«Хезмәттәшлекнең форматы төрле: медицина көллиятләрен һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар белән һөнәри юнәлеш буенча очрашулар, район башлыкларының яшь медиклар белән турыдан-туры аралашуы, һөнәргә багышлау тантаналарында катнашу», – дип язды үзенең «Макс» каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Шундый бер очрашудан министр фотолар да урнаштырды. Күзгә-күз очрашып, җитәкчеләр яшь табибларның сорауларына җавап бирә, райондагы ярдәм чаралары турында сөйли. Гади итеп әйткәндә, районга кайтып эшли башларга «кызыктыра».
Чыннан да, яшь табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм чаралары һәм социаль инфраструктура турында мәгълүмат җиткерү бик мөһим. Яшь белгеч кайда яшәячәк? Янәшәдә балалар бакчасы, мәктәп бармы? Ял иткәндә нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин? Глава үзе килеп сөйләүнең дәрәҗәсе дә башка инде, билгеле.
Тәнкыйть түгел кәнфит, кыскасы. Районнарда табиблар һәм медицина хезмәткәрләре җитмәү мәсьәләсен, бу юнәлешне өстен итү зарурлыгын район башлыкларына хөкүмәт тарафыннан гел искәртеп торыла.
Ел башында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган коллегиядә кадрлар белән тәэмин итү проблемасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады.
– Аерым белгечләр өчен программа эшләячәкбез, субсидияләр йә грантлар бирәчәкбез. Ләкин барысын да акча гына хәл итми. Район башлыклары сәламәтлек саклау мәсьәләләренә җиңел карарга тиеш түгел. Анда сезнең кешеләр яши бит. Бу эшне үз контролегезгә алмасагыз, сезнең анда бернинди кадрлар да булмаячак. Без грантлар бирәчәкбез, ә күченеп килгән белгечләрне торак, балалар бакчасы, мәктәп белән тәэмин итү – сезнең бурыч, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез