Газетага язылу

Гайфулла Авзалов: «Башыма кергән уйны тормышка ашырам»

Узган гасырның туксанынчы елларында Казанны яулаган Урал егете ул. Свердловск өлкәсендәге татар авылы Үрмәкәйдә туып үскән Гайфулла Авзалов татар эстрадасында «Килмә, килмә», «Сәрия», «Ландышлар» кебек үзенчәлекле җырлары белән бик тиз популярлашып китте.

Гайфулла Авзалов: «Башыма кергән уйны тормышка ашырам»
Фотолар: шәхси архивтан

Чөнки җырлары көе белән дә, башкару стиле белән дә аерылып торды. Ләкин композитор, автор-башкаручы Гайфулла Авзаловның иҗат юлы читтән караганда гына бик җайлы һәм уңышлы барган кебек. Хәер, иҗаты гына түгел, язмышы да гыйбрәтле. Ул безгә тормышның сикәлтәле юллары, киртәләрне атлап чыгарга ярдәм иткән хәйләләре, кыскасы, гомеренең иң кызыклы мизгелләре турында сөйләде.

– Соңгы елларда ретро-җырлар яңара башлады, ретро-җырчылар да кабат сәхнәдә күренә. Сез дә шактый гына чыкмый торганнан соң концертларда күренәсез. Яшәрәсез...

– Минем картайганым да юк. Татар эстрадасын күзәткәләп тордым да, кем генә, нәрсә генә җырламыйлар... Моңсу булып китте. Нәрсә инде бу? Акча булгач, җырлый белсә дә, белмәсә дә чыга. Ә мин нәрсә эшләп ятам соң? Матур җырларым бар бит, чыгыйм әле яңадан, дидем.

– Сез югалып торган арада эстрада дөньясы үзгәргәнме?

– Казанга килгәнемә 35 ел. Ул вакытта язган җырларым Европа стилендә иҗат ителгән иде. Бу татар эстрадасында яңалык булды. Бүгенге яшьләр шул стильдә менә хәзер генә иҗат итә башлады. Халыкның да колагы өйрәнде. Ә 35 ел элек гармунга сузып җырларга, шундый җырларны тыңларга ияләшкән тамашачы өчен минем җырлар ят иде.

– Ул вакытта тәнкыйтьләүчеләр булдымы?

– Булды, иң беренче сезнең газетада тәнкыйтьләп язып чыктылар. Аннары «Татарстан яшьләре» газетасында. «Каян килеп чыкты соң бу? Чәче озын, үзе ябык. Нәрсә җырлый бу?» – дип яздылар. Мине яклаучылар: «Сүз әйтмәгез Гайфуллага, без аны яратабыз, җырласын», – дип каршы чыкты. Бу хейтерлар булган инде, ул заманда андый сүзе генә булмаган.

– Европа стилендәге җырлар ничек барлыкка килде?

– Мин бит Екатеринбургта эстрада бүлегендә укыдым. Рус һәм Европа җырларын тыңлап үскән, алар канга сеңгән. Миндә сузып җырлый торган мелизмнар юк. Эстрада, дип яшәдем, шуңа шундый җырлар туды да.

– Җырлар кайсы телдә язылды?

– Өч яшемнән бирле җырлыйм. Беренче тапкыр балалар бакчасында җырладым. Пластинкадан өйрәнгәнмендер инде, Әлфия апа Авзалованың «Һаваларда оча ике аккош» җырын башкардым. Һәм бөтен конкурсларда җиңү яулый идем. Авылда иң яхшы җырчы саналдым. Мәктәптә укыганда җыр укытучысы көндәлеккә «бишле» билгесен зур итеп ике шакмакка тутырып куя иде. Хәзер дә хәтердә: бала чакта җырлый башласам елый идем. Ә беренче җырымны армиядән кайткач яздым, татарча иде. Ул туган авылым Үрмәкәй турында. Сүзләрен язып бирделәр. Ә бер яза башлагач, китә ул. Екатеринбургта эстрада да көчле иде. Ул вакытта «Наутилус-Помпилиус», «Чайф» төркемнәре популяр. Тагын һәр мәдәният йортында татар ансамбле эшли иде. Бер-берсе белән ярыша-ярыша концертлар куйганнары истә.

– Читтәге татарлар өчен Казан һәрвакыт хыялдагы шәһәр, мәркәз булып санала. Сез дә Татарстанга килү теләге белән яшәгәнсездер?

– Мәктәптә яхшы укыдым, инженер да була ала идем. Ләкин мин иҗат юлыннан китеп, үземә Казанга бару максатын куйдым. Армиядән кайткач, 1984 елда ничек булса да урнашырга кирәк дип, Казанга килдем. Безгә кода тиешле кешеләргә сорамый гына барып кердем. Алар мине белмиләр дә. Ярты ел шуларда яшәдем, рәхмәт, куып чыгармадылар. Эшкә кереп булмый, чөнки пропискам юк. Ә пропискага кереп булмый, чөнки эшем юк. Казандагы ансамбльләр белән барып таныштым. Ярты еллап шулай эзләнеп йөрдем-йөрдем дә кире кайтып киттем. «Болай булмый бит, Гайфулла, Казанны ниндидер үзенчәлек белән алырга кирәк», – дим. Шуннан татарча, ләкин заманча җырлар язарга кирәк, яңалык булырга тиеш, дип иҗат итә башладым. Җырлар туплангач, Екатеринбургта альбом итеп кассетада чыгардым. Казанга килдем дә, Бауман урамында кассеталар сата торган киоск бар иде, шундагы егетләргә: «Бу – минем альбом, шуны күпләп яздырып таратыгыз», – дидем. Алып калдылар. Тимер юл вокзалында да бар иде. Читтән килүчеләр татар җырлары язылган кассеталарны шуннан алып китәләр. Аларга да калдырдым. Акчасы да кирәкми, җырлар гына китсен. Менә шулай итеп минем җырлар бөтен ил буйлап таралган. Закир Шаһбан бервакыт миңа: «Гайфулла, синең җырларыңны Себердә ишеттем, бөтенләй башкача», – ди. Ул әле Казанга килмәгән иде. Мин үземне авантюрист дип тә әйтә алам, чөнки башыма кергән уйны тормышка ашырырга тырышам. Шахматны да әйбәт уйныйм, математика буенча да көчле, логик фикерләвем дә.

– Җырларыгыз популярлашкач, икенче тапкыр Казанны яулау җиңелрәк булгандыр?

– 1991 елда «Татар җыры» бәйгесендә җиңдем. Мин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Фәдис Ганиев – өчебез дә беренче урынга чыктык. Миңа эстрада буенча бирделәр. Конкурс 6–7 мең кешелек спорт сараенда узды. 10 минутлап алкышлап, сәхнәгә кабат-кабат чыгардылар. Рәшит Сабировка минем исем ошаган: «Гайфулла-а-а», – ди дә чакырып чыгара. Шуннан мине төрле җыеннарга чакыра башладылар. Советлар Союзы таркала башлаган вакыт. Казан гөрли, татарның күтәрелгән вакыты, концертлар уза. Радиолардан да җырлата башладылар.

– Мондый уңышлардан баш әйләнгән чаклар да булгандыр?

– Ул кадәр баш китмәде. Анда минем мәхәббәтем барлыкка килде. Хатыным Бриллиант белән таныштым. Ул үзе килеп эндәште. Мәхәббәтнең көчле вакыты. Монда ил җимерелә, ә син гашыйк, популяр. Кибетләрдә ашарга юк, яшәргә урын юк, ә мәхәббәт бар һәм ул мөһимрәк. Менә шундый вакытлар иде ул.

– Популяр җырларыгыз арасыннан кайсын тамашачыга таныткан җыр дип саныйсыз?

– Беренче җырым «Килмә, килмә» дип атала һәм мин аның белән танылдым дисәм дә була. Күп кеше: «Минем исемем Гайфулла» дигән җыр аша белдек», – диләр. Ул җыр да түгел, концерт башлау өчен генә язылган иде инде.

– «Сәрия» дигән җырыгыз да бик популяр иде. Аның тарихы нинди?

– Бар, аны Фәннур Сафин язган иде. Бауманда очраштык та, шунда танышып киттек. «Миндә җыр өчен «Сау бул, Сәрия» дигән сүзләр бар. Шуңа көй яз әле», – ди. Ә ул аны тагын бер композиторга биргән икән. Шагыйрьләр шулай бит алар, башта бер композиторга, аннары икенчесенә бирәләр. Халык арасында мин язганы таралды. Аны Сәрия исемле хатын-кызлар барысы да үзенә багышланган җыр дип саный. Берәр җирдә очратсалар: «Мин Сәрия бит», – дип тә эндәшәләр. Кызлар исемнәре белән җырлар күп булды. Хатыным Бриллиантка багышлап та яздым. «Мин яратам бер кызны» дигәне дә бар. Гел кызлар турында инде.

– Ә сез еш гашыйк буласызмы?

– Әйе, еш гашыйк булам. Хатын-кызга гына түгел, бар нәрсәгә, матурлыкка, дөньяга. Мин – бик романтик кеше.

– Хатыныгыз көнләшмиме соң?

– Бриллиант көнләшмәде. Чөнки ул иҗат дөньясын, иҗат кешеләрен күреп үскән, аңлый. Аның әнисенең апасы Рафаэль Ильясовның хатыны иде. Ул кечкенәдән аларда үскән. Уллары Алмазны карашкан, гел алар белән булган. Артист көнләшкән хатын белән яши алмый. Гастрольләргә кемнәр белән генә чыгып китмисең бит. Яшь кызлар белән дә. Барысыннан да көнләшә башласаң, тормыш бармый. Бриллиантка рәхмәт, ул аңлады, түзде.

– Узган гомергә күз салсак, бик сагынып искә ала торган мизгел бармы?

– Бар. Инде әни дә, апа да юк. Алар белән бергә булган, сөйләшеп чәйләр эчкән чаклар искә төшә, сагындыра...

– Ә искә аласы килмәгәннәре?

– Андыйлары да бар. Үземне кечкенәдән «Сөйкемсез үрдәк» әкиятендәге үрдәк итеп хис иттем. Миңа бер яшь чагында әти үлгән, үги әти белән яшәдем. Аның тарафыннан миңа ярату, җылылык булмады. Шуңа үземне кирәксез, ташландык кебек, өстәвенә бик ямьсез дип тә хис итә идем. Ләкин әни хакында начар әйтә алмыйм, ул мине яратты. Бала вакыттагы фотоны табып яңарттым әле, хәзер карыйм: алай ук ямьсез дә булмаганмын икән бит. Мин интернат-мәктәптә укыдым. Аның җитәкчесе диңгезче иде, шуңа бездә тәртип бик каты булды. Интернатта татарча сөйләшергә ярамый иде. Ишетсәләр, тәртипкә «икеле» куялар. Ә бу – авылга кайта алмыйсың дигән сүз, безнең өчен зур җәза. Өстәвенә караватка яткызып куялар, торып йөрергә ярамый. 11–12 яшьлек бала тик ята аламы инде? Ашарга бер минут вакыт бирәләр. Нәрсә ашарга өлгерәсең, шуның белән шул. Тагын караватка менеп ятасың. Менә шундый тәртиптә үскән балалар без. Җырларга, танылырга омтылу да бәлки шул вакытта, үземне күрсәтү теләге белән барлыкка килгәндер...

– Хәзер дә җырлар иҗат ителәме?

– Бик күп иҗат итәм. Соңгы елларда бигрәк тә. Моңа бер вакыйга да этәргеч бирде. Бу хакта журналистларга сөйләгәнем дә юк иде әле. Өч ел элек Свердловск өлкәсеннән Казанга кайтканда, фурага бәрелеп, өч тапкыр машина белән әйләндем. Тизлек – сәгатенә 110 чакрым, ә тәнемдә ник бер җәрәхәт булсын! Шуннан соң башка төрле уйлар килде. Үләргә дә мөмкин идем бит. «Гайфулла, белгән эшеңне эшлә, җырлыйсың, җырлар иҗат итә аласың, менә шулар белән шөгыльлән», – дип, үземә сүз бирдем. Менә шуннан соң күп яза башладым, сүзләрен дә үзем язам, шагыйрьләр дә мөрәҗәгать итә.

– Җырчыларга бирәсезме?

– Бирәм, хәзер бик күп җырчылар җырлый. Илнат Фәрхуллин ике җырны башкара, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар, Сөмбел Билалова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлсирин, Алсу-Азат Фазлыевлар җырлый. Алсу Әбелханова белән дуэтларыбыз да бар. Яңа гына Илсөя Бәдретдинова белән Айдар Галимов «Кайнар болыт» дигән яңа дуэт чыгарды. Ул да – минем җыр.

– Хәзер җыр өчен талашучы җырчылар да бар бит.

– Көй һәм сүзләрен язган авторлардан рөхсәт сорарга кирәк. Алар да кайвакыт әле берсенә, әле икенчесенә бирә, я сата. Проблема шунда. Җырласыннар. Кем матуррак җырлый – тамашачы шуны үзе сайлый.

– Сездән сорамый гына җырласалар, ачуланасызмы?

– Сорамый җырлаганнары юк, җырласалар, ачуланасың инде. Шалтыратып бәясен әйтәсең. Хәзер заманасы шундый бит. Җырны бирмиләр, җырны саталар. Һәм дөрес тә. Хезмәт бит ул, түләнергә тиеш. Әйе, кемгәдер бүләк тә итәсең. Алай да эшләгәнем бар.

– Ә теге заманда кассетасы белән үзегез китереп биргән...

– Әйе, анда заманасы шундый иде. Хәзер кайбер җырчылар авторларны да әйтми бит. Күп кенә популяр җырларның авторы мин икәнне тамашачы белми дә.

– Җырларыгызны шулкадәр җырчылар башкара, үзегез дә әле бик матур җырлыйсыз. Үз концертыгызны уздыру теләге юкмы?

– Бар, киләсе елга оештырырга телим. Концерт куймаганга инде 15 ел. Һәр җырым диярлек – хит. Шуңа күрә көчле концерт куярга телим. Аранжировкаларын да ясалма фәһем белән үзем ясыйм. Чөнки нинди уен кораллары, нинди ритм, стиль кирәген яхшы беләм. Башка аранжировщик аны барыбер мин теләгәнчә эшләми. Ә болай, ошамаса, икенчесен эшлим, җиренә җиткереп кенә халыкка чыгарам.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре