Артистларның чыгышларын зал тулы тамашачы алкышларга күмде. Сәхнәдә Кавказ халыкларына гына хас булган күтәренкелек, рух хөкем сөрде.
Дагыстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле республикада 1935 елда оешкан. Хәзерге вакытта алар – Россиядә генә түгел, дөньякүләм танылган коллектив. Аргентина, Төркия, Австрия, Германия, Франция, Испания кебек илләрдә дә чыгыш ясыйлар. Ансамбль Дагыстанда яшәүче Кавказ халыкларының биюләрен бииләр, җырларын җырлыйлар. Аларны Казан тамашачысына да тәкъдим иттеләр. Шулай ук татарча җыр да өйрәнгәннәр. Концертта Гүзәл Уразова репертуарыннан «Килче яныма» җыры яңгырады.
Концерт ахырында «Шәрык базары» фестивале генераль продюсеры, Р.Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд директоры Рифат Фәттахов Дагыстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә матур чыгышлары өчен рәхмәт белдереп, сәхнәгә чәчәк бәйләме чыгарды. «Һәр ел саен фестиваль барышында без берәр республиканың мәдәният көнен уздырабыз. Узган елларда ул Башкортстан, Чечня Республикаларына багышланган иде. Быел Дагыстан Республикасы мәдәнияте көнен үткәрәбез. Шул уңайдан республика җитәкчелеге үзенең визит карточкасы булган берәр коллективны җибәрә. Дагыстан җитәкчелегенә үзләренең дәүләт җыр һәм бию ансамблен юллаган өчен зур рәхмәт. Бүгенге концертта без әлеге җирлекнең бар матурлыгын, анда яшәгән халыклар мәдәниятенең үзенчәлеген, Кавказның рухи көчен профессиональ сәнгать аша күрдек», – дип белдерде Рифат Фәттахов.

«Шәрык базары» «Россия–Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале 21 ноябрьдә Гала-концерт белән төгәлләнәчәк. Ул быел бишенче тапкыр оештырылды. «Шәрык базары» Татарстан Рәисе ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эгидасында уза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез