Газетага язылу
  • Фото: Ясалма фәһем

Көчлеләрне дә җиңә

Көчле затларның өчтән бере аннан интегә. Аның аеруча 20–45 яшьлек ир-атлар арасында киң таралуы хафага сала. Ир-егетләрнең сәламәтлеге турында бөтенләй дә кайгыртмавы хәлне тагын да катлауландыра, ди табиблар. Сүзебез простатит турында. Ничек сакланырга һәм аннан котылып буламы?

Көчлеләрне дә җиңә

Сәбәбе һәм билгеләре

Простатит – гади тел белән әйткәндә, мәни бизенең ялкынсынуы дигән сүз. Ул ике төрле – кискен һәм хроник була. Әлеге авыру күп очракта организмга инфекция эләгү аркасында килеп чыга, шулай ук эчәклек таякчыгы кебек бактерияләр дә аңа сәбәпче булырга мөмкин. Простатит шактый вакыт җенси мөнәсәбәтләрдә булмаган, туңган, аз хәрәкәтләнгән, эч катудан интеккән, еш кына исерткеч эчемлекләр кулланырга яраткан ир-атлар арасында очрый.

Простатитның кискен төре күзәтелгәндә, тән температурасы 39–40 градуска кадәр күтәрелергә, тирләргә, хәлсезлек күзәтелергә, эчнең аскы өлеше авыртырга, кече йомышны башкару кыенлашырга мөмкин. Хроник простатит вакытында эчнең аскы өлеше белән беррәттән бил, касык, җенес әгъзасында да авырту күзәтелә. Простатитның мондый төре вакытында көчле зат кече йомыш белән ешрак йөри һәм җенси тормышында да кыенлыклар туа.

Чарасын күрмәсәң...

Белгечләр әлеге авыруның яшәрүен дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, начар гадәтләр булу һәм тәртипсез җенси тормыш алып баруга бәйләп аңлата.

Кискен простатит, вакытында ачыкланып, тиешенчә дәвалану булмаганда, аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ир-атланың мәни бизе үлекләп, сидек юллары ялкынсынып, хәтта кече йомышын үти алмас дәрәҗәгә җитүләре бар. Хроник простатитны вакытында дәваламау исә көчле затның нәсел дәвам итә алу сәләтеннән мәхрүм итәргә мөмкин.

Дәвасы бар

Простатит белән авырганда бактериягә, ялкынсынуга каршы һәм иммунитетны ныгыта торган препаратлар кулланырга киңәш ителә. Шулай ук магнит терапиясе, бәрмә дулкынлы терапия кебек физиотерапия ысуллары куллану да яхшы нәтиҗә бирә.

Яман шешкә әверелмәсен

Простатитның яман шешкә китерүе фәнни яктан дәлилләнмәсә дә, вакытында дәваланмаган чирнең зур бәла китереп чыгару ихтималы барлыгы турында онытмаска кирәк. Күп очракта мәни бизендәге яман шеш нәселдән килә. Иллене узгач, аның барлыкка килү куркынычы бермә-бер арта.

Җылы яратмый

Машинадагы җылытыла торган утыргычлар ир-атның күкәйлекләренә тискәре йогынты ясый. Җылы сперматозоидлар сыйфатын һәм санын киметеп, тестостерон гормоны азрак бүленеп чыгуга да китерергә мөмкин. Әмма «мондый утыргычлар простатит китереп чыгара» дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Ә менә хроник простатиттан интеккән ирләрнең хәлен мөшкелләндерергә мөмкин.

Белеп тор!

Простатиттан саклану өчен гади генә киңәшләрне истә тоту да җитә.

  • Даими, әмма «тәртипле» җенси тормыш белән яшәргә.
  • Физик активлык турында онытмаска, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә.
  • Дөрес тукланырга, йокы режимын бозмаска.
  • Һава торышына карап киенергә, туңу, өшүләрдән сакланырга.
  • Авыруларны вакытында дәваларга, хроник төргә җиткәнен көтмәскә.
  • Җенси юл белән күчә торган – хламидия, микоплазма, гонорея кебек инфекцияләрдән сакланырга, аларны эләктергән очракта вакытында дәваланырга.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре