Татарстанда физика, математика, информатика һәм химия укытучылары өчен акчалата бүләкләү шартларын үзгәртергә планлаштыралар.
Физика-математика профиле педагоглары өчен һәркайсы 344 828 сумлыкн 190 түләү карала. Яшь укытучылар 275 862 сумлык 50гә кадәр түләү ала алачак. Тагын бер номинация физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен кертеләчәк: аның буенча 103 448 сумлык 301 түләү каралган.
Физика-химия укытучылары өчен аерым түләүләр билгеләнәчәк. Бу категориядә 155 укытучыга 345 меңәр сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Яшь педагогларга 288 мең сумлык 50гә кадәр түләү каралган, дип яза Татар-информ.
Үзгәрешләр шулай ук бүләкләүгә дәгъва итүчеләрнең рейтинг исемлекләренә дә кагылачак: аларда урыннар саны яңа түләү лимитлары нигезендә артачак. Сүз Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре педагоглары турында бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез