Катнашучылар «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары булган республика парламенты депутатларының муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарындагы депутат берләшмәләре һәм иҗтимагый хәрәкәт төркемнәре белән гражданнар мөрәҗәгатьләрен үтәү буенча үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» Югары советы әгъзалары Сарман аграр көллиятендә булдылар. Мәгариф учреждениесе 1975 елдан бирле эшли, 2015 елдан аңа икътисадның аграр секторы өчен урта звено белгечләре һәм квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча һөнәри белем бирү ресурс үзәге статусы бирелгән. Хәзерге вакытта көллияттә республиканың 10 районыннан 460 студент белем ала.
Биредә авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, зоотехния, пешекче һәм кондитер эше, авыл хуҗалыгы товалары җитештерү кебек юнәлешләрдә белгечләр әзерләнә. 2026 елдан мәгълүмати системалар һәм авыл хуҗалыгы өчен программалаштыру юнәлеше буенча да укыта башланганнар. Ике ел элек көллият «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча грантлар конкурсында җиңү яулаган.
Утырышны ачып, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ике район советында – Яшел Үзән һәм Сарман районнарында – «Татарстан – Яңа гасыр» депутат төркемнәре оештырылуын искәртте. "Бүгенге утырышны нәкъ менә монда уздыру очраклы түгел. Сарман районы барлык дәрәҗәдәге депутатларның халык белән үзара хезмәттәшлеге ныклы нигезгә салынган территорияләр рәтенә керә, һәм район тәҗрибәсе игътибарга лаек, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Өстәвенә биредә «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте депутатларының иң күп санлы төркеме эшли».
Утырыш кысаларында депутатлар халык белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
"Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – формальлек түгел, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу кешенең хакимият белән турыдан-туры диалогы, безнең карарларның кешеләрнең реаль ихтыяҗлары белән ни дәрәҗәдә туры килүен тикшерү. Хәрәкәтнең депутатлар корпусы да бүген яңача ныгытылган, дип тулы нигез белән әйтә алам. Узган 2025 елда Татарстан муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатларны сайлаулар узды. Меңнәрчә кешелек муниципаль депутатлар корпусын яңарту өчен хәрәкәтнең территориаль бүлекләре лаеклы кандидатлар әзерләде».
Парламентның Мактаулы Рәисе искәрткәнчә, 2025 елның 14 сентябрендә узган республика муниципаль сайлауларында «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте актив катнашты. 43 районда берләшмә вәкилләре муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп күрсәтелде. «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтеннән 159 депутат сайланган. Алар арасында 6 махсус хәрби операциядә катнашучы, 3 депутат «Бердәм Россия» партиясе исемлегеннән, 1 депутат үз-үзен тәкъдим итүче буларак сайланган.
"Болар барысы да – иҗат итү, Хәрәкәтнең һәм республика халкы мәнфәгатьләрен алга сөрү буенча җитди корал, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Һәм нәкъ менә шушы яңартылган, көч туплаган муниципаль челтәр бүгенге утырыш темасын аеруча актуаль итә: депутат итеп сайланган кешеләр сайлаучылардан мандат кына түгел, бәлки нәтиҗәле, системалы эшне таләп итә торган конкрет наказлар һәм мөрәҗәгатьләр дә алдылар».
Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа гасыр» депутат төркемнәренең урыннардагы ролен аерым ассызыклады. "Нәкъ менә алар кешеләргә иң якын торалар, авыл, урам, гаилә проблемаларын якыннан беләләр. Дәүләт Советы депутатлары, «Татарстан – Яңа гасыр» төркеме әгъзалары районнарга чыкканда, барыннан да элек, шушы челтәргә таяналар», – диде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин йомгак ясап, депутатларның татарстанлылар белән даими элемтәдә торуының мөһимлеген билгеләп үтте. "Республика халкын иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән тәэмин итү – безнең бурыч. Муниципаль дәрәҗәдә – авылларда, бистәләрдә, шәһәрләрдә кеше хакимият белән аеруча якыннан аралаша, кешеләрнең тулаем хакимияткә ышанычы нәкъ менә шушы эшкә бәйле», – дип йомгаклады сүзен парламентның Мактаулы Рәисе.
ТР Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов, утырышта катнашучыларны сәламләп, депутатлар төркеменең һәм депутат берләшмәләре әгъзаларының төп юнәлеше халык белән эшләү булуын билгеләп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда 166 граждан кабул ителгән, 361 мөрәҗәгать каралган. Ә 2026 елның беренче яртыеллыгында 223 мөрәҗәгать каралган.
«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте халык белән эшләүне үзенең төп өстенлеге итеп билгели. Хәрәкәт активистлары анда үзләренең төрле дәрәҗәдәге депутатлары, иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеге аша катнаша, – диде Артур Габделҗанов. –Депутатлар, бигрәк тә «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте вәкилләре белән берлектә идеяләрне һәм тәкъдимнәрне туплау, мөмкин булганча аларны идарә карарларына, закон чыгару инициативаларына әверелдерү – безнең бурыч».
Чарада катнашучыларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. «Хезмәттәшләребезнең белемнәрен һәм тәҗрибәсен һәрвакыт зур теләк белән үзләштерәбез һәм үзебезнең эш тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, – дип басым ясады Фәрит Хөснуллин. – Без ел саен илебез Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган илкүләм проектларда һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларында катнашабыз. Соңгы 5 елда программаларны гамәлгә ашыру кысаларында 10 млрд сумнан күбрәккә эш башкарылган. Алар барысы да безнең сайлаучылар фикерен исәпкә алып гамәлгә ашырылды һәм уңайлы яшәү, тулы канлы хезмәт һәм ял итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән».
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, берничә ел дәвамында актуаль проблемалар арасында Җәлил бистәсен җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү мәсьәләсе булган. Республика җитәкчелеге ярдәме белән гомуми бәясе миллиард сумга якын булган масштаблы эшләр башкарылган.
Район халкын борчыган тагын бер мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советы, аерым алганда депутат Марат Галиев ярдәме белән хәл ителгән. "Балаларның җәйге ялын оештыру буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Быел күптән көтелгән вакыйга булды – балаларны савыктыру лагереның яңа бинасы төзелде. Район өчен социаль әһәмияткә ия бу объектны төзелеш программасына кертү депутатыбыз Галиев Марат Һади улы тырышлыгы белән мөмкин булды. Барлык депутатларга да актив депутатлык эшчәнлеге, безнең инициативаларны хуплаулары һәм сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашырулары өчен зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте Фәрит Хөснуллин.
Югары совет рәисе урынбасары, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, җәмгыять эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге дәүләт сәясәтенә вакытында җавап бирү һәм төзәтмәләр кертү өчен Хәрәкәт ТР Дәүләт Советындагы «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме белән актив хезмәттәшлек итә. «Безнең партнерлык төрле чараларны бергәләп уздыруда, закон чыгару процессында катнашуда, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда чагыла», – диде ул.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте призына I Лига шәһәрләре һәм II Лига районнары арасында узган ир-атлар командалары арасындагы волейбол буенча чемпионат җиңүчеләренә «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте Югары советы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Күчмә утырыш кысаларында шулай ук Сарман районы башлыгы белән Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан комитеты арасында 2027-2029 елларга территориаль-тармак килешүе имзаланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез