Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Икмәкне сәламәтлеккә зыян китермичә ничек ашарга? – Диетолог киңәшләре

Икмәк үзе зарарлы продукт булып тормый. Табиб-диетолог, нутрициолог Софья Кованова “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Икмәкне сәламәтлеккә зыян китермичә ничек ашарга? – Диетолог киңәшләре

Аның әйтүенчә, ул үзе ризыкны файдалы һәм зыянлыга бүлү ягында түгел. Шул ук вакытта, белгеч сүзләренә караганда, һичшиксез, тазарта торган яки килолап ашарга мөмкин булган икмәк юк.

Белгеч сүзләренә караганда, әлеге ризыкны сайлаганда күләменә, азык җепселләре күләменә, составы һәм калориясенә карарга кирәк.

“Мәсәлән, тупас тарттырылган оннан пешерелгән икмәктә клетчатка күп, гадәттә тамакны тизрәк туйдыра. Ә юка ләвәш он, су һәм тоздан гына тора. Ләкин монысының да зыяны юк”, – дип билгеләп үткән белгеч.

 Шул ук вакытта, диетолог әйтүенчә, икмәкне нәрсә белән ашау мөһим. Ләвәшкә сыр, майонез һәм май ягып кыздырасың икән, бик майлы, асылда буш (чистартылган) углеводлар кушылмасы килеп чыга.

Аның әйтүенчә, мондый ризык – гәүдәнең зифалыгын кайгыртучылар өчен түгел, чөнки бик калорияле. Ә менә ләвәшне яшел тәмләткечләр, яшелчә, ит белән бергә ашау – бөтенләй икенче мәсьәлә: бу очракта ул файдалы ризыкка әйләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре