Газетага язылу

Яңа Диләфрүз: Казан филармониясе ни өчен театраль форматка күчте?

Казан филармониясе Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасы буенча музыкаль спектакль тәкъдим итте. Бу Казан филармониясенең мондый форматтагы беренче генә премьерасы түгел. Алар бу юнәлешне «Сабантуйга Австралиягә» музыкаль спектакле белән башлап җибәргәннәр иде. Аннан соң «Зәңгәр шәл» һәм «Йосыф – Зөләйха»ны тәкъдим иттеләр.

Яңа Диләфрүз: Казан филармониясе ни өчен театраль форматка күчте?
Фото: Казан филармониясе матбугат хезмәте

Диләфрүз ролен – Миләүшә Закирова, кияү егетләрен – Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, җырчылар Айгиз Хәйдәршин, Руслан Закиров, Рафаэль Якупов башкара. Диләфрүзнең дус кызы Саҗидә ролендә – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Сөнәгатова, Амур – Алмаз Хәсәнов. Спектакльнең режиссеры – Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.                  

«Солянка» концертлар белән ерак китеп булмый»

Казан филармониясе ни өчен театраль форматка күчте? «Бүген тамашачыны шаккатыру бик авыр, «солянка» концертлар белән генә ерак китеп булмый», –дип җавап бирде Чулпан Закирова. Казан филармониясендә искиткеч тавышлы җырчылар эшли. Арада консерватория тәмамлаганнары да, атказанган, «халык артисты» исеменә лаеклары да бар. Һәм бүген алар үзләрен тамашачыга җырчы буларак кына түгел, ә театраль актер буларак та ача.

«Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен Казан филармониясе мюзиклга якынайтып куйган. Сюжетка оста гына җырлар, «Казан» бию ансамбле биючеләре башкаруында биюләр дә өстәлгән.

Спектакльдәге төсләр куелыгы, экран ярдәмендә бирелгән декорация, әлбәттә, тамашачыны гади татар авылыннан ерагайта. Туфан абый искә алган Апас районындагы Болгаер авылының исеме диалогларда яңгырагач кына, үзеңнең Татарстанда икәнеңне искә төшерәсең. Итальянча яңгыраган җырлар, чегән биюләре, геройларның юморга бай сөйләмнәре вакыт-вакыт тамашачыны  спектакльдәге вакыйгалардан башка яссылыкка алып чыга. Шулай булуга карамастан, ул чыгышлар сюжет линиясенә зарар китерми. 

Кияү булса, шундый булсын

Инде әйтелгәнчә, сәхнәдәге геройларның берсе дә театр артисты түгел, алар –җырчылар. Ләкин һәрберсе үз ролен шулкадәр тырышып уйный, һәм мондый форматның аларга ошаганы залда утырган тамашачыга да сизелә. Шуңа күрә спектакль барышында алкышлар шактый еш яңгырады.

Сюжет буенча Диләфрүзнең кияве булырга хыялланучы дүрт кияүнең берсе – авылның өлкән яшьтәге буйдак егете Галим абзыйны гына алыйк. Бу рольне Фердинанд Фәтхи бик килештереп уйнады һәм ул тамашачыны үз образы белән сокландырды да, көлдерде дә. «Безнең авылда халык театры эшли. Минем менә шул театрда спектакльләрдә уйнаганым бар. «Зәңгәр шәл»дә дә Ишан ролен башкардым. Бик рәхәтләнеп уйныйм, иң мөһиме: сәхнәдә сүзләрен генә онытмаска», – ди артист. Биергә өйрәнергә дә туры килгән аңа. Авылның хулиганы Шәкүр ролен башкарган Рафаэль Якуповта заманында бу рольне уйнаган Хәлим абый Җәләлов чалымнары да күренгәндәй булды. Җырчының пародияләргә осталыгы да бар икән. Диләфрүзгә, яисә көндәш егетләргә ачуы чыкканда, тавышында Салават Фәтхетдинов интонацияләре дә барлыкка килә. Чит илләрдә йөреп кайткан кәттә егет Исмәгыйльне уйнаучы Руслан Закиров төс-кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы белән дә чып-чын итальянга охшаган. Диләфрүз янына ул мотоциклда җилдереп килде. Исмәгыйльнең залга дөбер-шатыр килеп керүе үзе бер тамаша булды. Баритон тавышлы, консерватория тәмамлаган җырчының итальянча җырлавы кайсы кызны битараф калдырыр икән? Тамашачы ләззәтләнеп тыңлап утырса да, Диләфрүзнең исе китми. Ул Җәмилне ярата! Әлеге рольне шулай ук консерватория белемле җырчы Айгиз Хәйдәршин башкара. Җырчы үз роленең үзенчәлеген эзләгән һәм ул аны тапкан, чөнки Айгиз Хәйдәршинның театрда эшләү тәҗрибәсе инде бар. Опера һәм балет театрында ул Җәлил образын да башкарган. Уфада драматик спектакльләрдә, мюзиклларда да җырлаган.

 Кияү булса, шундый булсын, дигәндәй, Диләфрүз дүрт егет арасыннан сабыр, горур егет – Җәмилне сайлый. Сәхнәдә күбәләк кебек очып кына йөри Миләүшә. Хәзерге вакытта ул театраль белем ала, ГИТИС студенты. Бу – аның  тәүге төп роле. Образны тудырганда авырлыклар да булган. «Спектакльгә өч ай әзерләндек. Шушы вакыт эчендә үземдә зур үсеш сиздем. Беренче репетицияләрдә нишләргә белмичә басып тора идем. Авыр булды. Диләфрүз – бик чая кыз. Ә мин – холкым белән тынычрак кеше. Образны тудыру өчен күп якларын өйрәнергә туры килде. Чулпан Ринатовна белән Рузия апа Мотыйгуллина миңа бик булыштылар, рәхмәт аларга», – дип сөйләде Миләүшә. Диләфрүзнең дус кызы Саҗидә Диләфрүздән дә чаярак. Ләкин кайбер урыннарда бу рольне башкарган Ләйсән Сөнәгатова арттырып та җибәрде кебек. Күңелдә вакыт-вакыт, Амур гына бизә күрмәсен инде, дигән уй бөтерелде.                      

Татарга мюзикл кирәк

«Диләфрүзгә дүрт кияү» – җыр-биюләр өстәп, тамашачыга тәкъдим итү өчен иң уңышлы спектакльләрнең берсе. «Безгә халыкчан, җиңел спектакль кирәк иде. Җырчы ир-егетләребез дә  күп. Һәм алар нәкъ менә шушы «Диләфрүзгә дүрт кияү»не кую өчен туры килә.  Шуңа күрә әлеге спектакльгә тукталдык», – ди Чулпан Закирова. Җырчылар сәхнәдә үзләрен иркен хис итсен өчен, алар белән сәхнә теле ягыннан да, бию юнәлешендә дә шөгыльләнергә кирәк. Режиссерның максаты – тамашачының спектакльдән бәйрәм хисе алып китүе.

Казан филармониясенең мондый экспериментлары тора-бара мюзиклга да әйләнеп китәргә бик мөмкин. Кайчандыр үзе дә Камал театрында уйнаган Чулпан Закированың да йөрәге театрдан аерылып бетмәгәнлеге күренә. Үзе дә:

– Минем турыда башта: «Ул – уйный торган биючеме, әллә бии торган театр артистымы? – дип тә әйтәләр иде, – дип елмая.

Ә татарга мюзикл кирәк. Һәм аның башлангычы нәкъ менә Казан филармониясендә бөреләнеп килә кебек. Калганын вакыт күрсәтер.           

                                        

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре