Газетага язылу
  • Фото: Түбән Кама «Нефтехим» матбугат үзәге

СИБУРның ике командасы «Наше время – Безнең заман» фестивалендә беренче урын яулады

Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIV «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.

СИБУРның ике командасы «Наше время – Безнең заман» фестивалендә беренче урын яулады

Эшләүче яшьләр өчен оештырыла торган чарада «Нефтехим» командасы барлык номинацияләрдә дә осталыгын исбатлады. Катнашучылар вокал, хореография һәм театр сәнгате аша үз сәләтләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә нефть химиясе предприятиесе командасы беренче урынны яулады.

Сәхнәдә – батырлык һәм хезмәт елы

Быел фестиваль Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Шуңа күрә чыгышларның төп темасы хезмәт кешесе булды. Сәхнәдә нефть химиясе тармагы хезмәткәрләренә, табибларга, авиация конструкторларына һәм нефтьчеләргә дан җырланды. Ватанны саклаучыларга багышланган номерлар аеруча тәэсирле булды. Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнар турында шигырьләр яңгырады, җырлар башкарылды, театральләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Аларны караганда, батырларыбызга, шулай ук шәһәрләребезне һәм сәнәгать предприятиеләрен төзүдә катнашкан буын вәкилләренә карата горурлык хисен дә, күз яшьләрен дә тыеп булмады.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион фестивале Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе канаты астында үткәрелә.

2026 ел фестивальгә аеруча зур колач һәм дәрәҗә өстәде. Республика Рәисе тәкъдиме белән ул халыкара аренага чыкты. Суперфиналда Татарстан вәкилләре белән беррәттән Удмуртия, Белоруссия, Казахстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан килгән иҗат коллективлары да катнашты.

СИБУРны ике предприятие тәкъдим итте: «Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез». Гала-концерт башланыр алдыннан «СИБУР Профсоюзы» рәисе Вячеслав Харитонов нефть химиясе предприятиесе вәкилләренә уңышлар теләде.

– Фестивальнең дәрәҗәсе дә, чыгышларның сыйфаты да елдан-ел арта, – дип билгеләп үтте Вячеслав Харитонов. – Республикада бу юнәлешне дөрес үстерәләр, эшләүче яшьләргә ярдәм итәләр. Заводларда намус белән, җаваплылык тоеп хезмәт куючы яшьләрнең шундый сәләтләре булуына сокланам. Фестивальгә беренче тапкыр килгәндә, аларның мондый талантларга ия булуларын күз алдыма да китерә алмаган идем. Афәрин!

Җиңүләр юлы

Яшьләр сынатмады: СИБУРның Татарстандагы ике командасы да гомуми зачетта беренче урынны яулады.

Түбәнкамалылар «Музыка» номинациясендә ир-атлар ансамбле белән – беренче, татар триосы белән өченче урынга чыкты. «Хореография» номинациясендә хореографик квартет – беренче, ансамбль өченче урынны алды. «Дан минуты» һәм визитка-презентация номинацияләрендә дә беренчелек – нефтехимиклар командасында!

«Нефтехим» командасы фестиваль оештырылганнан бирле әлеге популяр иҗат бәйгесендә даими катнаша. Нефть химиясе хезмәткәрләре 2013 елда конкурста беренче Гран-при ияләре булдылар, ә 2023 елда бу уңышны кабатладылар. Аларның махсус бүләкләре дә бар: 2020 елда – «Безнең заман геройлары» уникаль кубогы, 2025 елда – «Безнең заман казанышы» кубогы.

– Эшләүче яшьләр фестивале гадәти хезмәт көннәрендә җитеп бетмәгән мөмкинлекне бирә: иҗади сәләтләрне үстерү һәм аларны башкаларга күрсәтү өчен мохит тудыра. Асылда, бу – актив, тәртипле һәм иҗади яшь хезмәткәрләрнең үз осталыкларын күрсәтү мәйданчыгы. Номер әзерләү өчен катнашучыга сменадан соң көн саен репетицияләргә йөрергә, эш белән иҗатны бергә алып барырга һәм шул ук вакытта сыйфатны югалтмаска кирәк, – дип сөйләде «СИБУР Профсоюзы»ның социаль юнәлеш буенча менеджеры Альбина Насыйрова.

Иҗат – үсеш мөмкинлеге

Предприятие өчен мондый фестиваль – яшь хезмәткәрләрне яңа яктан танып белү мөмкинлеге. Сәхнәдә үзен иркен тоткан, команда белән эшли белгән, җаваплылык алудан курыкмаган һәм башкаларны үз артыннан ияртә алган хезмәткәрләр киләчәктә урта звено җитәкчеләре, профсоюз активистлары, корпоратив чараларны оештыручылар булып үсәргә мөмкин. Фестиваль яшьләрнең һөнәри осталыгы белән беррәттән шәхси сыйфатларын да ачарга ярдәм итә.

Алар арасында насос җайланмалары машинисты Айсылу Вәҗиева да бар.

– СИБУРга күптән түгел генә эшкә урнаштым, шуңа күрә бу фестиваль минем өчен беренчесе булды. Бу – сәхнәгә юлның һәркем өчен ачык булуын күрсәтә. Иҗат командабыз барлык хезмәткәрләр өчен дә ачык. Сәләтең һәм теләгең бар икән, безгә кушыл, үз көчеңне сынап кара. Моңа кадәр сәхнәгә чыккансыңмы, әллә бу хакта хыялланасыңмы – мөһим түгел, – дип ышана Айсылу Вәҗиева.

Нефтехимиклар сәхнәдә заманча хореография стилендә «Язмыш җепләрен үрүчеләр» биюен тәкъдим иттеләр.

– Бу биюнең мәгънәсе тирән, ул тормышның үзен чагылдыра. Без анда югары көчләрнең, мифологик алиһәләрнең кеше язмышын җеп кебек үрүләрен күрсәтәбез. Әмма ахыр чиктә шуны аңлыйсың: үз тормышын кеше үзе кора, язмышын үзе яза. Юлыбызны үзебез сайлыйбыз, карарларыбыз һәм хаталарыбыз өчен дә үзебез җавап бирәбез. Барысын да язмышка яки башка көчләргә сылтап калдырырга ярамый, – дип аңлатты Айсылу Вәҗиева. – Фестивальдән алган тәэсирләрем бик җылы. Әмма мондый бәйге зур җаваплылык, тәртип һәм көч таләп итә. Биредә бер юнәлештә генә сәләтеңне күрсәтү җитми, сәхнәдә төрле образларга керергә, җырларга, уйнарга да туры килә. Минем өчен иң авыры көн саен репетицияләргә йөрү булды. Шулай да мондый дәрәҗәдәге чараның күп көч һәм вакыт таләп итүен аңлыйм.

Командага кушылып, сәхнәгә чыгарга теләүчеләргә Айсылу икеләнмәскә, үз сәләтләрен кыю рәвештә күрсәтергә киңәш итә.

– Командабыз һәркем өчен ачык. Килегез, сәләтегезне күрсәтегез – барысы да килеп чыгачак! Язмышыбыз үзебез кабул иткән карарлардан тора. Кайчак беренче адымны гына ясарга кирәк: ризалашырга, репетициягә килергә һәм зур сәхнәгә чыга алачагыңа ышанырга. Иң мөһиме: монда үзен сынап карарга теләгән һәркемне көтәләр, – дип, фикерен йомгаклады Айсылу Вәҗиева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре