Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Кардиолог инфарктка китерердәй төп хаталарны атап үтте

Безнең сәламәтлек 10-20 процентка гына медиклар тырышлыгына бәйле. Нәселгә бәйлелелек өлеше дә – шул чама.

Кардиолог инфарктка китерердәй төп хаталарны атап үтте

Сәламәтлеккә төп йогынтыны экология һәм үзебезнең тормыш рәвеше ясый. Соңгысының өлеше 50 процент һәм күбрәк тә тәшкил итә, дип санала. Йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлегенә дә тулысынча кагыла бу. Табиб-кардиолог, профессор Юлия Фролова «Российская Газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә киң таралган нинди фикерләрнең йөрәкнең сәламәтлеген кайгыртуга комачаулавы турында сөйләп үткән.

1. Гипертоникларга гына кан басымын даими үлчәп торырга кирәк.
Кардиолог әйтүенчә, дөрес фикер түгел бу. Һәр кеше 18яшьтән артериаль кан басымын үлчәп торырга тиеш, дип санала.

«Чынында кардиологлар өчен билгеле бер вакыт аралыгында – тәүлекнең төрле вакытларында, төрле хәлләрдә кан басымын үлчәү нәтиҗәләре (аларны язып барырга кирәк) күбрәк мәгълүмат бирә. Мондый язулардан тайпылышларның бармы-юкмы икәне, вакытлыча гынамы, әллә инде даими рәвештә шулаймы икәне аңлашыла. Моннан тыш еш кына “ак халаттан курку” синдромы белән очрашырга да туры килә. Табиб бүлмәсендә кан басымының – бер төрле, өйгә кайткач – бөтенләй икенче төрле булуын аңлата бу», – дигән профессор.

Кан басымын ничек дөрес үлчәргә соң? Профессор Фролова сүзләренә караганда, өй шартларында 3-7 көнлек уртача күрсәткечләр мөһим. «Яшьләрне, бер җирләре дә авыртмаганда, кан басымы көндәлеген алып барырга мәҗбүр итүе, әлбәттә, кыен. Әмма бу –  бик файдалы күнекмә, сәламәтлекне заманча кайгырту шуннан башлана», – дип басым ясап әйткән ул.

2. Төрле кешенең «рабочий» кан басымы – төрлечә.

Кан басымының югары күрсәткече 140, 150 мм булса да үзләрен әйбәт хис итүчеләрдән еш кына, бу минем “рабочий” кан басымы, нигә әле аны төшерергә, дигән сүзләр ишетергә туры килгәли. Мондыйлар югары кан басымының кан тамырларын бик тиз “туздыруын” аңламый.

«Хәтәр фикер бу, – дип кисәткән табиб. – Норма буенча, кан басымының югары күрсәткече 12-129 булырга, түбәнгесе – 80ннән артмаска тиеш. Кан басымын шушы аралыкта тоту инфаркт-инсульт куркынычын күпкә киметә. Гипертонияне юкка гына, «шыпырт үтерүче» дип атамыйлар. Ул сизермичә генә  сәламәтлекне таушата. Шуңа күрә кан басымы югары булып, үзен әйбәт хис итүчеләр дә дәваланырга тиеш», – дип аңлатып үткән кардиолог.

3. Яшь барган саен, кан басымы арта, һәм бу – нормаль күренеш.

«Өлкәнәя барган саен кан тамырларының сузылмалылыгы, чыннан да, кими: алар йөрәк куган канның тамыр тышчасына килеп бәрелүен йомшарту сәләтен акрынлап җуя, шуңа күрә кан басымы күтәрелә башлый. Ләкин бу хәлне норма дип санау – үлемгә тиң», – дип кисәткән табиб.

«Гипертонияне яшькә сылтап калдырырга ярамый. Табиббу очракта да кешегә, үзенә ярый торган дарулар һәм дозаларны сайлап, дәвалану билгеләргә тиеш. Дәваланмаганда, инфаркт-инсульт, аритмия килеп чыгарга, бөергә, күзләрнең челтәр катламына зыян килергә мөмкин», – дип билгеләп үткән белгеч.

4. Диспансеризация һәм чек-ап – вакытны бушка уздыру.

«Минемчә, соңгы елларда бу фикер үзгәрде: кешеләр сәламәтлеккә игътибарлырак була башлады, – дигән профессор. – Киресенчә, кайвакыт кайберәүләрнең кирәкмәгән анализлар тапшыруын, кирәкмәгән тикшеренүләр узуын да күрергә туры килгәли».

Йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеген тикшерү өчен түбәндәге анализлар һәм тикшеренүләрне узу  җитә.

Болар:

* гомуми кан анализы,

* шикәр һәм сидек кислотасы микъдарын билгеләү мөмкинлеге бирүче анализ,

*липидограмма (холестеринның микъдарын күрсәтә), ЭКГ һәм Эхо-ЭКГ,

* аяк һәм муендагы кан тамырларына УЗИ (холестерин югары булганда аеруча мөһим – холестерин төерчекләренең бармы-юкмы икәнен күрсәтә).

«Моннан тыш, планлы флюорография яки күкрәк читлегенә компьютер томографиясе, шулай ук корсак куышлыгы органнарына УЗИ  бик кирәкле тикшеренүләр булып тора. Беренче карашка, болары башка максатны күздә тота кебек. Ләкин мондый тикшеренүләр аорта аневризмасы кебек үтә хәтәр чирләрне вакытында ачыклау мөмкинлеге бирә», – дип билгеләп үткән белгеч.

«Сүз уңаеннан, заманча технологияләр организмның халәтен җиңел генә күзәтеп-барлап тору мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, фитнес-браслет, пульс ешлыгыннан алып, йокының озынлыгы һәм сыйфатына кадәр – барысын да «әйтеп» тора. “Әлбәттә, аның мәгълүматлары буенча диагноз куеп булмый, ләкин барыбер сәламәтлекне барлап торырга ярап куя», – дип йомгак ясаган сүзенә Юлия Фролова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре