Ни кызганыч, безгә – татар журналистикасы кафедрасында укучыларга аннан белем эстәргә насыйп булмады. Әмма бу затлы ханымны бер тапкыр күрсәң дә онытырлык түгел иде: бигрәк тә авылдан килгән кыз-кыркын өчен хатын-кыз буларак буй җитмәслек өлге булса, аның тормыш юлы, эшчәнлеге без укыган чакларда ук легендага әверелде.
Галимә хакында иң беренче чиратта гаҗәпләнеп тә, сокланып та: «Мәктәптә дә, югары уку йортында да русча укып, Казанга кайткан да татар теле факультеты оештырган. Ничек шулай була икән?» – дип, студентлар үзара сөйләшәләр иде.
Диләрә ханым үзе: «Татар теле һәм әдәбияты фәнен өйдә әниемнән укыдым. Махсус дәфтәр ачтырып, дәрестәге кебек сөйләтеп, диктант, иншалар яздырып укытты. Төмән китапханәсендәге татарча китапларның һәммәсен укып, кайберләрен яттан сөйли ала идем», – дип әйтә торган булган.
Аның әтисе ягыннан бабасын – Арча ягының Түбән Аты авылыннан чыккан сабын ясау эшләре буенча белгеч Гаффар Җәббаровны төбәгебез тарихында якты эз калдырган сәүдәгәр Колокольников XX гасырның башында ук Төмәнгә чакырып китерә. Пермь якларыннан чыккан әнисе Әминә – мөгаллимә буларак, себер татарлары күңелендә якты истәлекләр калдырган шәхес. Ул Төмән өлкәсендә Түбән Тәүде районының Урманбаш авылы мәктәбендә белем бирә. Диләрәгә 12 яшь чагында каты авыру аның гомерен өзә. Әтисе Гариф Җәббаров Төмән шәһәрендә һөнәр училищесы директоры булып эшли. Алар икесе дә балаларын татар җанлы итеп тәрбиялиләр. Телне дә, гореф-гадәтләрне дә өйрәтәләр. Диләрә музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Музыка мәктәбен тәмамлагач, аны бер туганы Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка училищесына укырга алып килә, чөнки әнисе кызның музыкант булуын теләгән була. Тик конкурстан үтсә дә, аны яше җитмәү сәбәпле укырга алмыйлар. Балигъ булмаган баланың тулай торакта яшәргә хокукы юк, ә Мәскәүдә аны сыендырырлык туганнары булмый. Диләрәгә кире Төмәнгә кайтып китәргә туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, тагын Мәскәүгә, бу юлы университетка, төрки телләр бүлегенә юл тота. Француз, төрек, алман телләрен камил белә. Татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белү сәбәпле, татар теле буенча галим булып китәр өчен, һичшиксез, шактый камилләшергә туры килә аңа.
Галимәнең себер татарлары диалектлары белән шөгыльләнә башлавын бәлки очраклылык дип тә әйтеп буладыр. Укуны яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, кызны аспирантурада калдыралар. Беркадәр читтәрәк яшәп яткан себер татарлары теле галимнәрне күптәннән кызыксындырган була. Бу хакта иң беренче мәгълүматлар әле гасыр башында галим Вилгельм Радлов тарафыннан тупланган фольклор материалда бирелсә дә, махсус тикшеренүләр булмый. Төмәннән икәнлеген белгәч, фәнни җитәкчесе, академик Николай Дмитриев Диләрә Гарифовнага диссертация темасы итеп төмән сөйләшүен тапшыра. Бу чорда Диләрә Җәббарова Себер якларына биш тапкыр командировкага чыга, Төмән өлкәсендәге – 14, Тубыл өлкәсендәге 1 авыл халкының сөйләмен тикшерә. Кандидатлык диссертациясе 1951 елда язылып бетә.
Казанга килеп чыгуы сәбәбен язмыш кушуы, мәхәббәт җилләре, дип әйтсәк тә ярыйдыр. Эш болай була. Казан вокзалында Мәскәү поездына билет алырга чират тезелә. Иң беренче булып Диләрә тора. Шулвакыт аның янына, билет бармы икән дип сорап кына алам дип, хәрби киемнән бер егет килеп баса. Сорап кына калмый, акчасын сузып, чиратсыз билетны алып та китә. Кызның бик хәтере кала: «Сезгә ничек оят түгел? Җитмәсә офицер әле», – дип егетне оялткан була. Кирәк бит, урыннары да бер купега туры килә. Аннан очраклы гына университет коридорында очрашалар... Язмыш дими, ни дисең? Бу – аның булачак хәләле, күренекле режиссер Равил Тумашев була. Диссертацияне яклагач, икәүләп Казанга кайталар. Равил Рәхимович Камал театрында режиссер булып, Диләрә Гарифовна татар кафедрасында эшли башлый. Бу 1952 ел була. Коллективта бер генә хатын-кыз да юк. Диләрә ханым үзе әйтүенчә, иң кыены татар телендә лекцияләр уку була. Барысын да белгән кебек, тик менә фәнни терминнар кулланып сөйләү... Әле бит студентларның сорауларына төгәл җавап та бирергә кирәк. Аның тырышлыгы бу каршылыкны да җиңә. Вакыт үтә һәм татар мәктәпләрендә укучылар Тумашева һәм аның хезмәттәшләре төзегән дәреслекләрдән татар телен өйрәнәләр. 1964 елда аның «Хәзерге татар әдәби теленең морфологиясе» дәреслеге басылып чыга. Морфология өлкәсендәге фәнни эшчәнлекнең икенче юнәлеше татар телендәге фигыль сүз төркемен яңа ысул белән тикшерүгә багышланган. 1969 елда СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында «Татар теленә һәм башка телләргә мөнәсәбәттә себер татарлары диалектлары» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.
Без укыган чорда татфакта укучыларның һәрберсе диярлек Диләрә Тумашева оештырган кыр экспедицияләрен еллар буена иң онытылмас вакыйга итеп сөйләделәр, хәзер дә сөйлиләр. Анда күргәннәр күп кенә язучыларның хикәя-повестьларында урын алды...
Диләрә Тумашева курку белми торган хатын-кыз була. Кайчандыр университет ректоры Михаил Нужин да аңа, шаярту катыш: «Факультетта бердәнбер таянырлык ир кеше ул – Сез», – дигән. Диләрә ханым 15 ел рәттән студентлар белән Себергә экспедициягә чыга. Йөзләрчә татар авылларында халыкның сөйләмен өйрәнә. Галимәгә шәкертләре белән елга-күлләрдә байдаркаларда йөзәргә, тракторга утырып, тайга урманнарын гизәргә, бер кеше белмәгән аю сукмакларын таптарга, сазлы урыннарны ерып йөрергә туры килә. Урманнарның, сазлыкларның эченәрәк кергән саен, мәгълүматлар кызыклырак була бара. Тышкы дөньядан аерылып, сазлык эчендә утырган Лайтамак авылына алар хәтта вертолетта очалар. Нәтиҗәдә бер-бер артлы «Көнбатыш Себер татарлары теле», «Язык сибирских татар», «Язык западносибирских татар: опыт сравнительного исследования» китаплары нәшер ителә. «Себер татарлары диалектлары сүзлеге» 1992 елда дөнья күрә. Бу – Диләрә Тумашеваның 40 еллык хезмәт җимеше. Әлеге китапларда себер татар теле һәр яклап – фонетика, грамматика, лексика юнәлешендә тикшерелә. Тюркология өчен бик кыйммәтле бу хезмәттә себер татарларының том һәм бараба диалектлары һәм күпсанлы сөйләшләре булуы ачыклана. Диалектларны төрки телләр һәм борынгы язма истәлекләр белән чагыштырып өйрәнү чагыштырмача яңа кыпчак теле элементлары белән бергә борынгылыкларның да саклануын ачыкларга мөмкинлек бирә. Фикер тирәнлеге, аналитик акыл, эзлеклелек, үз-үзенә таләпчәнлек, җаваплылык хисе – Диләрә ханымны төрки-татар филологиясе өлкәсендә танылган галимә итеп таныткан сыйфатлар.
Диләрә Тумашева Казанда үзенең фәнни мәктәбен булдыра. Бик күп яшь галимнәр тәрбияләп үстерә. Шул ук вакытта ул Себер өчен тел галимнәрен әзерләүгә дә зур көч куя. Диләрә Гарифовна Себер белән арасын беркайчан да өзми. Төмәнгә елына бер мәртәбә булса да кайтып йөри ул. Үзе йөргән балалар бакчасына, әтисе эшләгән һөнәр училищесы урыннарына, таныш-белешләре күмелгән иске зиратка сәяхәт кыла. Төмәнлеләр аның турында: «Ул Төмәнне бик ярата иде», – дип искә алалар. Нәтиҗәсе буларак, Төмән дәүләт университетында татар бүлеге ачылгач, Диләрә Тумашева исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә башлый. Балалары Айдар белән Ләйсән дә хезмәт сөючән булып үсәләр, әниләре юлыннан китеп, галим булалар.

Истәлек тактасы кую тантанасына чәчәкләр күтәреп килгән халыкны күзәтеп торганда башка шундый уй килде: Диләрә Тумашева – барлык шәкертләре өчен күктә янган мәңге сүнмәс якты йолдыз кебек ул.
Белешмә
Диләрә Гариф кызы Тумашева – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ленин ордены иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Татарстан Фәннәр академиясенә сайланган беренче хатын-кыз академик. 10 ел тарих-филология факультеты деканы, бер үк вакытта 25 ел татар теле һәм әдәбият кафедрасы мөдире, 5 ел көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире булып эшли. 10 лап монография, дәреслекләр авторы. Аның җитәкчелегендә 21 кеше кандидат диссертациясе яклый, 7 кеше докторлык диссертациясе яклап, профессор исеме ала. Факультеттагы татар хорын оештыруда да аның роле аеруча зур була
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез