Күп еллар буе гөлләр үстереп, күп серләренә төшенгән Лилия Әмирова киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Артык коры булганда
Азалия, цикламен, спатифиллум, орхидея, калатея һәм марант мондый уңайсызлыкларга аеруча сизгер. Алар бөреләрен коя, яфраклары саргая-сула яки бөтерелә. Гөлнең түбәнге яфраклары саргаеп, күпләп коела башлаган икән, димәк, сабагындагы дымын саклап калу өчен артык-портык «йөге»ннән котылып, ничек тә исән калырга тырыша, дигән сүз. Кыскасы, эссе батареялар тәрәзә төбендәге гөлләрнең «кирәген бирә». Шуңа күрә аларны җылыткычтан читкәрәк, әмма яктырак урынга алып кую таләп ителә.
Су сипкәндә
Җылылык бирү сезонында гөлләргә су сибү тәртибе үзгәрә. Туфракның югары катламы кипшерүгә генә карап сибү – зур ялгыш. Кышын күпчелек үсемлекләрнең «йокымсырау» чорына күчүен истә тоту мөһим: көннәр кыскара, матдәләр алмашы акрыная. Мондый шартларда гөлләрнең суга ихтыяҗы кими. Күп сибеп, тамырларына зыян китермәс өчен, нормасын белү кирәк. Күпчелек төрләренә – 7–14 көнгә бер тапкыр, кактусларга – 3–4 атнага бер тапкыр, тропик үсемлекләргә (фикус, монстера) 7–10 көнгә бер тапкыр суны җиңелчә генә сибәргә кирәк. Ә менә гиппеаструм, глоксиния кебек суганчадан үстерелә торганнарына кышын су сибелми дә диярлек.
Су бөркегәндә
Җылылык бирелгәнче, бөркү киңәш ителми, чөнки дымлылык болай да җитә. Ә менә бүлмә һавасы коры булган бер мәлдә, бигрәк тә эре яфраклыларына, бөркү таләп ителә. Коры һавада тилмереп утырган үсентеләргә бәлзәм сипкәндәй тәэсир итә бу.
Күчереп утыртканда
Табигать йоклаганда, гөлне борчырга кирәкми. Коткару зарурилыгы килеп чыкмаса, әлбәттә. Аңа язга кадәр көч җыю мөмкинлеге бирегез.
Югарыда телгә алып үтелгән киңәшләрне үтәсәгез, гөлләр бик яхшы кышлаячак һәм уяну, чәчәк ату чоры җиткәч, үзләренең матурлыгы белән һич тә сокландырмый калмаячак.
Могҗиза-ашлама
1 л җылы суга 100 г чи чүпрә һәм 1 аш кашыгы шикәр комы өстәргә. 1–2 сәгать төнәтергә. Эремә әзер булгач, 1:5 нисбәтендә су кушарга. Гөлләргә көзге-кышкы чорда – аена 1 тапкыр, язын һәм җәен 10 көнгә 1 тапкыр шуны сибәргә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез