннан соң шәҗәрәнең нәкъ менә шушы тармагында булачак нефтьче Рәфхат Миңгәрәев дөньяга килгән».

Туган якны өйрәнүче белгеч күп еллык эше нәтиҗәсендә 2022 елда төбәкнең хөрмәткә лаеклы династияләрен берләштергән 6 шәҗәрә төзегән. Беренчесе – Куакбаш, икенчесе – Югары Чыршылы (Әгъдәс Исхаков ягыннан) авылларын үз эченә алган, калганнары Тимәш белән Зәй-Каратайны «бәйләгән».

 

Ата-бабалар Ватанына

Күргәзмә экспозициясе ике өлешкә бүленгән: беренчесе – Утыз Имәнинең рухи мирасына, икенчесе Рәфхат Миңгәрәевнең хезмәт батырлыгына багышланган. Аларның варислары кадерләп саклаган гаилә фотолары чын мәгънәсендә коллекциянең бизәгенә әйләнгән.

Күргәзмә ачылышына легендар нефтьченең оныгы, аларның нәселен дәвам иттерүче «Татнефть» хезмәткәре Алексей Миңгәрәев килгән иде.

«Бабаларыбызның тарихын бөртекләп җыючыларның һәркайсына чын күңелдән рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте ул күргәзмә ачылышында катнашучыларга. – Әтием бу рәхим-шәфкатьле урыннарны бик яратты һәм җирле музейда әтисенең истәлеген кадерләп саклауларына сөенеп яшәде. «Бөек Утыз Имәни, чыннан да, сезнең борынгы туганыгызмы?» – дип сорасалар, һәрвакыт елмаеп куям. Бу исемне мин балачактан ук – инде 50 елдан артыграк вакыт дәвамында ишетеп киләм. Бабам унберенче буынга кадәр үзенең нәселен белә иде. Шуңа күрә безнең туганлык, чыннан да, дәлилләнгән. Туганнан бирле татар традицияләре мохитендә яшәдем һәм яшим. Беркайчан да үземне Татарстаннан аерып караганым юк».

Рәфхат Миңгәрәев белән хатыны Ирина Тихоновнаның ике улы – Валерий һәм Сергей, кызганычка, гүр иясе булган инде. Бүген нәселне Алексей үзе, икетуганы Дмитрий һәм Алексейның кызы дәвам иттерә: ул Мәскәүдә яши һәм гаилә архивларын кадерләп саклый.

 

Алексей Сергеевичның язмышы гаҗәеп дәрәҗәдә ата-бабалары каны тамган җиргә бәйле.

«Минем әби һәм бабаем 1966 елда – әтиемә 12 яшь чагында Мәскәүдән Лениногорскига күченеп кайткан. Мин үзем башкалада тудым, медицина белеме алгач, фельдшер булып эшләдем. Әмма геннар барыбер үзенекен итте. Губкин исемендәге Нефть һәм газ университетында «Сәнәгать экологиясе» белгечлеге алганнан соң башкала холдингларында эшләдем, 2020 елда «Татнефть»кә килдем. Бүген Әйләнә-тирә мохитне һәм экологияне саклау идарәсендә эксперт-методологик тәэминат бүлеге белән җитәкчелек итәм. Бабам һәрвакыт гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен күңеленә якын алып, аларның эш һәм көнкүреш шартлары белән кызыксынып яшәде. Аның эшен дәвам иттерүемә шатмын. Гаиләбез белән Шөгердә еш булабыз, музейларда йөрибез һәм нәсел җепләрен өйрәнүне дәвам иттерәбез», – ди Алексей.

 

Мәгърифәтче мирасын өйрәнү

Тимәш авылыннан туган якны өйрәнүче белгеч Айрат Габидуллин Габдерәхим Утыз Имәнинең тәрҗемәи хәле турында тәфсилләп сөйләде. Күренекле дин белгече, шагыйрь һәм фәлсәфәче Урта Азия, Әфганстан буйлап бик күп сәяхәт иткән. Ә инде Сәмәркандта борынгы Госман Коръәнен (1789 еллар тирәсе) реставрацияләү аның төп рухи казанышына әйләнгән. Ватанына әйләнеп кайткач, укытучылык эшенә керешкән, Куакбашта мәдрәсәгә нигез салган, гомеренең соңгы елларын Тимәштә уздырган. Бөек мәгърифәтченең дөньяви мәдәнияткә дә ярдәме зур булган: урта гасырда иҗат ителгән Кол Галинең аның тарафыннан эшкәртелеп басуга әзерләнгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасы алга таба 70 тапкыр яңадан бастырылган.

Бүген бөек якташыбызның мирасы белән кызыксыну артканнан-арта. 1994 елның 10 июнендә Тимәш авылы зиратында ачылган мәгърифәтче төрбәсе Татарстанның мәдәни мирас объекты буларак танылып, күпләрне җәлеп итә. Аның истәлеге шулай ук җирле мәктәп музеенда һәм авыл китапханәсенең даими экспозициясендә мәңгеләштерелгән.

2022 елда авылда Утыз Имәни исемендәге яңа мәдәни-тарихи комплекс пәйда булды. Гөмбәздән, колонналар, гранит стелалардан һәм бик матур парктан тора ул. Алга таба аның төбәктә төзелә башлаган геопарк кысасында туристлар маршрутының төп нокталарыннан берсенә әйләнүе күздә тотыла.

 

Хәтер эстафетасы

Күргәзмәне ачу төбәк тарихын булдыручыларның һәм бүген аны кадерләп саклаучыларның барысын да берләштерде. Мактаулы кунаклар арасында «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Михаил Лыков, идарә ветераннары, туган якны өйрәнүче белгеч Наил Сәйдәшев һәм шәһәрнең тәүге төзүчеләреннән берсе Рәсим Гәрәев бар иде.

Бу көнне музей залларында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Тарихи-мәдәни проектларга төрле яклап булышкан өчен «Татнефть» җитәкчелегенә, шулай ук үткәнебезнең тиңдәшсез сәхифәләрен бөртекләп яңартучы музей коллективына аерым рәхмәт сүзләре ирештерделәр.

Шагыйрә, композитор Гөләндәм Кәбирова киләчәк буыннар өчен яңа экспозициянең әһәмиятен билгеләп үтте:

«Әлеге тере истәлек замандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланачак. Безнең төп бурыч – аны киләчәк буыннарга кадерләп тапшыру», – диде ул.

Күргәзмәгә тәүге килүчеләр Нефть музее заллары буйлап йөргәндә, «кара алтын» чыгаруның тарихы белән танышып кына калмыйча, үзләре өчен гаҗәеп бер хакыйкать тә ачты: һәр бөек казаныш артында кешенең какшамас рухы тора.

Айсылу Габбасова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре