– Әлеге бәйгене сокланмыйча гына тамаша кылып булмый. Сәхнәгә сабыйлар чыкканда каз тәннәре чыга хәтта. Алар гаилә кыйммәтләренең асылын күреп үсә. Гаиләгез белән сәхнәдә басып торуыгыз – зур җиңү. Гүзәл ханымнарның янәшәсендәге ир-атларга рәхмәттән башка сүз юк.
Күп еллар «Нечкәбил» бәйгесен оештыручы Изольда Жуйкова республикада хатын-кызларга булган җылы мөнәсәбәт өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
– Бәйгене Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырабыз. Бәйге үрнәк гаиләләрне генә барлап калмыйча, туганлыкны да көчәйтә, берләштерә, ир белән хатын, әти-әни, балаларны тагын да якынайта. Киләчәктә дә матур гаиләләрне башкаларга күрсәтергә насыйп булсын, – диде ул.
21 нче тапкыр үткәрелә торган бәйгедә быел 34 районнан 54 гаилә катнашты. Шуларның 11 е финалга чыкты. Бәйге зур әзерлек һәм сабырлык сорый. Быелгы җиңүче Әгерҗедә яшәүче 38 яшьлек Гөлназ Галәмшина әнә шулай ди. «ВТ» журналисты Гөлназны җиңүе белән котлап, хис-кичерешләрен белеште.
– Җиде ай буе әзерләнү, йокысыз төннәр, хыял-уйлар белән яшәгән көннәр, ир белән хатын мөнәсәбәте, әти-әнинең ярдәме, бердәмлек һәм бер-береңә булган хөрмәт җиңү китерде. Ирем, әйдә катнашыйк, димәсә, мин бу бәйгене экран аша гына карар идем, – ди ул.
Гөлназ белән Илфат моннан 15 ел элек гаилә корган. Алар 14 һәм 10 яшьлек ике кыз үстерәләр. Ир белән хатын икесе дә IT юнәлешендә эшлиләр.
– Мин озак еллар мәктәптә математика һәм физика фәннәрен укыттым. Ирем поезд йөртүче иде. Гаилә белән ял көне генә бергә җыелып була. Әнә шуны уйлап, ирем, икебезгә дә башка эш кирәк, диде. 3 ел элек без яңа өлкәгә кереп киттек. Хәзер инде әти-әниләргә дә, балаларга да вакыт җитә, – ди Гөлназ. – «Нечкәбил» бәйгесен телевизордан карап үскән кеше мин. Бәйге уздырылачагы турында үзебез белеп алдык һәм катнашырга теләк белдердек. Илфат бигрәк тә хуплады. «Синең анда катнашуыңны телим», – диде. Җиңәрбез, дип уйламаган да идек. Аңа кадәр «Это наше семейное» дип аталган илкүләм бәйгедә катнашып, ярымфиналга чыктык. Республика чарасында катнашу өчен әзме-күпме тәҗрибә бар иде. Тәвәккәлләп тотындык.
Бәйгегә әзерлек бөтен гаиләне берләштерә. Бу эшкә өлкәннәр дә кушыла. Кичләрен бергә җыелышып, репетиция ясыйлар. Ә аннары чәй өстәле янында гәпләшүләр әле дә күңелне җылыта, ди Гөлназ.
– Әти белән әни ни әйтсәң, шуны хуплыйлар. Әле алар яшь, пенсиядә түгел, эшлиләр. Бер генә үтенечләре булды: алдан хәбәр итегез, диделәр. Эшләреннән көн алып, бәйгедә катнашып йөрделәр. Алар белән яшәү рәхәт. Балаларыбыз да әби-бабай тәрбиясен тоеп, буыннар арасындагы ныклы элемтәне күреп үсә, – ди Гөлназ. – Гаиләбезнең буыннан-буынга тапшырыла торган изге ядкаре бар. Ул – Коръән китабы. Аны бездә ир-егетләр кулына гына тапшыралар. Әлегә ул әтиебез Фуатта саклана. Аннан соң нәселнең унберенче вәкиле Илфатка күчәчәк.
Галәмшиннар балаларны матур гамәлләре белән дә тәрбияли. Илфат – җиде тапкыр, Гөлназ 21 мәртәбә кан тапшырган. Махсус хәрби операциядәге егетләргә дә ярдәм кулы сузалар.
– Республика бәйгесендә җиңү яулау бик зур җаваплылык өсти. Хәзер инде тагын да матуррак итеп яшисе килә. Күңелдә тагын әллә нинди хыяллар яши безнең. Иң мөһиме – гаиләбез нык булсын, – ди Гөлназ. – Ә бит бар да үзебездән тора. Бәхетне дә үзең төзисең, кайчак булганны да үзең җимерәсең. Безнең нәселдә гаилә коргансың икән, гомерлеккә булсын дигән кагыйдә яши. Иң мөһиме – янәшәмдә ныклы тылым, ике яктан әти-әнием, якын дусларым, туганнарым бар. Бергә яшәгәндә, әле тагын җиңүләр күп булыр дип уйлыйм.
«Нечкәбил – 2026» бәйгесендә икенче урынны – Югары Ослан районыннан Рамилә Лаврентьева, өченче урынны Питрәч районыннан Светлана Максимова яулады. «Иң нечкәбил» исеменә – Саба районыннан Мәдинә Сафина, тамашачылар мәхәббәтенә Яшел Үзән районыннан Олеся Вәлиева лаек булды. «Әти капиталы» призы Яңа Чишмә районыннан Олег Храмовка эләкте.
21 ел дәвамында уздырыла торган бәйгедә республиканың төрле район-шәһәрләреннән 1 мең гаилә, 3500 бала катнашкан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез