Сәбәпләре төрле, әмма сорау бер: әтисез үскән баланың күңел дөньясында нәрсә үзгәрә? Әти булмау аның шәхес булып формалашуына ничек тәэсир итә?
Психологиядә бу хакта күп сөйләшәләр. Ә психоанализ күзлегеннән караганда, әтисез яшәү гаиләдә аның булмавы гына түгел. Бу – баланың эчке дөньясында җавапсыз калган сораулар, формалашып җитмәгән мөнәсәбәтләр, кайчак гомер буе үзе белән йөртәчәк күңел бушлыгы.
Кем ул – әти?
Әни балага беренче мәхәббәт, якынлык һәм куркынычсызлык хисен бирсә, әти образы еш кына тышкы дөнья белән бәйләнешне, чикләрне, социаль кагыйдәләрне үзләштерүдә катнаша. Мөстәкыйльлеккә таба беренче адымнар да әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләрне күзәтеп, кешеләрнең бер-берсен ничек яратуын, хөрмәт итүен, бәхәсләшүен һәм килешүен өйрәнеп башлана.
Әмма бу вазыйфалар бары тик әтигә генә йөкләнә дигән сүз дөрес түгел. Аларны башка ышанычлы өлкәннәр дә үти ала. Балага иң элек җенесенә карап түгел, ә эмоциональ яктан тотрыклы, ышанычлы һәм яратучы кешеләр кирәк.
Әти гаиләдән китсә...
Ата-ананың аерылышуы – бала өчен зур сынау. Бигрәк тә ул кечкенә булса, әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләрнең ни өчен өзелүен аңлап бетерми. Кайчак бала әтисенең китүендә үзен гаепли: «Мине яратмыймы?», «Мин начар булганга киттеме?»
Мондый вакытта иң мөһиме – балага әти-әнинең аерылышуы аның аркасында булмавын аңлату. Аны олыларның үпкәләре, низаглары арасында калдырмаска кирәк. Әти бала белән аралашуны дәвам итә икән, бу мөнәсәбәтнең тотрыклы һәм ышанычлы булуы аеруча мөһим. Балага бер килеп, өч айга югалучы әти түгел, ә сүзендә тора торган әти кирәк.
Әти вафат булса...
Бу очракта хәл бөтенләй башка. Бала әтисез кала, ләкин аңа карата мәхәббәте югалмый. Әтисен сагыну, фотоларына карау, аның турында сораулар бирү – кайгыны кичерүнең табигый өлеше.
Кайчак өлкәннәр, баланы авыр хисләрдән сакларга тырышып, мәрхүм әти турында сөйләшүдән кача. Әмма тыелган хисләр юкка чыкмый, алар баланың эчке дөньясында кала. Балага әтисен искә алырга, еларга, сагынырга мөмкинлек бирү кирәк. Аның турында матур хатирәләр сөйләү, фото-видеолар карау, гаилә тарихын саклау балага үз тамырларын тоярга ярдәм итә.
Әтисез тормыш әнинең сайлавы булса...
Бүген кайбер хатын-кызлар баланы үзләре генә үстерергә аңлы рәвештә карар кыла. Бу очракта бала үзен ташлап калдырылган дип хис итмәскә дә мөмкин. Ләкин үсә төшкәч, аның: «Минем әтием кем?», «Ул нинди кеше булган?», «Ни өчен ул безнең белән түгел?» кебек сораулары туачак.
Бу сораулардан куркырга кирәкми. Балага яшенә туры китереп, дөресен тыныч кына аңлату мөһим. Аның дөньяга килүе ярату һәм аңлы карар нәтиҗәсе булуын белүе үз-үзен кабул итүенә ярдәм итәчәк. Әтисенең булмавы турында сөйләшкәндә аны кимчелек яки сер итеп күрсәтмәскә кирәк.
Бала бала булып калсын
Психологиядә баланың эмоциональ тотрыклылыгы турында бер мөһим төшенчә бар – ышанычлы бәйләнеш. Бала үзенең кирәкле булуын, аны ишетүләрен, авыр чакта ярдәмгә киләчәк кеше барлыгын белергә тиеш.
Әтисез гаиләдә дә мондый бәйләнешне формалаштырып була. Әни, әби-бабай, абый-апалар, башка якын кешеләр балага терәк була ала. Ләкин әнигә үзенең бөтен дөньясын балага гына бәйләмәү мөһим. Ул үз тормышы, үз хисләре, ихтыяҗлары булган кеше булып калырга тиеш. Бала әнисенең бәхете һәм ялгызлыгы өчен җаваплы түгел.
Шулай ук әтисе булмаган малайны «өйдәге бердәнбер ир-ат» дип үстерү, кызны исә «ир-атка ышанырга ярамый» дигән фикер белән тәрбияләү – зур хата. Балаларга өлкәннәрнең авырлыкларын күтәрү түгел, ә үз балачагы белән яшәү хокукы кирәк.
Гаиләнең формасы мөһим түгел
Әтисез үсү бала киләчәктә бәхетсез була, дигән сүз түгел. Шул ук вакытта тулы гаиләдә үсү дә эмоциональ иминлеккә гарантия бирми. Әтисе янында булып та, аның игътибарын, мәхәббәтен тоймаган балалар бар. Әти көн саен өйгә кайтып та, баласының нинди китап укыганын, нәрсәдән курыкканын, кемгә гашыйк булганын, ни өчен соңгы вакытта күңелсез йөргәнен белмәскә мөмкин.
Балага камил гаилә рәсеме түгел, ә үзен кирәкле һәм яратылган итеп тою мөһим. Аның тормышында ышанып була торган өлкәннәр булса, ул үзенең эчке таянычларын булдыра ала. Бабай, абый, укытучы, гаилә дусты бала өчен тормышта ышанып була торган ир-ат үрнәгенә әверелә. Әмма беркемне дә көчләп «әти» итәргә кирәкми. Якынлык боерык белән тумый.
Әтисез үсү бала өчен зур фаҗига дә булмаска мөмкин. Иң зур бәхет – баланың күңелендә: «Мин яратуга лаек», – дигән ышанычның яшәве. Әти булу – баланың тууында гына түгел, аның тормышында катнашу. Бу катнашу – бер көнлек түгел, гомерлек җаваплылык.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез