Газетага язылу

Ноябрьдә чәчәм

Ноябрьдә чәчәм
«Татар-информ»

Кашкарыйны (астра)  кышка чәчеп калдырсаң әйбәт. Беренчедән, кышын түбән температурада табигый стратификация (язын туфракка керткәнче, уянсыннар өчен, (орлыкларны суыткычта тоталар, бу стратификация дип атала) узып, язын берсе дә калмыйча тишелеп чыга. Икенчедән, көзен чәчү язгы бер эшне киметә. Өченчедән, кышка чәчеп калдырылган кашкарый гадәттәгедән ике-өч атнага иртәрәк чәчәк ата.

Орлыкларны ноябрь башларында, туфрак бераз туңгач кына чәчәргә кирәк. Юкса җылытып җибәрсә, тишелеп чыгарга һәм өшергә мөмкин.

Нурания Ситдыйкова. Казан

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре