Булачак генерал Василий Гордов 1896 елның 30 ноябрендә (12 декабрендә) Россия империясе Уфа губернасы Минзәлә өязенең Матвеевка авылында туган.
Ул 1915 елда – Беренче Бөтендөнья сугышында, 1918 елда – Гражданнар сугышында, 1940 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен генерал ике тапкыр Ленин ордены, өч тапкыр беренче дәрәҗә Суворов ордены, бер тапкыр беренче дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә. Ә 1945 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Василий Гордов сугыштан исән кайта, ләкин, кызганычка, ялган донос буенча аны халык дошманы дип, 1950 елда атып үтерәләр. Сталин үлгәннән соң, 1957 елда ул аклана.
Халык күңелендә мәңге җуелмас тирән эз калдырган бөек исем – Василий Гордовны без зурлап искә алабыз, аның исемен мәңгеләштерү буенча туган авылында бүгенге көндә күп кенә эшләр эшләнгән. Шуларны барлау максатыннан мин Матвеевка авылының күркәм кешеләре белән очрашып, кызыклы мәгълүматлар алдым.
Күтән түгел Матвеевка мәктәбенең башлангыч сыйныфларында гомерен укытуга багышлаган Фәйрүзә Соколова белән әңгәмә корып алдык.
– 2020 елның 7 маенда мәктәбебездә Василий Гордов истәлегенә музей ачылды. Бу истәлекле чарада мин дә катнаштым. Биредә фотосурәтләр, аның биографиясе, сугышчан юлы, бүләкләре турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар бар.

Музейны ачуда депутатыбыз Эдуард Кузнецов, «Агрокомплекс+» оешмасының генераль директоры Алмаз Шәрипов бик күп матди ярдәм күрсәткәннәр. Рәхмәт аларга. 2020 елда Минзәлә районы делегациясе, Мәскәүгә барып, генерал-полковник Василий Гордовның туфрагын пыяла капсулада алып кайтып, музеебызга тапшырганнар.
Василий Гордов – үз халкына һәм Ватанына хезмәт иткән, үз эшенә намус белән караган, күпләр өчен үрнәк генерал-полковник ул, – диде Фәйрүзә ханым.
Икенче әңгәмәдәшем 1994–2016 елларда мәктәп директоры булып эшләгән Татьяна Григорьева булды.
– Элек Иске Матвеевка авылы «Гигант» колхозына карый иде. 1987 елда авылыбызда Гордов исемендәге колхоз оешты. Иң беренче колхоз рәисе итеп тәҗрибәле җитәкче Рәсим Садыйков сайланды. Бик ихтирам итте аны авыл халкы. Аннан соң Евгений Куприянов, Рәйсә Зарипова, Илгиз Хәкимов, Фидәрис Вилданов, Фаил Гомәров эшләде. Ул елларны авыл гөрләп яшәде, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар да үткәрелә иде. Сагынып искә алам ул елларны! Василий Гордов туган авыл яшәсен иде әле!
Хәтерем ялгышмаса, 2014 елда урамыбызга герой исеме бирелде. Аңа кадәр документлаштырылган урам исемнәре юк иде. Урамыбыз киң һәм озын булгач, «Зур урам» дип йөртә идек. Василий Гордов исемен мәңгеләштерү буенча авылыбызда комплекслы эш башкарылды: урамнарыбызга ике яклап яктырткычлар куелды, юлларга асфальт җәелде.
Татар теле укытучысы Роза Вәлиева түбәндәгеләрне сөйләде:
– 2018 елда Минзәлә ветераннар советы рәисе Павел Петров инициативасы белән мәктәпнең икенче каты коридорына Василий Гордов истәлегенә мемориаль такта эленде. Ә 2023 елның апрелендә мәктәп бинасы фасадында Мактау тактасы ачылды. Язулар татар һәм рус телләрендә. Мактау тактасын ачу хокукы 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров һәм Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимировка бирелде. Әлеге чарада авыл халкы, укучылар, мәктәп коллективы катнашты. Бик күп кунаклар да килгән иде.
Авылыбызның үзәгендә Василий Гордов исемен мәңгеләштерә торган тагын бер тарихи һәйкәл тора.
– 2023 елның маенда Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге язылып куелган һәйкәл яңартылды һәм «Агрокомплекс+» оешмасы директоры Алмаз Шәрипов ярдәме белән Василий Гордовка бюст ачылу тантанасында мин дә катнаштым. Вакыт узу белән бөек исем онытылмасын, киресенчә, халык телендә хөрмәт һәм горурлык белән әйтелә торган кадерле, сөекле исемгә әверелсен иде, –диде авыл советы сәркатибе Светлана Фатыйхова
Тарихта җуелмас исемнәр...
Василий Гордов – шуларның берсе. Хезмәтен хөрмәтләп яшик! Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Мондый олпат затлар бүген дә яшиләр, яшәрләр... Хәтердә, йөрәктә, тарихта...
Бездән соң килгән буыннар да онытмасын иде! Каһарманнарыбыз турында истәлекләрне кадерләп сакласыннар иде дигән теләктә калам.
Зифинә Вәлиева.
Минзәлә районы, Иске Матвеевка авылы
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез