Газетага язылу

«Фидакарьләр эзеннән»: Бер агач өстәл, ике карават…

«Фидакарьләр эзеннән»: Бер агач өстәл, ике карават…

  – Энем, мине Татарстанга кадәр утыртырсың әле, аннан ирем каршы алыр, – дип тезеп китте юл читендә кулын күтәреп торучы юлчы апа. Үзе, әйткәнне дә көтмичә, арткы утыргычка керә үк башлады. Яшь егет: «Кая, кая кадәр дисез, без Татарстанда бит инде, бу бит – Татарстан Республикасы. Нәрсәнедер бутыйсыз, ахры, сез?» – дип, аптырау тулы карашын апага текәде. Апа да, үзенең сүзләреннән кеткелдәп көлеп: «И-и энем, гафу, бу турыда белмисеңдер дә, үзең кай якка кайтасың соң?» – дип, сораулы караш ташлады.

– Мин Чирмешәнгә кайтам, апа, – диде егет һәм һаман да аңламыйча: «Апа, бәлки сезнең берәр туганыгызга хәбәр итәргәдер?» – диде.

– Юк-юк, энем, мине юл уңаенда төшереп калдырырсың, Татарстан дигәнем элеккеге Чистай районына кергән «Татарстан» колхозы булган. Икенче төрле әйтсәк, Яңа Чишмә районы Шахмай авылы тау башы була. Тавы да бу як халкы телендә «Татарстан тавы» дип атала. Бу як кешеләре шулай сөйләшергә өйрәнгән инде, безнең балалар да шулай сөйләшә.

Апа кеше, уйларына бирелеп, сүзен дәвам иттерде:

     – 1958 елда Чистай районына кергән Шахмай, Чаллы Башы, Чертуш һәм Акъяр авылларын берләштергән «Татарстан» колхозы төзелә. Аның рәисе итеп халык,  бертавыштан, таләпчән, инициативалы белгеч Хөснетдинов Гайфетдин Тәхаветдин улын сайлый. Гайфетдин Тәхаветдин улы – чыннан да, легендар шәхес, мәгънәле, зур тормыш юлы узган.

     Ул 1919 елның 18 ноябрендә Шахмай авылында гади колхозчылар гаиләсендә туа. Башта Шахмай җидееллык мәктәбендә, аннары Кызыл Армия районының Каргалы урта мәктәбендә укый. Тормышын авыл хуҗалыгына бәйләү теләге аны Ключище авыл хуҗалыгы техникумына алып килә, ләкин укуын тәмамлый алмый, 1939 елда армиягә алалар, анда җиде елга якын хезмәт итә. Хезмәт итүе сугыш елларына туры килә, 1942 елдан Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр хәрәкәттәге армиядә танкист һәм разведчик була. «Берлинга кадәр барып җиттем, өемә икенче группа инвалидлык һәм йөрәгемдә граната кыйпылчыгы алып кайттым», – ди ул үзенең истәлекләрендә. Кайткач та кул кушырып утырмый, бөтен көчен туган хуҗалыгын ныгытуга, үстерүгә һәм чәчәк аттыруга сала.

    Хезмәт эшчәнлеген 1936 елда «Ирек» колхозында хисапчы булып башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Чистай районы җир бүлегендә хисапчы булып, аннары дүрт ел Шахмай МТСы райкомы секретаре булып эшли.

      Казан дәүләт педагогия институтында математика укытучысы булырга әзерләнә.  Шахмай мәктәбендә балаларга белем бирә. Яшь белгечкә мәктәп коридорлары тар тоела, ул халык өчен күбрәк эшли алачагын аңлый. Шуны истә тотып, 1958 елдан «Татарстан» колхозы рәисе булырга ризалаша.

     Гайфетдин Тәхаветдинович җитәкчелек иткән елларда «Татарстан» колхозының даны бөтен республикага тарала. Колхоз ел саен авыл хуҗалыгы продукциясен дәүләткә сату планнарын арттырып үти, финанс хәлен яхшырта. Халыкның тормышы яхшы якка үзгәрә: хезмәткә түләү кертелә. Бу уңышлары өчен хуҗалыкка РСФСР Министрлар Кабинетының һәм ВЦСПСның беренче күчмә Кызыл байрагы бирелә.

       Дүрт авыл тулысынча электрлаштырыла. Хатын-кызлар бригадасы ярдәме белән траншеялар казып, дүрт авылга да су кертелә. Шахмай авылында 320 кешегә исәпләнгән  мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, ә 1974 елда колхоз хисабына МЭТ комплексы төзелә. Монда ике сенаж башнясы, яшелчәләр өчен подвал, терлекчеләргә ял итү өчен «кызыл почмак» һәм сыерларны машина белән сава торган фермалар салына. Гомер буе кул белән савып иза чиккән сыер савучыларга җиңеллек тудырыла. Чаллы Башы авылында – кошчылык фермасы, Чертушта сарык үрчетү фермалары эшли башлый.

     1966 елда Чаллы Башы авылында кирпеч заводы төзелә.  Авыл халкы өчен бу искиткеч була. Беренчедән, эш урыны булса, икенчедән, мондагы кирпечтән авыл халкы йортлар төзи. Шушы елны Шахмай авылында ак он тегермәне, калган авылларда ашлык амбарлары сафка баса. Шахмай авылында Чистай филиалының КБОсы эшли башлый, авыл халкы өчен ателье  төзелә.

   1967 елда бер Шахмай авылында гына да 27 мотоцикл, 10 телевизор, 35 кер юу машинасы исәпләнә. Әкренләп колхозчылар җиңел машина да ала башлыйлар. 1970  елда Чаллы Башы һәм Шахмай авыллары арасында яшелчә бакчасы булдырыла. Авыл халкы, мәктәп укучылары бердәм булып хезмәт куя бу бакчада. 1970 елдан авыл халкы дәүләткә сөт тапшыра башлый. Бу да халыкка бераз финанас ярдәме була. (Моңа кадәр йомырка һәм тире җыеп тапшыру гына мөмкин булган.)

    1973 елда Шахмай авылында хуҗалык товарлары һәм азык-төлек кибете ачыла. Халыкка читтән әйбер эзләп йөрисе дә булмый. Яңа юллар, күперләр салына. «Татарстан» колхозына кергән авылларда, тирә-як авылларына караганда 20 елга иртәрәк, 1979 елда өйләргә табигый газ үткәрелә. Ләкин бу эшне башкарып чыгу җиңел булмый җитәкчегә, газ үткәрү өчен торбалар табу бик авыр булып чыга. Менә шунда Гайфетдин Тәхаветдин улы колхозчыларны сокландырырлык тагын бер адымга бара. Ул елларда колхоз рәисе Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайлана, бу аңа «Волга» дигән абруйлы автомашинаны чиратсыз сатып алырга хокук бирә. Ул елларда машина алу җиңел эш түгел, чөнки аңа кытлык бик зур булган. Рәискә тиешле автомобильне күрше шәһәрләрнең берсенә күчерергә карар кылына. Менә шунда инде Гайфетдин Тәхаветдинович кыйммәтле машинаны газ кертү өчен торбаларга  алыштырырга карар кыла. Ул: «Мин машинасыз да эшләрмен, ә менә колхозчыларга газсыз яшәргә ярамый!» – ди. Авылларга газ кертелә, кешеләр өчен яшәү шартлары җиңеләя. Бу изгелеге өчен халык аны тагын да ныграк хөрмәт итә, җитәкченең дәрәҗәсе көнләп күтәрелә. Авылда яшьләр күпләп кала башлый.

    Гайфетдин Тәхаветдин улының таләпчән, оста җитәкче булуы аның һәркөнне кичке алтыда дүрт авыл өчен колхоз идарәсе радиоузелы аша колхозчыларга «нәрәт» (наряд, алдагы көнгә эш тәртибе) бирүеннән үк күренеп тора. Ярты сәгатькә сузылган рәис чыгышын дүрт авыл халкы тын калып тыңлый, бу вакытта өйләрдә эш туктап тора. Гайфи абый радиодан чыгышы вакытында эшенә салкын караучы яки өенә сораусыз берәр нәрсә алып кайтучыны ачуланып та, әйбәт эшләүчеләрне мактап та ала. Шуңа да колхозчылар эшләрен җиренә җиткереп башкарырга, колхоз милкенә кул сузмаска гадәтләнәләр. Рәис әйтте: бетте-китте! Үтәмисең икән, дүрт авыл халкы беләчәк, ояты ни тора. Кыскасы Гайфетдин Тәхаветдинович идарә иткән 1968–1980 еллар колхозның чәчәк аткан чоры булып истә кала.

     Гайфетдин абый «Татарстан» колхозын 23 елдан артык җитәкләп, лаеклы ялга чыга. Тырыш җитәкченең эшчәнлеге дә югары бәяләнә. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы өчен 1945 елда бирелгән II дәрәҗә Ватан сугышы ордены янына 1966 елда Ленин ордены, 1971 елда  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1985 елда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены  өстәлә. Болардан тыш ул бик күп медальләр белән бүләкләнә. Болар: СССР Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсенең алтын медале, В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале, Германияне җиңгән өчен, Берлинны алган өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20, 30, 40 еллыгы  уңаеннан медальләр,  СССР Кораллы Көчләренә 50, 60 ел булу уңаеннан медальләр һәм башкалар. Тырыш җитәкче турында әледән-әле газеталарда язмалар басылып тора.

     Бүген дә авыл халкы җитәкчене онытмый, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда Гайфетдин Хөснетдиновка багышланган почмак бар.

     Ул вакытта төзелгән юллар, күперләр, буалар районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып үткәрелгән газ, суүткәргечләр әлегә кадәр безнең тормышта кулланыла. Моның өчен бу төбәктә яшәүчеләр хезмәт сөючән җитәкчегә рәхмәтле. Очрашуларда туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аның турында якты хатирәләре белән уртаклашалар, бердәм, иңгә иңне куеп эшләгән вакытларын искә төшерәләр.

      2003 елның 5 июнендә Гайфетдин Тәхәветдин улы бакыйлыкка күчте. Бөтен авыл халкы бердәм булып озатты аны соңгы юлга. Монда да халык бер-берсенә карашып: «Гомер буе җитәкче булып эшләде, йортында бары бер агач өстәл, ике карават, кечкенә генә телевизоры бар», – дип тел шартлатты. Гайфетдин абый турындагы уйлары яңарды, күзләре яшьләнде, күпләргә сабак алырлык мөмкинлек булды.

     Апа беравык тынып торды да: «Халык күңелендә үз эзеңне калдыру өчен бернинди батырлык кылырга кирәкми, гади колхоз председателе үрнәгендә яшәү дә, эшләү дә җитә икән, энем...» – диде. Бу вакытта инде машина апа төшә торган «Татарстан» тау башына килеп җиткән иде.

Кадрия Гыйльманова. Яшел Үзән, Чаллы Башы авылы

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре