Келәм урыны
Идәнгә җәелгән келәмгә карагыз. Карават астында аркылыга урнаштырылып, тумба янында «тәмамлана» икән, бүлмәнең түбәнге өлешен «кисеп», кечерәйтеп калдырачак. Аны матрасның ике ягыннан да 40–50 сантиметрга чыгып калырлык итеп, буйга җәяргә кирәк. Бүлмә шундук иркенәеп, озынаеп калачак.
Иң шәп пәрдә
Тәрәзә белән бер биеклектә тимер боҗраларга эленгән пәрдә, стенаны «кисеп». түшәмне тәбәнәк итеп күрсәтә. Иң яхшысы – кәрнизне түшәм астына ук диярлек (5 см чамасы калдырып) урнаштырып, бәйләвечле пәрдә элеп кую. Тагы да күркәмрәк, баерак күренсен өчен, идәнгә бераз гына тиеп торуы (1–2 см чамасы озынрак итеп тегәргә) кирәк.
Комод
Биек тар комод аз урын алып торса да, күзләргә рәхәтлек бирми. Багана кебек тырпаеп тора, янәшәсендәге буш стенасы тагын... Йокы бүлмәсенә тәбәнәк һәм киңрәк комод кирәк. Беренчедән, стена «пеләш» булмаячак. Икенчедән, киң өслегенә рамкалы фотолар, вак-төяк әйберләр өчен тартма, хушбуйларны матур итеп тезеп куярга мөмкин.
Тумба
Ачык киштәләре гадәттә китап, зарядка, пульт ише вак-төяк белән тулып, җыйнаксызлыкка китерә. Киштәгә кәрзин яки тартма куеп, барысын да шунда тутырсаң, бүлмә чиста-пөхтәгә әйләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез