Газетага язылу

Татарстанда питбайкка утырып мәктәпкә йөргән үсмернең әти-әнисенә җәза чарасы билгеләгәннәр

Казанның Имәнлек урамында яшәүчеләр питбайкка утырып мәктәпкә йөргән, еш кына аны күршедәге ишегалларында калдырып киткән үсмердән зарлана башлаганнар.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре йөртүченең Идел буе районы мәктәбендә 9 нчы сыйныфта укуын ачыклаган. Егеткә питбайкны әтисе сатып алган. Ир-ат әйтүенчә, мотоциклны алдын-артын уйлап сатып алган һәм монда бернинди дә закон бозу күрми.

Әнисе, үз чиратында, питбайкта балага мәктәпкә йөрү уңайлырак, дип, улын акларга маташкан. Үсмернең әнисен – вазыйфаларын үтәмәгән өчен, әтисен – йөртүче таныклыгына ия булмаган кешегә транспорт тапшырган өчен штраф билгеләгәннәр. Хәзерге вакытта  аңа карата җинаять эшен кузгату мәсьәләсе карала, дип яза “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре