Газетага язылу

Дәүләт Советында хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру турында фикер алыштылар

Бүген Дәүләт Советында йорт хайваннары турында кайгырту өчен зоомагазиннар һәм сервислар челтәрен берләштерүче эре федераль компания вәкилләре белән очрашуда хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт, шулай ук иҗтимагый оешмаларның һәм бизнесның бу процессларда катнашуы турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советында хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру турында фикер алыштылар
Фото: Татар-информ

 

Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова, «Четыре Лапы» компаниясен оештыручыларның  берсе Дмитрий Цыпин катнашты. 

"Депутатларга еш кына хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында мөрәҗәгатьләр килә, – диде Фәрид Абдулганиев, очрашуны ачып. – Хәзерге вакытта республикада якынча 115 мең эт исәпләнә, шуларның 73 меңе теркәлгән. Саннар үзләре сөйли. Сезнең компания турында, әлбәттә, бик яхшы беләм, сезнең эшчәнлектә социаль җаваплылыкның яхшы үрнәген күрәбез,  уртак эшне дәвам итәрбез дип ышанам".

 

Хайваннар белән эш итү мәсьәләсе буенча парламент системалы рәвештә һәм республика халкы белән тыгыз аралашып эшли. Бу мәсьәлә сессияләрдә һәм профильле комитет утырышларында берничә тапкыр каралды. Тиешле законнар базасы булдырылды. Узган елның декабрендә ул хайваннарны вакытлыча тоту пунктлары турындагы төзәтмәләр белән тулыландырылды, ә быелның октябрендә республика Дәүләт Советы Россия Хөкүмәте Рәисенә бультерьерларга нисбәтле һәм аларның хуҗалары өчен мәҗбүри социаль адаптация курсы буенча мөрәҗәгать юллады.

 

Өч ел дәвамында Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт культурасын үстерү проекты гамәлгә ашырыла, аның максаты – норматив база, инфраструктура, аңлату эшләре, шәһәр һәм туристлык сервисларын, профессиональ кинология һәм ветеринария бергәлекләрен, волонтерларны һәм йорт хайваннары тотучыларны берләштерелгән бербөтен экосистема төзү.

 

Агымдагы елның сентябрендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды проекты кысаларында «Четыре Лапы» федераль компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады, ул бөтен ил буенча инфраструктура, спорт һәм аңлату эшләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра.

Татарстанда компаниянең кайбер социаль проектлары гамәлгә ашырылган инде. Аерым алганда, июль аенда Иннополиста каникросс узды, Казан шәһәренең Таулар-Әмәт урманында каникросс буенча бушлай күнегүләр оештырылды. Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә даими рәвештә «Помоги дворняге» приютына ярдәм күрсәтелә. Ишегалларында ачык лекцияләр һәм балалар белән очрашулар уза.

 

«Четыре Лапы» компаниясен оештыручыларның берсе Дмитрий Цыпин билгеләп үткәнчә, якын арада компания этләр белән шөгыльләнү һәм уеннар өчен мәйданчыклар төзергә, Татарстан Республикасы Шәһәрләрен үстерү институты һәм идарәче компанияләр белән берлектә брендлы дог-бокслар урнаштырырга планлаштыра.

Фәрид Абдулганиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда Шәһәрләрне үстерү институты белән берлектә беренче адым ясалган инде. Республикада бу эшне дәвам итәргә һәм тәкъдим ителә торган социаль, агарту һәм аңлату проектларына хайваннар белән җаваплы мөгамәлә итү өлешендә ярдәм итәргә әзерләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре