Газетага язылу

Менүе дә, төшүе дә яман

Сәламәтлекнең какшавы турында чаң суга ул. Күтәрелсә, гәүдә сызлый, баш авырта, күзләрне ачарлык та хәл булмый, әле эсселәтә, әле калтырата. Мондый халәт гадәттә температура булганда күзәтелә. Кайчан дару эчәргә? Ә киресенчә, температураның төшеп китүе нидән булырга мөмкин?

Менүе дә, төшүе дә яман
Фото: ясалма фәһем

Кайчан күтәрелә?

Температура – тәннең җылылык күрсәткече ул. Аның күтәрелеп китүен игътибарсыз калдырырга ярамый. Кайберәүләр температуралары даими рәвештә 37 градустан югары булса да, әллә ни игътибар итми. Әмма бу – чаң сугарлык сәбәп. Температура югары булганда, эшне табибка күренеп, анализлар тапшырудан башларга кирәк. Коронавирус, ОРВИ, бронхит, пневмония кебек авырулар вакытында температура күтәрелү – гадәти күренеш. Аутоиммун авырулар, яман шеш, бактериаль, вируслы, паразитар авырулар, ВИЧ, аллергия, сепсис (кан агулану) вакытында, эчәклектә, калкансыман биздә җитешсезлек булганда, һәрвакыт стресс, невроз халәтендә яшәгәндә дә температура күтәрелә. Хатын-кызларда климакс башлангач та, йөклелекнең беренче өч аенда да күтәрелергә мөмкин.

Төшсә, куркынычмы?

Температураның 36,6 дан төшеп, мәсәлән, 35,5ләргә кадәр кимүе дә чир билгесе булырга мөмкин. Шуңа күрә югары түгел бит дип, игътибарсыз калдырырга ярамый. Температураның төшүе вегетатив кан тамырлары дистониясе, калкансыман биз, Адиссон авыруы вакытында, кандагы глюкоза күләме кимегәндә, гемоглобин төшкәндә һәм бөер өсте бизләре дөрес эшләмәгәндә дә күзәтелә.

Нишләргә ярамый?

Температура күтәрелеп авырганда, ул төшкәннән соң хәлләр җиңеләеп киткән төсле була һәм күпләр әле берничә сәгать элек кенә авырганнарын онытып җибәрә. Андый чакта киресенчә, азрак хәрәкәтләнергә, физик эш-күнегүләрдән тыелып торырга киңәш ителә. Мөмкин кадәр еш һәм күп итеп җылы су яки морс эчәргә кирәк. Күбрәк эчкән саен, температура тизрәк төшә. Бүлмәне даими җилләтеп, бүлмә һавасы артык коры булса, аны дымландырып тору кирәк. Шулай ук салкын компресс кую да хәлне җиңеләйтә. Әмма температура булганда эссе мунча, кайнар ванна керү, спиртлы компресслар ясау катгый тыела.

Кайчан дару эчәргә?

Температура бераз күтәрелүгә, аны төшерү өчен даруга үрелүчеләр дә бар. Аның күтәрелүе организмның вирус-бактерияләргә каршы көрәшүен аңлата һәм шуңа аны кинәт кенә төшермәвең хәерле. Ә менә 38,5 градуска кадәр һәм аннан да югарырак күтәрелә икән, тиз арада төшерергә кирәк. Юкса бу җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Әбиләр ысуллары ярыймы?

Температураны төшерү өчен дару урынына әбиләрдән калган халык медицинасы ысулларын гына куллану киңәш ителми. Чөнки составында шикәр булган төнәтмәләр һәм үләннәр куллану, компресслар кую тагын да начаррак нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Үләннәр белән дәваланганда төгәл дозасын белеп кулланмау, бигрәк тә аллергиядән интегүчеләргә зыян сала ала.

Кайсы градусник яхшырак?

Температураны терекөмешле градусник белән генә түгел, электрон градусник, авыз, маңгай, колакка куела торган махсус җайланмалар ярдәмендә дә үлчәп була. Аларның һәрберсен куллану нәтиҗәле. Өлкәннәргә терекөмешле градусник яхшы санала. Ул балаларның тән температурасын үлчәү өчен дә кулланыла. Ә менә сабыйларга электрон, имезлек сыман градусник куллану уңайлырак булыр.

Ашау да – дәва

Температура булганда бик ашыйсы килмәскә, яки киресенчә, ниндидер тозлы-борычлы ризыклар ашыйсы килергә мөмкин. Мондый вакытта яшелчә, җиләк-җимеш, чиста су, газсыз су, яшел чәй, яңа сыгылган сок, шулпа, парда пешкән ризыклар, җиңелчә ит, балык ризыклары, С витаминына бай ризыкларга өстенлек бирү файдага булыр.

Ә менә кыздырылган, майлы, авыр үзләштерелә торган, тозлы-борычлы, ысланган ризыклардан, ярымфабрикат, сөт ризыкларыннан, каһвә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартып торуың хәерле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре