Газетага язылу

Казанда суүткәргеч һәм канализация торбаларының 70 проценты тузган

Казан «Водоканал» инфраструктурасы 70 процентка тузган. Атна саен предприятие челтәрләрендә уртача 80 авария була.

Казанда суүткәргеч һәм канализация торбаларының 70 проценты тузган
Фото: kzn.ru

11 ай эчендә эшчеләр су белән тәэмин итү челтәрләрендә – 1024 аварияне, ә агынты сулар челтәрендә 149 чүп тыгылу очракларын җайга салган. Биш ел эчендә челтәрләрнең озынлыгы 250 чакрымнан артып китүгә карамастан, планлы төзекләндерү, махсус техниканы яңарту чаралары нәтиҗәсендә аварияләр саны уртача күрсәткечтән артмаган. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Водоканал» предприятиясе директоры Рөстәм Габделхаков сөйләде.

Су торбалары

Аның сүзләренчә, предприятие хезмәт күрсәтү зонасына Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарының бер өлеше, шулай ук Көек һәм Яңа Салмачы бистәләре дә керә. Биектау районында «Атмосфера» торак комплексын «Водоканал»га тоташтыру нәтиҗәсендә Дәрвишләр бистәсенең бер өлешендә суның сыйфаты яхшырган.

– Аварияләр буенча килгән барлык гаризаларны белгечләр чират тәртибендә эшкәртә. Өстенлек социаль объектларга: мәктәп, балалар бакчалары һәм поликлиникаларга бирелә. Инфраструктурага өстәмә йөкләнешне хуҗасыз челтәрләр тудыра, аларны предприятие ел саен суд карары буенча өстәмә финанслау бүлеп бирмичә баланска кабул итә. Сүз озак вакыт хезмәт күрсәтелмичә калган объектлар турында бара. Быел «Водоканал» балансына тагын 18 чакрым шундый челтәр кабул ителде, – диде Рөстәм Габделхаков.

Җитәкче әйтүенчә, төзекләндерү эшләре абонентларның шәхси сектордагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә үз белдеклеге белән тоташуы аркасында озакка сузыла.

– Мондый челтәрләр баланска проект документациясеннән башка тапшырыла һәм алар шәһәрнең топографик планшетларына төшерелмәгән була. Болар барысы да аварияләрне бетерү вакытына йогынты ясый, суны билгеле бер урыннарда гына сүндерергә мөмкинлек бирми, – дип билгеләде Рөстәм Габделхаков. – Быел гына да «Водоканал» белгечләре таләпләрне урап узып челтәрләргә тоташкан 800 йортны ачыклаган. Тикшерүләр даими үткәрелә. Закон нигезендә хокук бозучыларга штрафлар салалар, ә аерым очракларда рәсми шартнамә төзелгәнче хезмәт күрсәтелми.

Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, ел башыннан «Водоканал» 14 километрдан артык су торбаларын яңартты, шуларның өчтән бере – коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысасында башкарылды, дип билгеләп үтте.

– Челтәрләрнең тузу дәрәҗәсе югары булып кала, шуңа да вазгыять катлаулы. Тәүлегенә 80 авария булу – бик зур сан. Аңлашыла ки, челтәрләрнең гомуми озынлыгы да шактый, ләкин моңа сылтап кына тынычланырга ярамый, – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Рөстәм Габделхаков аңлатуынча, планлы ремонт һәм реконструкция нәтиҗәсендә аварияләр саны кискен артмаска тиеш. Аерым алганда, сүз тузган тимер-бетон коллекторларны ныграк һәм чыдамрак полимер торбаларга алыштыру турында бара.

– Агынты сулар челтәрләрен торгызу су белән тәэмин итү торбаларын ремонтлауга караганда күпкә чыгымлырак һәм күп вакыт таләп итә, шуңа күрә канализация коллекторлары зур тирәнлектә салына, – ди Рөстәм Габделхаков.

Яңача эшләү

Моннан тыш махсус техника паркын яңарту аварияләрне тиз арада бетерүгә ярдәм итәчәк дип көтелә. Соңгы ике елда предприятие автопаркының 10 проценты яңартылган. 2026 елда үз акчаларына 24 яңа махсус машина сатып алган булсалар, тагын алты «КамАЗ» автомобиле Татарстан бюджеты ярдәмендә капиталь ремонт узган. «Җитештерүчәнлек шактый югары булды, яңа җайланмалар 20 метр тирәнлектән чүпне кыска вакыт эчендә чыгарырга мөмкинлек бирә. Әгәр элек насослар 30–40 минут 8 куб суыртса, яңа җайланмалар 8–10 минут эчендә эшли ала һәм шул ук вакытта 10 куб чүп суырта», – дип сөйли «Водоканал» директоры.

– Без предприятиенең кул кушырып утырмавын күрәбез: җитештерүчәнлекне һәм аварияләрне бетерү тизлеген арттыра торган яңа техника сатып алына. Аерым алганда, юлларны җимерми һәм киң траншеялар казымый гына эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә торган технологияләр безнең өчен зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре