Газетага язылу

Мал бәласе: чир таралу сәбәпле, тиешле документлары булмаган терлек сатып алу кыйммәткә төшә

Быел Татарстаның өч районында мөгезле эре терлекләрдә бруцеллез авырулары ачыкланган. Беренче очрак апрельдә Әлмәт районының Ямаш авылында теркәлгән булса, тагын икесе ноябрьдә Яшел Үзән районының Ивановское авылы һәм Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә табылган.

Мал бәласе: чир таралу сәбәпле, тиешле документлары булмаган терлек сатып алу кыйммәткә төшә
Фото: Татар-информ

Моннан тыш, ел башыннан Татарстанда котыру авыруының 34 очрагы теркәлгән, 20 муниципаль районда карантин чаралары кертелгән.

Авыру ишек шакый

Журналистлар белән очрашуда Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин авызыннан кисәтү сүзләре аз яңгырамады. Аның сүзләренчә, республикада аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар буенча киеренке вазгыять урнашкан. Сүз бруцеллез һәм котыру авыруы турында бара. Бруцеллез Татарстанның төрле почмакларында шәхси хуҗалыкларда ачыкланган. Әлмәт һәм Бөгелмә районында авыру мөгезле эре терлекләргә йокса, Яшел Үзән районында инфекция сарыкларда табылган.

Инфекцияле хайваннарда авыру билгеләре тиз генә күренми, шуңа күрә дә ул терлек арасында үзен сиздерми тарала. Сөтне кайнатып эчмәгән яки итне тиешле дәрәҗәдә эшкәртмәгән очракта авыруны кеше дә йоктыра ала. Агрофирмаларда инфекцияне транспорт һәм хуҗалыклар арасында йөрүче кешеләр таратырга мөмкин. Бүген алыпсатарлар аеруча куркыныч тудыра. Арзанлы терлеккә кызыгып, алар имин булмаган төбәкләрдән йорт хайваннарын түбән бәядән сатып ала. Әлбәттә, документлары булмый, дөресен әйткәндә, авыл кешесе дә ул хакта уйлап бетерми. Шулай итеп, авыру терлек хуҗалыкка килеп керә.

– Терлекләрнең һәр партиясенә ветеринария таныклыгы булырга тиеш. Авылларга мөгезле эре терлек сатарга килүчеләрдән дә документларны сорау комачау итми. Йогышлылыгы югары булуга карамастан, бруцеллез үзе аеруча куркыныч авырулар исемлегенә керми, – ди Габделхак Мотыйгуллин. – Авыру хайваннар махсус ит комбинатларына җибәрелә. Әлмәт һәм Бөгелмә районнарыннан авыру терлекләр озатылды инде. Узган якшәмбедә Яшел Үзән районыннан ит комбинатына 140 баш терлекне алып киттеләр, калган өлешен якын арада эшкәртүгә җибәрәчәкбез.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, республика хуҗалыкларында һәр көнне биш мең тоннадан артык сөт савалар, шуңа күрә ветеринария куркынычсызлыгы – беренче урында. Теләсә кайсы хуҗалык ябык режимда эшләргә тиеш, машиналар өчен дезинфекция барьерлары һәм эшчеләр киемнәрен алыштыра торган бүлмәләр булдыру кирәк. Яңа мал сатып алганда, аларның һәр партиясен ветеринария идарәсе белән килештерү һәм бер ай карантинда тоту сорала. Әмма спикер билгеләп үткәнчә, бу чаралар барлык хуҗалыкларда да үтәлми.

Ярдәм булмый

Агрофирма тиешле документлары булмаган терлек сатып алган очракта авыру килеп чыга икән, тиешле түләүләргә өмет итә алмый. Мисал буларак Габделхак Мотыйгуллин «Лаеш» кошчылык комплексына бәйле вазгыятне искә алды. Анда кош гриппы таралу аркасында 450 мең кош юк ителгән. Тикшерүләрдән соң ветеринария режимы бозылганлыгы ачыклана. Нәтиҗәдә алар тиешле түләүләрдән колак кага.

– Административ җаваплылыктан тыш, Россия Җинаять кодексының «Ветеринария кагыйдәләрен бозу» дигән 249 маддәсе дә бар. Хокук бозу авыру таралуга китерсә, хуҗаларга 120 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр иреген чикләү яный, – ди белгеч.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина үз чиратында, республикада бруцеллез теркәлгән районнарда хайваннар янында булган 20 гә якын кешенең медицина күзәтүе астында торуын әйтте. Аның сүзләренчә, бруцеллез һәм котыру кебек авырулар кешеләр һәм хайваннар өчен уртак авыру булып тора. Кеше авыруны хайваннан гына йоктыра ала. Бу инфекцияләр кешедән кешегә күчми. Профилактиканың төп чаралары – терлекләрне караганда һәм асраганда санитария нормаларын үтәү.

Котыру

Габделхак Мотыйгуллин котыру авыруына аерым тукталды. Ел башыннан республикада 34 авыру очрагы теркәлгән, 20 районда карантин кертелгән.

– Вирусны төп таратучылар – төлкеләр. Авыру хайваннар авылларга килә һәм мәче, этләрне тешли. Шулай итеп вирус йорт хайваннарына йога. Быел мәче һәм этләрдә котыру авыруының 12 очрагы теркәлде. Бу авырудан хайваннарны бары тик вакытында прививка ясатып кына саклап калып була, – ди Габделхак Мотыйгуллин.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, котыру авыруыннан кешеләргә дә, хайваннарга да дәвалау чаралары юк. Республикада кешеләр арасында авыру соңгы тапкыр 2014 елда теркәлгән. Һиндстанда ял иткәндә Татарстан кешесен эт тешли. Ләкин ул вакытында хастаханәгә мөрәҗәгать итми. Кайткач инде соң була. «Барлык йорт хайваннарын теркәргә һәм, һичшиксез, котыру авыруына каршы прививка ясатырга кирәк. Бу этләргә генә түгел, мәчеләргә дә кагыла», – ди Любовь Авдонина. Эт яки мәче тешләгән икән, 90 көн эчендә алты укол ясатырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре