Газетага язылу

Татарстанда «Хан мәчете» Ислам милли үзәгенең беренче ташы салынды

24 ноябрьдә Теләче авылында масштаблы проект – «Хан мәчете» Ислам милли үзәген тәкъдим иттеләр һәм тантаналы рәвештә аның беренче ташын салдылар.

Татарстанда «Хан мәчете» Ислам милли үзәгенең беренче ташы салынды
Автор фотолары

Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин ярдәме белән тормышка ашырыла. Максаты – татар халкының тарихи һәм рухи мирасын торгызу.

Ул юкка гына "Хан мәчете" дип аталмый: бина Бөек Болгардагы XIII гасыр Җәмигъ мәчетенә охшатып ясалачак. Үзәктә гарәп һәм иске татар телләрен өйрәнү, татар-хафизлар әзерләү сыйныфлары, шулай ук татар дин белгечләренең кулъязмаларын цифрлаштыру зоналары ачылачак, дип ниятлиләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре