Газетага язылу

Читләрне кертмәскә: Татарстанда бруцеллез белән котыру авыруы таралган

Быел Татарстаның Әлмәт, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында мөгезле эре терлекләрдәбруцеллез авырулары ачыкланган. Беренчеочрак апрельдә Әлмәт районының Ямаш авылында теркәлгән булса, тагын ике очрак ноябрь аена туры килгән.

Читләрне кертмәскә: Татарстанда бруцеллез белән котыру авыруы таралган
Фото: Татар-информ

Биредә сүз Яшел Үзәнрайонының Ивановское авылы һәм Бөгелмә районының Карабаш бистәсе турында бара. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, барлык очракларда да авыру республикага башка төбәкләрдән кертелгән. 

– Бүген Татарстанда бруцеллез һәм котыру авыруы таралуы билгеле. Барлык очраклар буенча да хатлар республика Прокуратурасына, Эчке эшләр министрлыгына һәм Россельхознадзор идарәсенә җавап чаралары күрү өчен җибәрелде. Авыруның таралуын булдырмау өчен 12 ноябрьдә район башлыклары, Башкарма комитет һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында онлайн режимда чираттан тыш республика штабы узды. Бруцеллез- ачыктан-ачык клиник билгеләрсез уза алган хроник йогышлы авыру. Шуңа күрә аны тикшерүләрдән соң гынаачыкларга мөмкин, – диде Габделхак Мотыйгуллин. – Инфекция төп таратучылар булып республикага документларсыз терлек кертүчеләр тора. Нәтиҗәдә инфекция эре комплексларга эләгергә мөмкин. 

Шуны онытырырга ярамый: терлекләрнең һәр партиясенә ветеринария таныклыгы булырга тиеш.Авылларга мөгезле эре терлек сатырга килүчеләрдән дә документларны сорау комачау итмәс. Әмма, спикер билгеләп үткәнчә, бу чаралар барлык хуҗалыкларда да үтәлми. Бруцеллез аеруча куркыныч авырулар исемлегенә керми, шуңа күрә авыру хайваннар ите махсус ит комбинатларына җибәрелә һәм эшкәртелә. Мондый итне ирекле сату тыела. Әлмәт һәм Бөгелмә районнарыннан терлекләр махсуслаштырылган ит комбинатына җибәрелгән инде, ә Яшел Үзәннән 140 баш терлекне шушы көннәрдә алып китәчәкләр.Саксызлык аркасында авыру таралуга китергән ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен Россия җинаять кодексының 249 маддәсе буенча җаваплылык каралган – 120 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр ирекне чикләү. Республикада әлегә бу маддә кулланылмаган. Мотыйгуллин билгеләп үткәнчә, рөхсәтсез терлек кертүне булдырмас өчен Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә стационар һәм күчмә ветеринария-полиция постлары оештырылган. Ел башыннан 8 меңнән артык автотранспорт чарасы каралган, хокук бозулар ачыкланган. Октябрь һәм ноябрь айларында терлекне рөхсәтсез кертүнең җиде очрагы теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре