Кайчандыр татар сынлы сәнгатенең классигы Бакый Урманче, таягына таянып, мари урманнарында Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музее бинасын төзер өчен агачлар сайлап йөргән. Биредә ул үзенең эшләре дә урын алачагына өметләнгән, ләкин теләктәшлек тапмаган... Соң булса да, әманәте үтәлде аның: Арча районының Яңа Кырлай авылында Тукайның Бакый Урманче иҗат иткән бюстын ачу тантанасы узды. Сынчының иҗатында Тукайга багышланган эшләнмәләр күп. Тик әлеге бюст – тәүгесе.
– Арча, әлбәттә, иң беренче чиратта Габдулла Тукайга бәйле. Быел аның 140 еллыгын билгеләп үттек: музейга реконструкция ясалды, яр буйлары төзәтелде. Яңартканнан соң туристлар артты, районга килгән һәркем бирегә Тукай эзләре буйлап йөрергә килә. Хәзер инде 150 еллыкка әзерләнә башладык. Бүген бюст ачылу – шушы ике дата арасындагы күпер ул, – диде Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Бакый Урманче яшь чагында Тукайны төрле чараларда үз күзләре белән күргән була, ләкин аның янына килергә кыймый. Шагыйрьнең вафатыннан соң, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә Урманче укыган төркемне Клячкин хастаханәсенә шагыйрьгә Коръән чыгарга җибәрәләр, шунда ул аны якыннан күреп кала. Бюстны да шушы күргәннәренә нигезләнеп, 1952–1954 елларда Алма-Атада яшәгәндә гипстан иҗат иткән.
– Бюст Бакый ага белән бергә төрле илләрне, ярты Россияне әйләнеп, 1958 елда Казанга кайта. Сынчы аңарчы Ташкент, Сәмәрканд, Мәскәүдә яши. Моңа кадәр бюст төрле күргәзмәләрдә торса да, бер генә музейда да урын алмаган. Күрәсең, шулай насыйп булган: бүген ул нәкъ менә безнең музейга килеп эләкте, – ди Габдулла Тукай музей-комплексы директоры Гөлнур Шәрәфиева.
Сынчының шәхси коллекциясеннән сакланып калган Тукай бюстын музейга аның улы – Айдар Урманче тапшырды. Моннан тыш, ул музейга шул чор экспонатларын – басу машинасын, хатын-кыз перчаткаларын һәм изү бүләк итте.
– Бюст бер остаханәдән икенчесенә күчеп йөрде һәм соңгы елларда әти яшәгән йортта саклана иде. Ул аны заказга түгел, үз теләге белән, күңел кушуы буенча ясаган. Әлбәттә, 70 ел эчендә гипс таушалган иде, без аны бераз яңарттык. Музейда Тукай чорыннан калган экспонатлар аз, шуңа күрә әлеге истәлекләрне бирегә тапшырырга булдым. Әти аларны үзе җыйган: күннән эшләнгән перчатка берәр затлы бай хатын-кызныкы булгандыр, изү – кул эше. Революциягә кадәр җитештерелгән татарча шрифтлы басу машинасы үзебезнеке: анда әни дә, мин дә текстлар, әсәрләр бастырдым, – диде Айдар Урманче. Ул музейны әтисенең кулы тигән иң кыйммәтле архитектура объекты, иң югары иҗади биеклеге, дип атады һәм музейның тарихи эскизларын тапшырды.
Билгеле булганча, Бакый Урманче – Габдулла Тукай музей-комплексының проект авторы. Алай гына да түгел, бинаны төзер өчен агачларны мари урманнарында үзе сайлап йөри. Бу эштә райком җитәкчесе Тимерхан Борһанов, колхоз рәисе Ленар Вәлиуллин һәм башкалар да катнаша. Бюст ачылу уңаеннан музейда «Чорлар чатында буыннар очраша» дип аталган очрашу узды. Биредә шул елларның тере легендалары – Бакый Урманченың шәкерте Әмир Заһиров, музей төзелгән чорда Яңа Кырлай мәктәбендә эшләгән Вальмир Абдуллин, Ленар Вәлиуллинның кызы – Казандагы Тукай музее фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова да катнаштылар. Ул елны кыш зәмһәрир салкын иде, Бакый Урманче таягына таянып, эшне, төзүчеләрне күзәтеп йөри иде, дип искә алалар.
– Институтны тәмамлаганнан соң, Сынлы сәнгать музеенда эшли башладым. Шунда Бакый Урманче белән таныштым. Ул мине үзенең остаханәсенә чакырды, аңа ярдәм итә, аның белән эшли идем. Бу музейны ясауда да катнаштым. Ул вакытта Бакый аганың шәхесен бәяләп тә бетермәгәнмендер, әмма хәзер аның кебек кешеләр әз булуын аңлыйм. Ул бик кешелекле, татарның асыл улы, милләтенең патриоты иде. Тарихны яхшы белә, гел эзләнүдә, өйрәнүдә иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Әмир Заһиров.
Айдар Урманче да әти-әнисен үзгә бер җылылык, соклану һәм рәхмәт хисләре белән искә ала.
– Әти белән әнинең тормышы, мөнәсәбәтләре минем өчен үрнәк. Минем хәзер андый гаиләләрне күргәнем юк. Иртән уянсам, алар бергә ашарга пешерәләр, җырлап утыралар иде. Миңа карата да мөнәсәбәтләре җылы иде. Әти белән беренче истәлекләр шул: миңа 5–6 яшь, әтием белән трамвайга утырып аның остаханәсенә бара идек. Ул мине тыныч, сабыр гына итеп эшкә өйрәтте. Әтидән гарәпчә язарга өйрәндем, «Аң», «Шура» журналларын, әдәби әсәрләрне укый, кириллицага күчерә идем. Остаханәдән кеше өзелмәде, үзем дә әтинең ясаганын карап утырырга ярата идем, – ди ул.
Бөек шәхесләребезнең эшен дәвам итүчеләр бүген дә бар. Чара кунаклары Арчаның сынлы сәнгать мәктәбендә «Агачтан уеп ясау» түгәрәгенә йөрүче укучыларның эшләнмәләрен күреп, моңа тагын бер кат инандылар. Мондый балалар булганда тарихи хәтеребез яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр.
Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез