Газетага язылу

Тарихта калачак

«Бердәм Россия» партиясенең республика төбәк бүлеге Секретаре итеп Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиевны сайладылар. Төбәк бүлегенең Казанда узган конференциясендә төп яңалык әнә шул булды. Элеккеге җитәкче Фәрит Мөхәммәтшин бу вазыйфаны 2003 елдан бирле башкарды. Аңа яңа бүләк – «Бердәм Россия» Рәисенең Мактау грамотасын тапшырдылар.

Тарихта калачак
Фото: tatarstan.ru

Делегатларга Рөстәм Миңнехановтан сәламләү сүзләрен Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров җиткерде. «Шәхсән үз исемемнән һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән уртак эш өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Партиянең төбәк бүлеге Фәрит Хәйрулла улы җитәкчелегендә оешканнан бирле республикада үз позицияләрен ныгыта барды. Аның абруе –төгәл эштә, республика халкын борчыган реаль мәсьәләләрне хәл итүдә, хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә, барлык ихтыяҗларга игътибарлы булуда иде. Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Татарстанның әйдәп бара торган иҗтимагый-сәяси көче булып кала. Партия илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Җитәкчелек тарафыннан салынган стандартлар, команда төзелеше традицияләре киләчәктә дә сакланачак һәм эшчәнлек өчен терәк булачак, дип ышанам», – дигән Татарстан Рәисе. 

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында бу вазыйфага ничек алынуын искә төшерде. «Безнең партия оешмасы үсте, көч туплады, шәһәрләрдә һәм районнарда төрле дәрәҗәдәге сайлауларда җиңде, район башлыклары – партия оешмалары секретарьлары бу эштә актив катнаштылар. Ихлас күңелдән бу еллардагы ярдәм өчен зур рәхмәт әйтәсем килә! Сезгә уңыш телим!» – дип рәхмәт белдерде ул үзенең партиядәшләренә. Узган биш елга хисап ясаганда халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү – партия эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеше икәнен дә ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә 24 952 кеше ярдәм алган. Җирле бүлекләр 43 072 кабул итү һәм башка чаралар уздырган,  91 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда Татарстанда Минтимер Шәймиев елы узасын да искә төшерде. «Һәрбер партия әгъзасы өчен бу вакыйга чын мәгънәсендә әһәмиятле, тирән мәгънә белән тулы: ул безнең тарихи юлыбызга булган хөрмәтебезне һәм киләчәк алдындагы җаваплылыгыбызны берләштерә», – диде ул.

Конференциядә катнашкан Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Жуков, үз чиратында: «Бүгенге конференция зур эшкә йомгак ясау һәм алдагы бурычларны билгеләү генә түгел. Бу әле исеме тулы бер чор белән бәйле кешегә – Татарстанда гына түгел, бөтен илдә яхшы таныш шәхескә рәхмәт әйтү өчен яхшы сәбәп тә. Аның дәүләт эшендә, сәясәттә тәҗрибәсе, абруе, профессиональлеге, туган җиренә тугрылыгы тирән хөрмәткә лаек», – диде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, партиянең төбәк бүлеге үсешенә керткән зур өлеше өчен Александр Жуков Фәрит Мөхәммәтшинга «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Мактау грамотасын тапшырды. Мондый югары бүләк партия тарихында беренче тапкыр бирелә.

Александр Жуков партиянең Татарстан төбәк бүлеге эшен югары бәяләде. Ул Татарстанда партия, башкарма хакимият, муниципалитетлар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар тыгыз хезмәттәшлектә эшли торган модель төзелүен билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез: ике атна элек Фәрид Абдулганиевны төбәк бүлеге Секретаре вазыйфасына тәкъдим итүне партия рәисе Дмитрий Медведев та хуплады. Ул кандидатның тәҗрибәсе һәм компетенцияләре җитәрлек булуын билгеләп үтте һәм партия бүлекчәләре булган кече торак пунктларга, авылларга аерым игътибар бирергә чакырды. Конференциядә партиянең төбәк бүлеге Секретаре вазыйфасына Фәрид Абдулганиевтан тыш Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев та дәгъва итте. Делегатлар парламентның бүгенге җитәкчесен сайлады. Ул барлык тавышның 87 процентын җыйды.

– Мин эстафетаны катлаулы вакытта кабул итеп алам. Сайлаучыларыбызның өметләре никадәр югары булуын, республика, тулаем ил алдында торган бурычларның никадәр масштаблы булуын аңлыйм. Бу социаль программаларны гамәлгә ашыру, СВОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү, икътисадны үстерү һәм, ниһаять, республикабызда яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфатын күтәрү. Безгә кешеләр белән элемтәләрне югалтмаска кирәк. Бу җаваплылыкны сезнең белән бергә үз иңнәребезгә алабыз, – дип билгеләп үтте Фәрид Абдулганиев.

Дәүләт Советы Рәисе партия әгъзаларына ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, бу эшнең зур дәрәҗә һәм җаваплы булуын ассызыклады.

«Без үсеш һәм тотрыклылык курсын дәвам итәчәкбез», – дип ышандырды Фәрид Абдулганиев.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре