Газетага язылу

Яшь кулларда: «Безнең заман» фестиваленең гала-концерты узды, җиңүчеләр билгеле

Сәхнәдә алма төшәр урын да юк: аны тырыш һәм сәләтле яшьләр биләп алган. Сәхнә алды, ян-яктагы баскычлар да тулы. Алар – төрле оешмалардан җыелган сәнәгать эшчеләре, юл иминлеге белгечләре, табиблар, иҗтимагый-сәяси өлкәдә эшләүчеләр… Һөнәрләре төрле булса да, аларны сәхнәгә карата булган мәхәббәт берләштерә. Бүген монда Кубок һәм 500 мең сум акчага кем лаек икәнлеге ачыкланачак!

Яшь кулларда: «Безнең заман» фестиваленең гала-концерты узды, җиңүчеләр билгеле

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр фестиваленә багышланган матбугат утырышында: «Россиядә мондый фестивальләр бүтән юк», – дигән иде. Фестивальнең гала-концертыннан моңа чын-чынлап инанып кайттык.

– Узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны ике тапкыр артты: барлыгы 2500 дән артык гариза килде. Бүген 21 команда 4 номинациядә көч сынаша. Яшьләр өчен әлеге фестиваль – иҗади сәләтләрен ачу мөмкинлеге. Сәхнә – уникаль урын, бер менгән кеше аны ташлый алмый, – диде Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XIV ачык республика телевизион фестивале үзенчәлекле: ул быел халыкара дәрәҗәгә чыкты. Чарада Татарстан оешмаларыннан тыш, Удмуртия Республикасыннан, Казахстан, Беларусь һәм Төркиядән килгән катнашучылар бар.

– Фестивальнең масштабы, дуслык һәм кунакчыл мохит таң калдырды. Удмуртия делегациясе, Казахстан, Төркия вәкилләре белән дә дуслаштык. Без туган илебез турында белорус телендә җыр алып килдек. Ул шулай атала да – «Туган Беларусь», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты «Минскэнерго» оешмасыннан Екатерина Ильютик.

Концертның беренче өлеше күбрәк татар милли җыр-биюләреннән торды. Программаны «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең бию коллективы «Шома бас» белән ачып җибәрде. Төркиядән килгән Сыла Айдын төрек телендә җыр бүләк итте. «Татнефть» Профсоюз» егетләре Хәния Фәрхи репертуарыннан «Кунак егет» җырын үзгәртеп, «Кунак кыз» җырын башкардылар.

Тамашаның аерым өлеше Ватанны саклауга багышланды. «Завод «Элекон» иҗат коллективының «Кайту» этюды, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе вәкилләренең «Будем защищать» («Яклаячакбыз»), «Биектау коммуналь челтәрләре»ннән килгән Фәндүс Гыйльметдинов башкаруында «Язлар сары түгел» җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге тетрәндергеч чыгышлардан соң залда утыручыларның күзләренә яшьләр тулды. 

Чара барышында хезмәт кешесенә, икмәккә, туган җиргә дан җырладылар. Зур бәйрәмгә әверелгән фестивальнең ахырына иң тәмлесен калдырганнар: бу өлештә сәхнәгә шаян җыр-биюләр, театраль күренешләр чыкты. «Түбән Кама «Нефтехим» СИБУР оешмасы яшьләрен аерым билгеләп үтәсе килә. Аларның «Волга» машинасында Иделгә кадәр» дип аталган  чыгышы тамашачыны җанландырып җибәрде. «Эх, нигә азакка калдырганнар икән», – дип уйлап утырдым. Программаны «Без бербөтен» җыры белән Удмуртия Республикасыннан килгән «Элеконд» АҖ яшьләре тәмамлады.

Концертны башлап җибәргән «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе командасы гран-при яулады. Аларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Татарстан Рәисе Кубогын һәм 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды.

– Әлеге фестивальнең мохите үзенчәлекле. Ул яшь эшчеләрне берләштерүнең, аларның һөнәри һәм иҗади үсешенең нигезе булып тора. Ул корпоратив рухны ныгыта, сәләтле кеше үзен җитештерү эшендә дә, иҗатта да күрсәтә ала торган оешманың брендын формалаштыра. Бу юнәлештә «Безнең заман» фестивале – сәләтле эшче яшьләрне тәрбияләү буенча республикада иң уңышлы проектларның берсе. Аларсыз нәтиҗәле сәнәгатьне дә, тотрыклы икътисадны да күз алдына китереп булмый. «Безнең заман» –Россиядә халыклар бердәмлеге, ә республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган чараларның матур дәвамы. Ул безнең хезмәт сөючән күпмилләтле илебезнең байлыгын күрсәтә. «Безнең заман» фестиваленең киләчәге зур, – диде Фәрид Абдулганиев чыгышында.

«Безнең заман герое» кубогына Казан дары заводы командасы лаек дип табылды. Ә «Безнең заман хәзинәсе» исемен Горбунов исемендәге Казан авиация заводы яшьләре алды. Чара «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән тәмамланды. Һәркем – үз оешмасының корпоратив киемендә, кулларында – оешманың әләме, ә йөрәкләрдә – горурлык хисе.

Яшьләрнең күзләре янып тора. Аларның көчле энергетикасы бер генә тамашачыга да тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Моны сәхнәгә бүләкләргә чыккан һәркем ассызыклады. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин исә хәтта җырлап та җибәрде:

«Работа у нас простая,

Работа наша такая –

Славить страну родную

И нету других забот».

Язманы Татарстан буенча федераль инспектор Сергей Байдинның сәхнәгә чыккач әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Яшьләр – безнең киләчәгебез», – дип әйтергә яратабыз. Әмма мин зур ышаныч белән әйтә алам: яшьләр – безнең бүгенгебез».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре