«Нефтехимик» һәм «Авангард» командалары арасындагы уенны 4,5 меңнән артык җанатар карады. Алар боздагы киеренке көрәшне күзәтү белән бергә төрле экологик чараларда да катнаштылар. Быел әлеге экоматч беренче тапкыр «Яшел ут» муниципаль экологик программасы кысасында узды.
Янга кала
Бу сезонда хоккей матчлары углерод нейтральлеге үзенчәлегенә нигезләнә. «Нефтехимик» командасының үз бозында үткәрелгән уеннары вакытында бүленеп чыккан парник газлары җитештерү процессында ресурсларны янга калдыру хисабына компенсацияләнәчәк. Экологик яңалыклар җанатарларга да кагыла: Боз сараенда пластик шешәләр җыю өчен СИБУРның махсус тартмалары урнаштырыла.
– «Нефтехим» – республикада әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендә күп эш башкаручыларның берсе. Җитештерү куәтләре арткан саен, биредә экологик башлангычлар да киң колач ала. Алар арасында калдыкларны заманча эшкәртеп, икенчел чимал алу, биологик чистарту корылмаларын масштаблы реконструкцияләү кебек чаралар бар. Моннан тыш, калдыклар полигоннарын яңарту һәм су әйләнеше тулысынча йомык булган яңа җитештерү объектлары төзү буенча да зур эш башкарылды. Болар барысы да ташландык суларны сулыкларга агызуга тулысынча чик куя, – дип билгеләп үтте Росприроднадзор федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров.
Өч сәбәп – бер матч
Экоматч көне очраклы сайланмаган. Ул өч истәлекле вакыйганы берләштерә. 15 ноябрьдә Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Нәкъ бер ел элек, 2025 елның шул ук көнендә, СИБУР ярдәме белән Түбән Камада Татарстанда беренче Экойорт ачыла. Ә 14 ноябрьдә «Түбән Кама Нефтехим»га һәм шәһәргә нигез салучыларның берсе Николай Лемаевның туган көне билгеләп үтелә.

– Без үткәнгә хөрмәт белән карап, киләчәкне кайгыртып эш итәбез. Яңа проектларыбыз нәтиҗәле, имин булырга һәм экологик таләпләргә җавап бирергә тиеш. Алар киләчәк буыннар өчен дә әһәмиятле. Быел шәһәр өчен иң мөһим эшләрнең берсе – биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүне тәмамлау. Бу – шәһәр халкына, бигрәк тә яшьләргә һәм балаларга юнәлтелгән инвестиция. Агачлар утырту, балык маймычларын суга җибәрү – шәһәр һәм хакимият белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программалар, болар барысы да шәһәр халкын берләштерә, Түбән Каманың экологик хәлен яхшыртуга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте «Нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов.
«Яшел ут» экологик программасы хакимиятне, сәнәгать предприятиеләрен һәм җәмәгатьчелекне әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләштерә. 2027 елда аның кысасында өч юнәлешне – чаралар оештыру, инфраструктураны үстерү һәм оештыру эшләрен колачлаган 21 чара үткәрү планлаштырыла. Алар арасында Тунгуча елгасыннан яңгыр суларын шәһәрнең биологик чистарту корылмаларына юнәлтү, «ЭкоБокс» икенчел чимал кабул итү пунктларын ачу, агачлар утырту, экологик экскурсияләр, фестивальләр һәм акцияләр уздыру каралган.
Капкач кына түгел бу
Уен башланырга бер сәгать кала «Нефтехим Арена»га керү урынында хоккей өчен гадәти булмаган чират хасил булды. Җанатарлар яраткан командаларының киемнәрен киеп кенә түгел, ә пластик шешә капкачлары тутырылган капчыклар күтәреп тә килгәннәр. «Нефтехимик» командасының тугры җанатары Зоя Кузьмина ире белән бергә ун килограммга якын пластик капкач җыйган. Хоккей белән аны ире таныштырган, ул Түбән Кама командасы өчен 30 елдан артык җан ата. Ул чакта уеннар әле ачык һавадагы хоккей мәйданчыкларында уза торган булган.
– Капкачларны бер ел буе җыйдык. Гаиләбездә табигатькә сакчыл караш тәрбияләнгән. Табигать кочагына ял итәргә барсак, үзебездән соң гына түгел, безгә кадәр булган кешеләрдән калган чүп-чарны да җыеп китәбез, – ди Зоя Кузьмина.
Җанатарлар өчен җиде төрле экологик мәйданчык әзерләнгән иде. Хоккей экипировкасы күргәзмәсендә алар шлем, алка, кәшәкә һәм башка кирәк-яракларның нинди полимерлардан җитештерелүе белән таныштылар. «Төгәл пас – дөрес эшкәртү» уенында исә калдыкларны сортларга аеруда осталыкларын сынадылар: төрле материалдан ясалган әйберләрне «Пластик», «Кәгазь» һәм «Башка калдыклар» дип билгеләнгән капкаларга кертергә кирәк иде.
Моннан тыш, җанатарлар ясалма интеллект фотобудкасында экоматч темасына истәлекле фотога төшеп, шәһәр картасыннан икенчел чимал кабул итү пунктларын эзләделәр. Зур уен автоматында исә хоккей сөючеләр экологик сораулар язылган шарларны тотып, дөрес җаваплары өчен бүләкләр алдылар.
Кунакларга пластикны җыю һәм сортларга аерудан алып, аның яңа әйбергә әверелүенә кадәрге юлын күрсәткән интерактив уен да әзерләнгән иде. Боз сараенда икенчел чимал җыю пунктлары да эшләде. Нәтиҗәдә, 100 килограммнан артык пластик капкач җыелды.
Гаилә белән
Хоккей бәйрәме театрдан башланды. Түбән Кама яшь тамашачы театры артистлары «Нәкъ менә шул урын» экологик спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Спектакльнең премьерасы быел май аенда СИБУР ярдәме белән узган иде.
Шайбаны символик рәвештә уенга «Нефтехим»ның мономерлар заводы директоры, «ЭкоГаилә» корпоратив бәйгесе призеры Илнар Локманов кертте. Гаилә традициясенә тугры калып, Илнар Илгиз улы матчка балалары белән килгән иде.
– Мин «Нефтехимик» өчен күп еллар җан атам. Үзем кечкенәдән көрәш белән шөгыльләндем, олы улым Нурислам «Нефтехимик» футбол командасында уйный. Ә кече улым Рамазан хоккейчы булырга хыяллана. Ул инде тимераякларын да сайлап куйды, дүрт яше тулуын һәм хоккей белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлауны түземсезлләнеп көтә, – дип сөйли Илнар Локманов. – Кызларым Наилә белән Динә дә – хоккей җанатарлары. Алар да безнең белән матчларга еш йөриләр.
Руслан Галимов та кызы Әминә белән «Нефтехимик»ның үз бозында узган уеннарын калдырмаска тырыша. Әминә Рамазан белән яшьтәш. Матч алдыннан әнисе аның яңагына бүре рәсеме ясаган. Иң яраткан хоккейчың кем, дигән сорауга кызчык, уйлап та тормыйча: «Барысы да!» – дип җавап бирә.
– Кызым белән дүрт экологик активлыкта катнашырга өлгердек. Бигрәк тә барлык станцияләрне узгач биреләчәк брелок ошады, – дип елмая Руслан Галимов.
Барыбыз да оттык
Россиянең төрле шәһәрләреннән Омскиның «Авангард» командасына җан атарга аның тугры җанатарлары да килгән иде. Әйтик, Надежда һәм Алексей Чирковлар Рязань шәһәреннән килгәннәр. Түбән Камага кадәр автомобиль белән 11 сәгать ярым юл үткәннәр. Матчның экологик тематикага багышланганын алдан белмәүләренә генә үкенәләр: белсәләр, Рязаньнан да пластик капкачлар алып килерләр иде.

– Матчларның берсен дә калдырмыйбыз, – ди Чирковлар. – Сезнең экоматчтан бик канәгать калдык! Үзебез дә калдыкларны аерым җыю һәм табигатьне саклау яклы, шуңа күрә бу тема безгә бик якын. Икенчел эшкәртүнең нечкәлекләре турында күп яңалык белдек. Бигрәк тә пластикның төрле маркалары һәм аларның кайда кулланылуы турында мәгълүмат бирелгән стенд ошады.
Бу матчта уңыш «Авангард» ягында булды: очрашу кунакларның 5:1 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Әмма тематик матчка килгән һәркем отты – җанатарлар үзләре белән яңа экологик белемнәр һәм файдалы гадәтләр алып кайтып киттеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез