Газетага язылу

Авылдан чыкмасын: ришвәт эшсез дә, пенсиясез дә калдыра

Ялган килешүләр төзеп, акча алып яталар, мәнфәгатьләр кисешү турында оныталар, чит илдә байлык тоталар. Журналистларга республикада муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәш турында сөйләделәр. Дәүләт биргән машинада үз эшләре белән чаптырып йөрүче җирлек башлыкларын да кисәттеләр.

Авылдан чыкмасын: ришвәт эшсез дә, пенсиясез дә калдыра
Фото: Татар-информ

Бу елның гыйнвар–сентябрь айлары нәтиҗәләренә караганда, республикада 16 вазыйфаи зат, ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат ителгән. Бу хакта Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша әйтте. Чагыштыру өчен: узган ел 9 түрә кәнәфиен бушаткан.

– Бу әйбәт күренеш түгел, әлбәттә. Чөнки без моның нәрсәгә китерүен беләбез. Кеше озак еллар җирле үзидарә органнарында эшләгән булса да, коррупциягә бәйле рәвештә эшеннән алынса, ул муниципаль хезмәткәр буларак өстәмә пенсия алудан мәхрүм ителәчәк. Бу – алар өчен бик катгый җәза. Ничек кенә булмасын, коррупциягә каршы көрәш законнарын үтәргә кирәк, – диде Равия Шрша. – 2026 елның тугыз аенда республикада коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 215 вәкаләтле зат җавапка тартылды. Узган ел андыйлар 323 кеше иде.

Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире сүзләренә караганда, җирле үзидарәләр – хакимиятнең халык һәр көн очраша торган баскычы. «Бу – юллар да, ишегаллары да, балалар бакчалары да, җир кишәрлекләре дә. Нәкъ менә бу дәрәҗәдәге вазыйфаи затларның намуслылыгына һәм вөҗданлылыгына таләпләр иң югары булырга тиеш», – диде Равия Шрша.

Татарстандагы 43 район һәм 2 шәһәр округында 4 миллионнан артык кеше яши. Аларның 23 проценты авылларда көн күрә. Салада яшәүчеләрнең 27 проценты – пенсионерлар, 21 проценты – балалар һәм үсмерләр, 56 проценты – эшкә сәләтлеләр. Республика муниципаль берәмлекләрендә 6769 муниципаль хезмәткәр, шул исәптән 106 башкарма комитет җитәкчесе бар.

Равия Шрша әйтүенчә, түрәләр өчен чикләүләр һәм тыюлар да гамәлдә. «Аларга эшкуарлык белән шөгыльләнергә, үзләренә, тормыш иптәшләренә һәм балигъ булмаган балаларына чит илләрдәге финанс инструментларыннан файдаланырга ярамый. Ни кызганыч, җирлек башлыклары арасында әлеге тыюларны үтәргә теләмәүчеләр дә очрый», – диде ул.

Мәсәлән, Зәй районында җирлек башлыгы күз буяу өчен физик зат белән машина йөртү һәм юл кырыен чистарту турында килешү төзегән. Кәгазьдәге хезмәтләр өчен физик зат акча алган һәм аны җирлек башлыгына тапшырган. Намуссыз җитәкчене эштән азат иткәннәр. Югары Осланда җирлек башлыгы хатынының берьюлы 27 чит ил компаниясе белән бәйләнештә булуы ачыкланган. 2024 ел нәтиҗәләре буенча гына да акцияләр әйләнеше 24 миллион сумга җиткән. «Җирле үзидарәләр дәрәҗәсендә чит илдәге активлар белән эш итү вазыйфадан азат итүгә нигез булып тора. Шуңа күрә якыннарыгызның нәрсә белән шөгыльләнүенә, нинди активлар сатып алуына игътибар итегез», – диде Равия Шрша. Чүпрәледә исә өч вазыйфаи затның эш машинасын үз максатларында файдалануы ачыкланган. «Кызганыч, мондый очраклар республиканың башка районнарында да очрый. Авыл җирлекләренә бирелгән муниципаль автомобильләр эш өчен генә булырга тиеш», – дип кисәттеләр матбугат очрашуында.

Районнарда җитәкчеләрнең үз вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәү очраклары да җитәрлек. Равия Шрша әйтүенчә, гади халык түрәләрнең эшләмәвен коррупциядән күрә. «Бер мисал китерәм: республика районнарының берсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Баксаң, алты ел буе бер мәсьәләне хәл итә алмыйлар икән. Аларга исә проблеманы аңларга да теләмичә, коры җавап биреп утыру белән генә чикләнгәннәр. Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров кушуы буенча урынга баргач, бу мәсьәләне тулысынча хәл итүгә ике сәгать вакыт җитте», – диде ул.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, республикада күп еллардан бирле эшли торган «Халык контроле» һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы кире элемтә мәйданнары үз эшенә бармак аша гына караучы түрәләрне ачыкларга да ярдәм итә. Бу елның ун аенда халыктан барлыгы 251 652 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Халыкны барыннан да бигрәк төзекләндерү һәм инфраструктура (35,4 мең мөрәҗәгать), юллар (28,5 мең), торак-коммуналь хуҗалык (7,4 мең) һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару (4 мең) мәсьәләләре борчый.

Социологик тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада яшәүчеләрнең 82,6 проценты хакимият органнарының коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге эшен уңай бәяли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре