Шулай ук тулы метражлы фильм буларак кинотеатрларда да карап булачак. «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән «Илһам» фильмының ике сериясен татар зыялыларына һәм журналистларга тәкъдим иттеләр.
Без белгән Илһам Шакиров
Уникаль осталык үзәгендәге зал халык белән тиз арада тулды. Фильмда төшкән артистлар, «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе иҗат төркеме генә түгел, тамаша кылырга килгән һәркем үзгә бер дулкынлану кичерде дип уйлыйм. Чөнки монда утыручылар арасында күпчелек – Илһам Шакировның җырларын тыңлап үскән, концертларына йөргән, үзе исән чакта аның белән аралашкан кешеләр. Кемнәрдер аның тамашачы белмәгән серләрен дә истәлек итеп йөртә. Легендар җырчының арабыздан киткәненә әле 7 ел гына. Без аның төртмәле шаян сүзләрен, тавышын да яхшы хәтерлибез. Ә фильмда нинди Илһам Шакировны күрербез? Анда без белгән, хөрмәт иткән бөек җырчыбыз образы сакланырмы? Күңелгә менә шундый икеләнү катыш уйлар килгән арада фильм башлана. Киң экранда чем кара бөдрә чәчле, мәһабәт гәүдәле, ыспай киенгән, инде мәртәбәле исемнәргә лаек булырга өлгергән, яшьлек дәрте ташып торган Илһам Шакиров пәйда була. Әлбәттә, беренче мизгелдә фильм герое белән чын җырчы арасындагы охшаш якларны эзләп, чагыштырып утырасың. Бу – тамашачыда була торган гадәти халәт. Ләкин бик тиздән экрандагы Илһам без белгән, күңелебездә саклаган, яраткан бөек җырчыга әверелә. Моны инде фильмның уңышы дияргә кирәк.
«Илһам» фильмын төшерүчеләр җырчы белән 20 елдан артык янәшә булып, аңа ярдәмләшеп яшәгән Илһам Хаҗиевны үзләренә консультант итеп чакырганнар, эш процессында киңәшкәннәр. Сериалны карарга ул да килгән. «Илһам абый бөек шәхес иде. Бу исемне ул исән чагында ук йөртте. Үзенең Шакиров икәнен белеп яшәде. Ләкин беркайчан да масаймады. Ул тормышта тыныч кеше иде. Марсель Мөсәвиров аның холкын ачып бирә алды. Фильмда әнисенә булган җылы мөнәсәбәте дә бик әйбәт күрсәтелгән», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Илһам Хаҗиев.
Кадерле пиджак
Сериалда җырчының шәхси әйберләре дә кулланылган. Артист өстендәге шакмаклы пиджакны Илһам Шакиров Финляндиядән алып кайткан булган. «60 еллык пиджакны кадерләп сакладым. Марсель Мөсәвировка да таман гына булды», – ди Илһам Хаҗиев. Шулай ук фильмда җырчының шәхси сәгате, савыт-саба һәм башка әйберләрен дә кулланганнар. Илһам Хаҗиев тагын бер кызыклы факт белән уртаклашты. Сериалда Илһам Шакировка фатир бирелгән күренеш тә бар. Алар әнисе белән шәһәр үзәгендә Тукай һәйкәле артында урнашкан йортка күчә. Фильмны төшерү процессы шул ук йортта һәм җырчы яшәгән подъездда узган. Бу очракта бәхеткә дип әйтик, андагы фатирларның берсе буш һәм ул совет чорындагы кебек сакланган, ремонт ясалмаган. Хуҗалары кино төшерүчеләргә каршы килмәгән.
«Кулак малае»
«Илһам» фильмында җырчының балачагын Самат Вәлиуллин зур осталык белән башкара. Нәкъ менә аның уены Илһам Шакировның сабый чактан күңеленә сеңеп калган кичерешләрен, сагышын ачарга ярдәм итте дә. Әле бик яшь булса да, Саматта актерлык осталыгы бар. Эчке кичерешләрен ул күз карашы аша чыгара белә. Монда режиссерның да, шулай ук операторның да эше игътибарга лаек.
Самат Вәлиуллин – тамашачыга телевидение һәм радио алып баручысы буларак яхшы таныш Луиза Закированың улы. «Бу съемкалар бик авыр узды. Кышның иң салкын көннәрендә, 30 градуслы суыкта Самат урамнан көне буе диярлек кермәде. Бүре белән төшергән эпизоды бик авыр бирелде. Җәйге съемкалар да иң эссе көннәргә туры килде. Образның барлыкка килүендә Илһам абыйның җырлары булышты. Ул аларны бик күп тыңлады. Бергә интервьюларын карадык. Актерлар белән режиссер Рамил Гәрәев оста эшләде. Аның ярдәме белән бу роль менә шундый дәрәҗәдә барлыкка килде», – дип кадр артындагы серләр белән бүлеште Луиза Закирова.
Әтисе Гыйльметдиннең бер гаепсезгә халык дошманы дип төрмәгә ябылуы, биш бала белән калган әнисенең газаплары, сугыш елларындагы ачлык, абыйсының фронтта һәлак булуы, тегермәнгә он тарттырырга килгәч, тегермәнче Зәбирнең (бу рольне Камал театры артисты Айрат Арсланов искиткеч уйный), «кулак малае» дип, бер уч онсыз куып җибәрүе – болар барысы да кино сюжеты түгел, Илһам Шакировның үз башыннан узган хәлләр. Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова сүзләренә караганда, Илһам абый белән Әлфия апа балачакның шул ачы чорлары турында еш искә алып сөйләшә торган булганнар. «Илһам, әтиең репрессиягә эләксә дә, син әниең янында үстең. Ятим калып, балалар йортында тәрбияләнмәдең. Син бәхетле, Илһаметдин», – дип әйтә иде әни», – дип искә ала кызы Зөлфия. Ул шулай ук сериалның консультанты булган.
Илһам белән Әлфия мәхәббәте
Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованы, икесе дә яшь җырчы буларак, филармония җитәкчелеге бер төркемгә куша (Әлфия Авзалова ролен Камал театры артисты Алинә Мөдәррисова уйный). Алар бергә гастрольләргә йөриләр. Җырчыларга 15 кеше алдында да, соңрак алма төшәрлек тә урыны булмаган, халык белән шыгрым тулы залларда да җырларга туры килә. Сериалда бик кызыклы бер күренеш бар: Башкортстанга баргач, беренче көнне алар буш залга концерт куялар. Икенче көнгә дә билетлар аз сатылган. Илһам белән Әлфия көндез базарга чыгып керергә булалар. «Әни, базарда йөрергә бик ярата иде», – ди Зөлфия Авзалова. Шунда йөргәндә аларны бер хатын-кыз танып ала. Сөйләшә торгач, Әлфия Авзалова базар уртасында кычкырып җырлап җибәрә, халык шау-гөр килеп кул чаба. Ә кич белән алар тулы залга концерт бирә. Менә шундый сәфәрләр ике җырчыны дуслаштырып кына калмый, якынайта да. Сериалда алар арасындагы мөнәсәбәт саф, чын хисләр белән бирелгән һәм иҗат төркеме бу темага сак кагылган. Мондый мезансценадан Зөлфия Авзалова да канәгать калган. Алинә Мөдәррисова уенын да ошаткан ул. «Әни холкын бирә алды», – ди. Ә ни өчен Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова бергә була алмаган? Сериалда тамашачы үзе өчен җавабын табар.
«Илһам» фильмында җырчының тагын бер мәхәббәт кыйссасы бирелә. Илһам Шакиров Финляндиягә баргач, андагы татарлар белән аралаша һәм шунда яшәүче Рәхилә исемле татар кызына гашыйк була. «Син – минем дөньям. Миңа синең белән рәхәт. Андый рәхәтлекне әнием чәчемнән сыйпаганда тоям, шулай ук җырлаганда миңа рәхәт», – ди Илһам Шакиров. Язмыш Илһамны Рәхилә белән дә аера. «Ул Татарстанны бер нәрсәгә дә алмаштырмады, гастрольләрдән дә Казанына кайтырга ашыкты. Ул үз иленең патриоты иде. Беркайчан да бер милләт турында да начар сөйләмәде. Башка милләт кешеләре арасында дуслары да күп булды», – ди Илһам Хаҗиев.
«Бишле» куям
Тамашачылар фикерләрен дә исәпкә алыптыр, «Илһам» сериалын «Яңа Гасыр» каналы озынрак итеп күрсәтәчәк. Ул 45 минутлык өч сериядән тора. Чакырылган тамашачыга ике сериясен генә күрсәттеләр.
Тамашачы ничек кабул итте? Иҗат төркеме өчен иң мөһиме фильмнан соң әйтеләчәк фикерләр иде. Башта сүзне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов алды. Сүз уңаеннан, әлеге проект комиссия ярдәмендә тормышка ашырылды.
«Ике сәгатькә якын күз яшьләре аша, сагыш белән карадым. Безнең инде сериаллар төшерү буенча тәҗрибәбез бар иде. Ләкин Илһам ага турында фильм төшерергә карар кылынганнан соң шикләнеп калдым. Әлегә кадәр авторлар уйлап чыгарган образларны күрдек, ә монда бит үзебезнең арада яшәгән, иҗат иткән Илһам абый образы, бөек шәхесебез. Аны нәкъ үзе кебек бирергә кирәк. Ничек булдырырлар икән, дип уйладым. Бик көчле фильм килеп чыкты. Без дә үсәбез икән. Татарстан кино сәхнәсенең киләчәге бар һәм иҗат төркеменә «бишле» билгесе куям», – диде Марат Әхмәтов.
«Илһам» фильмын «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе генераль директоры Алинә Сөләйманова җитәкчелегендәге команда төшерде. Сериалның куючы режиссеры – талантлы егет Олег Кондрашов. «Без командабыз белән әлеге фильмга эш итеп карамадык, бу безнең миссиябез иде. Илһам Шакировның үзен күрмәсәм дә, аның җырларын тыңлаганым, аның турында ишеткәнем бар. Ә сериалны төшерү барышында мин аның феномен булуын аңладым», – ди Олег Кондрашов.
Командага куючы оператор итеп кайчандыр ТНВ каналында эшләгән, кино да төшергән һәм бүген Мәскәүдә төрле жанрлардагы фильмнарны төшерүче кинооператор Рәфыйк Галиевны чакырганнар. Ул монтаж эшләрендә дә булышкан. Чын профессионал кулы кадрларда да, утлар куелышында да нык сизелде. Сериалда оператор карашы аша вакыйгаларны көчәйтә торган вак детальләр отышлы кулланылган. Рәфыйк Галиев татар киносын үстерү буенча үзенең кайбер фикерләрен дә җиткерде. «Бу – татар киносын үстерүдә бер этап. Мине әлеге проектка чакыруларына бик шатмын. Федераль үзәктә төшерелә торган фильмнар бюджеты белән чагыштырганда күпкә кечкенә финанслар белән эшләнсә дә, команда үз эшен сыйфатлы итеп башкарды, күп нәрсәләргә өйрәнде. Сериалның өченче сериясе тагын да көчлерәк. Татар киносы алга бара. Ләкин үсеш өчен республика эчендә генә калырга ярамый, Россия экраннарына чыгу юлларын табарга кирәк. Татарстан турында белсеннәр, карасыннар өчен русча да тавышландырырга, халыкара фестивальләрдә дә катнашырга кирәк», – дип белдерде кинооператор.
Сценарий авторлары – Рөстәм Галиуллин һәм Илдар Кыямов. Аларга да эш процессында сценарийны берничә тапкыр үзгәртергә туры килә. Илдар Кыямов Илһам Шакиров белән гастрольләрдә йөргән кеше буларак, аның холкын, кеше белән аралашу манераларын, кызыклы хәлләрне, аның истәлекләрен яхшы белә. «Сценарийны яза башлаганда ук моның никадәр зур эш икәнен аңлаган идек. Ләкин менә шушы залда утырганда һәм хәзер генә үз өстебезгә нинди зур җаваплылык алганлыгыбыз барып җитте. Бу фильмны без йөрәгебез аша үткәреп эшләдек, шушы фильм белән яшәдек. «Илһам» фильмы халкыбызның да күңеленә үтеп керсен һәм алга таба үсеш өчен бер адым булсын иде», – дип теләде Рөстәм Галиуллин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез