Кемдер туган теленә охшашлык эзли, кемдер җирле мохитне ошата, ә кемдер балачактан күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыра. Барысы бергә үз телен белмәгән татарларга үрнәк күрсәтә.
Готье Мукуна Татарстанга 2015 елда Африканың Конго Республикасыннан күченеп килә. Социаль челтәрләрдә татарча җырлаган видеосы белән җәлеп итте ул.

Җырларны төрле чараларда, бәйрәмнәрдә башкара. Баксаң, Готье татар телен нәкъ менә җырлар аша өйрәнә икән. «Татар мәдәниятенә кереп китәсем килде. Иң яхшысы – телне җырлар аша өйрәнү, дип уйладым. Җиңел түгел. Гарәп алынмаларын истә калдырам, ә татар сүзләренең яңгырашын һәм тәрҗемәсен татар дусларымнан сорыйм. Шулай текстның мәгънәсенә төшенәм, аны ятлыйм. Халыкка да җырлавым ошый кебек, башка милләт кешесенең татарча җырлавы аларга кызык», – ди 42 яшьлек егет. Готье алга таба татар телендә иркенләп сөйләшергә, котлауларны да татарча сөйләргә тели. Иң яраткан җыры – «Сандугач». «Бу җыр бик дәртле, аңа рәхәтләнеп биеп була», – ди ул. Быел бу җырны да банкетларда җырларга уйлый.
Нгамбо Каяве – Замбиядән, лувале милләте вәкиле. Ул татар егетенә кияүгә чыга һәм татар авылында яши.
Татарлар белән туган телләрендә аралашу теләгеннән, гореф-гадәтләрне, телне хөрмәт иткәнгә, татарча өйрәнә. Кызлары да өч тел белеп үсә. Телне гаиләсе, дуслары белән аралашып өйрәнә. «Татар телендә җенесне белдерүче «он», «она», «оно» ишеләр юк, барысына карата да «ул» сүзен кулланалар, шунысы да рәхәт. Ә иң авыры – кайбер авазларның яңгырашы: тыңлап торганда барысы да бер үк кебек тоела. Элек мин бөтен татарлар да бер телдә, бертөрле сөйләшә, дип уйлый идем. Монда килгәч, диалектлар барлыгын, кайсы төбәктә яшәвенә бәйле рәвештә телнең яңгырашы үзгәрүен белдем», – ди Нгамбо Каяве. Аның татарча иң яраткан сүзе – «әйе».
Гөлҗәһан Уктамова – үзбәк кызы, аңа 23 яшь. «Базарда йөргәндә, әбиләр татар кызы дип уйлап, минем белән татарча сөйләшәләр иде.
Ә мин аларга җавап кайтара белмим. Бервакыт дус кызым татар теле курсларына язылуын әйтте, мине дә чакырды. Ризалаштым, бәлки базарда ташлама ясый башларлар, – дип елмая кыз. – Безнең телләр бик охшаш. Шуңа күрә миңа телне өйрәнү, туган телем белән чагыштыру, охшаш якларын табу, яңгырашы кызыклы иде».
Ул татар телен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Дулкын» үсеш үзәгендә өйрәнә. Телләр якын булгач, Гөлҗәһан көнкүрештә еш кулланыла торган сүзләрне җиңелрәк истә калдыра. «Иң авыры – әйтелеш. Татар телендә сүзләрнең әйтелеше үзбәк теленнән шактый аерыла. Кайвакыт буталып, үзебезчә әйтәм, – ди кыз. – Телне өйрәнә башлагач, ешрак татарча сөйләшүчеләрне тыңлап торам, аларны аңларга тырышам. Аңласам, сөенәм. Татарча китаплар укыйм. Әбиләр белән дә татарча исәнләшә башладым, – ди ул. Гөлҗәһанның яраткан сүзләре – «мин сине яратам» һәм «матур».
40 яшьлек Маргарита Әйтмөхәмбәтова – казах кызы. 2022 елда гаиләсе белән Әстерханнан Казанга күченәләр.
Татар теленә, мәдәниятенә гашыйк булалар. Ире Илдар белән КФУның татар теле курсларына язылалар. Кызларын «Сәләт Алмагач» татар мәктәбенә биргәннәр, уллары да мәктәптә татарча яратып өйрәнә. «Балаларыбыз җирле мәдәният белән танышсын, ияләшсен, дип теләдек. Үзем, ни кызганыч, казах телен белмим. Әмма тамырлар барыбер үзенекен итә: татар телен өйрәнү авыр бирелә, димәс идем. Әлегә сүз байлыгы җитми, шунысы гына авыр, – ди Маргарита. – Мондагы мәдәният, гореф-гадәтләрне яратабыз, хөрмәт итәбез. Элек татар театрларына баргач, рус теленә тәрҗемә белән колакчын алсак, хәзер ансыз да аңлыйбыз. Татарча тапшырулар карарга, радио тыңларга яратабыз. Җырлар да тыңлыйбыз, мәсәлән, Салаватның иҗаты ошый. Башка шәһәрләрдән дусларыбыз килсә дә, «шундый матур», диләр, аларга да татарча җырлар кызыклы».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез