– Рөстәм Шәйдуллович, яңартылган стандартларның үзенчәлеге нәрсәдә? Хәзерге вакытта 10–11 нче сыйныфта белем алучыларга да кагыламы ул?
– Балалар бакчаларыннан алып, мәктәпләр, югары уку йортларына кадәр барысы да стандартлар нигезендә белем бирә. Ул ун ел саен яңартылып тора. Хәзерге вакытта 10–11 нче сыйныф укучылары 2012 елгы стандартлар буенча белем ала. Киләсе елның 1 сентябреннән исә яңасы кертелә. Ә быелгы 10–11 нче сыйныфларга кагылышы юк. Мәгърифәт министрлыгы аны замана таләпләренә туры китерерлек итеп әзерләде. Югары сыйныф укучылары барлык фәннәрне дә база дәрәҗәсендә укый алачак. Элек тирәнтен өйрәнү өчен, ким дигәндә, ике фән сайларга кирәк иде. Профильле юнәлеш сайламаганнар да 10 нчы сыйныфка кала ала. Шулай итеп, министрлык 9 нчы сыйныфтан соң укучыларның урта белем алу хокукын тагын бер кат ныгыта. Табигый-фәнни, агротехнологик, гуманитар, технологик, социаль-икътисадый һәм универсаль юнәлешләр сакланды. Әмма алар эчендә катнаш белемнәр дә булырга мөмкин. Әйтик, технологик профиль хәзер биоинженер яки IT, ә гуманитар дигәне лингвистик яки психологик-педагогик сыйныфларга үзгәртелә ала. Кыскасы, стандартлар киләчәккә юлны билгеләргә булыша.
– Укучы үзе теләгәнне сайлап укый ала дигән сүзме бу?
– Чит ил уку йортларында, мәсәлән, Америка, Англиядә югары сыйныф укучылары фәннәрнең 80 процентын үзләре сайлап алырга хокуклы. Моның башлангычы безнең мәктәпләрдә дә бар. Ул факультатив дәресләр дип атала, тик фәнне укучы сайлап алмый. Бу сәгатьләрне күп очракта «укытучының нагрузкасын тутыру» мантыйгы белән бүләләр. «Тормышта кирәкмәгән моның кадәр фәннәрне өйрәнү нәрсәгә кирәк булды икән?» – дип уйлаганы бардыр һәркемнең. Монда күпмедер хаклык та бар. Яңа стандартлар укучыларга үзләре теләгән фәнни юнәлешне сайларга күбрәк мөмкинлек бирә. Бу исә һөнәр сайлауда зур этәргеч булачак.
– Анда цифрлы технологияләргә, шул исәптән ясалма фәһемгә нинди урын бирелә?
– Яңа стандарт цифрлы технологияләрне киңрәк өйрәтүне дә күздә тота. Хәзерге вакытта мондый технологияләр һәр җирдә – гади генә эшне автоматлаштырудан алып мөстәкыйль автономияле системалар булдыруга кадәр кулланыла. Моңа шулай ук беркайда да өйрәтмиләр. Белгечләр һәр өлкәдә «эшләп карау һәм хаталану» ысулы белән юл ярып бара. Яңа стандартлар буенча укыган булачак белгечләрнең хәле җиңеләер.
Хәзерге вакытта ясалма фәһем медицина, сәнәгать, финанс, телекоммуникация һәм логистика өлкәләрендә киң кулланыла. Ул, аз чыгымнар тотып, күп эшләрнең нәтиҗәлелегенә, экономиягә һәм сыйфат үсешенә китерә. Әмма хәзергә кадәр ясалма интеллектның теориясен, практикасын беркайда да өйрәтмиләр. Яңа стандарт шушы бушлыкны тутырыр, дип өметләнергә кирәк.
– Бүген илдә технологик лидерлыкка ирешү турында еш сөйлиләр. Стандарт моңа ничек булышачак?
– Технологик лидерлыкны билгеләү өчен, дустанә мөнәсәбәттәге, алдынгы илләргә күз салырга кирәк. Бу яктан Кытай беренчелекне тота. Алар хәтта Американы да узып китте. Дөньяны алдынгы технологияләр, азык-төлек һәм башка авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торалар. Аларда сәнәгать, сату-алу, чит илләрне тыныч кына технологик яулап алу алга киткән. Әле 1960 нчы елларда гына без ярдәм иткән идек шикелле. Хәзер дөньяда һәр өлкәдә – беренчеләр. Нәрсә хисабына шундый икътисадый үсеш барлыкка килгән соң? Шундый сорауны Кытайдан килгән студентларга да бирәм. Алар әйтүенчә, халык саны күп булу сәбәпле, илдә эш урынына көндәшлек зур. Бер вакантлы урынга бик күп кеше дәгъва кыла. Алар арасыннан «иң-иң»нәрен генә сайлап алалар. Шуңа күрә кытайлылар үз эшләренә бик җаваплы карый. Бездә мондый көндәшлек юк. Белгечләрнең әзерлеге дә шул кадәрле генә, чөнки абитуриент югары уку йортына кергәндә, җаны теләгән белгечлекне сайламый. Кайда бюджет урыны бар, шул белгечлеккә укырга керә. Нәтиҗәдә яшь белгеч белемне начар үзләштерә, алган белгечлеге буенча эшләми, эшләгән урынында чын белгеч булмый. Шуңа күрә киләчәктә мондый түгәрәк чылбырны өзәргә, кадрларны максатчан әзерләргә кирәк. Бәлки яңа стандартлар буенча укый башлагач, бу эш җайга салыныр, һәм безнең илебез дә технологик лидерлыкка дәгъва кыла башлар.
– Тәрбиягә карата да игътибар артачак. Сәгатьләр саны да күбрәк бүлеп бирелгән. Сүз уңаеннан, быел мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башладылар. Моңа ничек карыйсыз?
– Баланы кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Әти-әниләр, укытучылар, җәмәгатьчелек, баланың тәрбиясен кулда тотабыз, дип уйлый, әмма бу дөрес фикер түгел. Кеше барыбер үзе теләгәнен эшли. Шуңа күрә мөстәкыйльлеккә өйрәтү мөһим. Совет чоры мәктәбендә үк тәртип өчен билге куялар иде. Әдәп ягыннан калышканнарга ул берничек тә тәэсир итми, битарафлык тәрбияли иде. Тәртипкә билге кую хәзер дә бар, әмма шулай ук нәтиҗәсе юк. Югары сыйныф укучылары күпкә тәртиплерәк, әмма бу – тәрбия түгел, ә бәлки бердәм дәүләт имтиханнары йогынтысы. Аларның теләсә нишләп йөрергә вакыты калмый, гадәттәгедән күбрәк укырга кирәк. Чит илләр үрнәгенә күз салыйк. Төркиядә, мәсәлән, бердәм тәртип көндәлеге тоталар. Анда баланың барлык кылган гамәлләре язылып бара. Икенче төрле итеп әйткәндә, «гамәл дәфтәре» языла. Югары уку йортына кергәндә, әлеге көндәлек тә тапшырыла. Начар гамәлләр күп булса, укырга кабул итмиләр. Бу көндәлек кешенең гомере буенча актуальлеген югалтмый.
– Документ укытучыларга нинди мөмкинлекләр бирә?
– Стандарт укытучыларга да күп мөмкинлекләр бирә. Иң беренче чиратта, бу уку-укыту эшенең сыйфатын күтәрүгә, практик ягын үстерүгә юнәлтелгән, җиһазландыруга да игътибар ителә. Җиһазлар ел саен искереп тора. Моңа цифрлы технологияләрнең алга китүе сәбәпче. Укытучыга эшләү өчен уңайлы хезмәт шартлары тудыру, аларның белемнәрен күтәрү өстендә эшләү, яңа методик әсбаплар һәм мәгълүмат чаралары белән тәэмин итү күз алдында тотыла. Боларга өстәп, мәктәпләрдә укытучыга рухи-психологик шартларны яхшыртырга кирәклекне дә өстәргә кирәк. Укытучыларның эш хакын арттыру укыту сыйфатын күтәрүгә сәбәпче икәнен дә онытмасак иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез