Газетага язылу

Хәнисә Алишина: «Чит җирләрдә кала алмадым»

Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр арасында иң яхшы татар исеменә кем лаек? «Миллиард татар» каналы оештырган «Иң яхшы татарлар» бәйгесендә шушы сорауга җавап эзли торган номинация дә бар иде.

Хәнисә Алишина: «Чит җирләрдә кала алмадым»

Ул – Төмән дәүләт университеты профессоры, Тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина. Әле күптән түгел генә Чиләбедә «Милләт горурлыгы – 2026» бөтенроссия премиясенең Урал федераль округы этабында да җиңү яулаган иде. Хәзер исә «Иң яхшы татар» исеменә лаек булу өчен көрәш бара. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар нинди хисләр белән яна? Милләтне саклап калу өчен ниләр эшлиләр, нинди хыяллар белән яшиләр, нинди үзгәрешләр кичерәләр? Хәнисә ханым белән шул хакта сөйләштек.

– Читкәрәк киткән саен, телнең кадере арта бара, диләр. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?

– Бу гыйбарә миңа бик туры килеп бетми, Татарстанда еш булам, әмма тарихи ватаным – Себер. Ул да кайчандыр татар җире булган. Шуңа без үзебезне килмешәк дип санамыйбыз, төп йортыбызда яшибез, дип хис итәбез. Чынлыкта исә әлеге сүзләрдә хаклык юк түгел. Казанга килгәч, туган телне бигрәк тә күбрәк ишетәсе, аралашасы, татар дөньясына баштанаяк чумасы килә. Әмма күп вакытта без уйлаганча гына барып чыкмый. Безнең өчен туган телгә мәхәббәт – чыннан да, бик тирән хис ул. Бу – соклану гына түгел, бәлки әлеге бай хәзинәгә бик сак карап, аны сакларга, дөрес файдаланырга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өнди торган, активлыкка этәрә торган рухи көч. Дөресрәге, читтәрәк яшәгән татарларда, Татарстанда яшәгән милләттәшләребездән аермалы буларак, күбрәк телне, гореф-гадәтләрне югалту, «телсез» калудан шикләнү хисе өстенлек итәдер дип уйлыйм.

– Активлык дигәннән, Хәнисә ханым, сездәге бу сыйфатка сокланырга гына кала. Туксанынчы елларда Төмән якларында татар тормышы гөрләп торды. Бу күбрәк сезнең исемгә бәйле булды. Туган телгә кагылышлы эшчәнлек нидән башланган иде?

– Мин университетта Төмән өлкәсендәге мәгариф һәм фән системасы өчен милли кадрлар әзерләү эшен башлап җибәргән идем. 1992 елда беренче тапкыр татар теле белгечлеге буенча төркем җыйдык. Соңрак татар теле бүлеге ачылды. Ул вакытта йөзләрчә студент тюркология фәнен өйрәнде, җәйге каникулларда татар авылларына халык авыз иҗатын өйрәнергә чыкты, шушы темага курс, диплом эшләре, «Россия халыкларының телләре» белгечлеге буенча диссертацияләр яклады. Бу проект уңыш казансын өчен, үземә үрнәк күрсәтергә кирәк булды, чөнки фәнни тикшеренүләр өчен башка стимуллар һәм инструментлар юк дәрәҗәсендә иде. Шуңа күрә укыту планына этаплап төп дисциплиналар, махсус курслар, семинарлар керттек.

– Егерме елдан соң татар теле бүлеге ябылуга дучар булды. Сәбәбе?

– Беренчедән, абитуриентлар саны кыскарды һәм бюджет урыннары бирелмәде. Икенчедән, БДИ кертелеп, татар мәктәпләрендә укучылар өчен рус әдәбиятыннан имтиханнар бирү авырлашты, алар тиешле баллны җыя алмый башладылар. Өченчедән, коммерция төркемнәренә билгеләнгән 46 мең сум акчаны авылда яшәүчеләрнең күбесе түли алмады.

– Бүлек ябылгач, ничә ел гөрләп барган эшләргә нокта куелган кебек булгандыр?

– Юк, нокта куелмады. Бүген без татар мәгарифеннән акрынлап татар мәдәниятенә күчеш чоры, дип әйтә алабыз. Элек мәктәпләрдә татарча белем бирү, чыннан да, бик көчле иде. Ул чорда өлкәдәге 120 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылды. Университетта татар теле бүлеге ябылгач, аларның саны 50 тирәсенә генә калды. Хәзер тагын да азрак дип беләм, чөнки күңелсез хәбәрләр ишетелеп тора. Әйтергә кирәк, бу берничек тә татар телен өйрәнәсе килмәүдән түгел, мәктәпләрдә дәрес бирергә мөгаллимнәр җитмәүгә бәйле. Булганнары да – кайчандыр без әзерләп чыгарган белгечләр. Алар – Төмәндә милләттәшләребезне берләштерүче төп көч.

– Элемтәдә торасызмы?

– Укучыларым белән хәзер дә очрашып торам, алар оештырган чараларда катнашам. Мәсәлән, Ләйсән Хөрмәтуллина исемле укучым Төмән телевидениесендә «Яңа сулыш», «Сибинформбюро» җәмгыятендә «Себер йолдызлары» тапшыруларын алып бара. Төмән өлкәсе буенча татар җәмгыятен җитәкли. Без аның белән бергәләп «Мәдәниятләр диалогы» дип аталган фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, Татар мәдәнияте көннәре, «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгеләре, татар теле буенча төбәк олимпиадалары, татар телен өйрәнү буенча курслар оештырабыз. Бүген якташыбыз, Тукай премиясе лауреаты, язучы, укытучы Якуб Зәнкиевнең 110 еллык юбилеена әзерләнәбез. Ул 2027 елның 22 апреленә тәгаенләнгән. Күптән түгел генә композитор Сара апа Садыйкованың 120 еллыгын билгеләп үттек.

– Мәктәпләрдә нигездә рус телендә укыган, Төмән университетында рус филологиясен тәмамлаган, гомумән, рус теленә гашыйк кешегә татар дөньясына кереп китү өчен, мөгаен, берәр этәргеч булгандыр?

– Бервакыт Төмәндә эшчәнлек алып баручы рус галиме Николай Фролов миңа: «Без татар җирендә яшибез, димәк, Себердәге төрек топонимнарын аңлата белүче эксперт кирәк. Сез телләрне яхшы беләсез, бу эшкә алынсагыз, әйбәт булыр иде», – диде. Мин аның белән килешмичә булдыра алмадым. Сөйләшүнең дәвамы да булды. Төмәннең 400 еллык юбилеена Казан университетыннан якташыбыз, академик Диләрә Тумашева килде. Николай Константинович мине дә таныштырды. Нинди темаларны алып баруым турында сөйләде. Берәр сәгать сөйләшеп утырдыкмы икән, Диләрә Гарифовна: «Моңа кадәр кайда йөрдегез сез? Мин сезне күптән фән докторы иткән булыр идем», – диде.

Диләрә Тумашева – минем остазым, фәнни җитәкчем. Быел аның тууына – 100 ел. Шул уңайдан Казан федераль университетында, Татарстан Фәннәр академиясендә «Тумашева укулары»нда да катнаштым. Казанда, Мәскәүдә, Абаканда академикның мирасын яктырткан күп кенә язмаларым басылды. Архивтагы документлар да ярдәмгә килә, язышкан хатларыбыз да исән, истәлекләрем дә бик күп. Төмәндә туып үскән Диләрә Тумашева себер татарлары сөйләмен өйрәнде. Казанда тюркология мәктәбен төзеде. Аның КДУның тарих-филология факультеты деканы чорындагы фәнни-оештыру эшләрен дә анализларга тырышам, үрнәк алам. Ул – 21 фән кандидаты, 7 фән докторы тәрбияләгән остаз.

– Себер татарлары диалектлары – сезнең тормышыгызда, эшчәнлегегездә иң зур роль уйнаган өлкә. Әмма сез аның белән генә чикләнеп калмагансыз...

– Гомумән, мин гомеремне мөгаллимлек эшенә һәм Россия халыкларының телләрен өйрәнүгә багышладым. Бик күп галимнәрнең һәм татар теле белгечләренең исемнәрен төрле объектларда мәңгеләштереп калдырырга тырыштым. Шул исәптән Казанда да Диләрә Тумашева урамы пәйда булды. «Жизнь замечательных людей» проектын эшләүгә ун ел гомеремне сарыф иттем. Нәтиҗәдә җәмгысы 20 китап дөнья күрде.

– Россия халыкларына килгәндә, аларның тормыш-язмышларын ничек өйрәнә башладыгыз?

– Башлангыч мәгълүмат туплау өчен ерак барасы булмады. Балачак елларым шәһәр читендәге Иске Лесобаза һәм Элеватор районнарында, эшче гаиләләр арасында үтте. Андагы агач өйләрдә төрле милләт кешеләре – руслар, татарлар, немецлар, эстоннар, поляклар яшәде. Диннәр дә төрле булды. Үзара үз телебездә, башкалар белән аралашканда, рус телендә сөйләштек. Һәркем үз телен яхшы белде. Беркем дә гаеп эзләмәде. Шулай тиеш кебек иде ул. Бердәмлеккә, дуслыкка берни дә комачауламады. Без барыбызның да гореф-гадәтләрен өйрәнеп, аны тормышта кулланып яшәдек.

Мин авылда да яшәп карадым, Тубыл шәһәрендә хәтта өч бүлмәле фатир бүләк иткәннәр иде. Казанда да яшәп алдым. Анда Фәннәр академиясе хезмәткәрләре өчен төзеләчәк йорттан фатир вәгъдә иттеләр. Әмма чит җирләрдә кала алмадым. Сәбәбе бер генә: Төмән – минем туган җирем, Себердәге татар эзләрен саклау – төп бурычым.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре