Ничек башлана?
Эшкә барырга чыккач, үтүкне сүндердемме дип баш вату, кибеткә кергәч, нәрсә алырга теләгәнеңне хәтерли алмау, берничә минут элек бик мөһим тоелган эш турында бөтенләй оныту хәтерсезлек башлану билгеләренә ишарәли. Үзең игътибар итмәсәң дә, яндагы кешеләр моны сизәргә мөмкин.
Яшьләрдә хәтерсезлек кан тамырларында ниндидер хилафлыклар булганда, озакка сузылган инфекцион авырулар кичергәннән соң күзәтелергә мөмкин. Берничә ел элек киң колач алган коронавирустан соң да хәтер начараюдан зарланучылар артты. Көн дәвамында урыннан кузгалмый утырып эшләүчеләр, гомеренең һәр буш вакытын телефонда үткәрүчеләр дә әлеге бәладән интегә.
Бик каты егылганда, баш бәрелгәндә, хәтер начарлана. Ул зыян күргән вакытта түгел, ә тора-бара килеп чыгарга мөмкин. Хәтер начараюдан бала тапкан хатын-кызлар, шулай ук наркоз алган яшьләр дә зарлана. Тик яшь организм тиз арада тернәкләнеп, хәтер элеккеге халәтенә кайта да ала.
Эндокрин системасындагы кимчелекләр, шикәр чире, кан тамырлары авырулары, муен остеохондрозы шулай ук хәтер начараюга китерергә мөмкин.
Дәвалап буламы?
Хәтерсезлекне дәвалау өчен, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Махсус дәвалау курсы – кан тамырларын ныгыта, кан йөрешен яхшырта торган препаратлар ярдәмендә аны рәткә китерергә мөмкин. Шулай ук Омега-3, фолий кислотасы, D, В группасы витаминнары да хәтерне яхшырту өчен файдага булыр. Тимер җитмәү дә хәтерсезлеккә китерә. Шуңа күрә анализлар биреп, организмга җитмәгән витамин һәм микроэлементларны ачыклап, аларны куллану яхшы нәтиҗә бирер.
Ничек яхшыртырга?
Хәтерне витаминнар һәм дарулар белән генә түгел, ә кайбер гамәлләр белән дә ныгытырга мөмкин. Хәтерсезлектән интегүчеләргә моңа кадәр башкармаган эшләрне эшләп карау да ярдәм итә, ди белгечләр. Мәсәлән, үзегез эшләгән өлкәгә карамаган һөнәр үзләштерү яки яңа шөгыль табу файдага булыр. Математик фикер йөртүчегә бөтенләй дә ят булган чит телләрне өйрәнә башларга мөмкин. Мондый вакытта баш миенә моңа кадәр кулланылмаган нейроннарын эшкә җигәргә туры килә. Шулай ук шигырь, әсәр яисә дога ятлау да хәтерне яхшырта.
Гадәттә – сәбәп
Кайбер әллә ни куркыныч тоелмаган гадәтләр дә хәтер начараюга сәбәп була.
Тәмәке тарту. Никотин куллану сәбәпле, баш миенең кан тамырлары кысыла, андагы нерв күзәнәкләре үлә һәм күзәнәкләрдә кислородка кытлык башлана. Шунлыктан кешенең хәтере начарлана, игътибары кими.
Баллы ризык ярату. Шикәрне еш һәм күп куллану, дөрес туклануны санга сукмау да хәтерне начарайта. Күп шикәр ашаудан баш миенең күләме, бигрәк тә аның хәтер өчен җаваплы өлеше кечерәю ихтималы зур.
Исерткеч эчемлекләр куллану. Ул организмда матдәләр алмашы бозылуга китерә, шунлыктан хәтер начарлана, уйлау сәләте кими.
Фастфуд һәм каплы камыр ризыклары ашау. Аларны әзерләгәндә кулланылган трансмайлар хәтерсезлеккә китерә торган Альцгеймер авыруы килеп чыгу куркынычын арттыра.
Йокы режимы бозылу һәм артык күп мәгълүмат белән башны тутыру (бигрәк тә социаль челтәрдә утыручыларга кагыла) хәтер начарлануга китерә.
Артык борчылу. Даими борчылып йөрү, еш стресс кичерү, депрессия кортизол күп эшләнеп чыгуга китерә, ә ул исә баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итеп, хәтер начараюга сәбәп була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез