Бу хакта Iran International җырчытның адвокаты Мостафа Нили сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, суд башкаручыны иҗтимагый әхлак бозуда гаепле дип тапкан. Сәбәбе 2024 елдагы чыгышы булган, ул вакытта җырчы хиҗабсыз чыгыш ясаган.
Басма билгеләп үтүенчә, Әхмәди җырларны җиңсез озын кара күлмәктән, чәчен капламыйча башкарган. Аның белән бергә сәхнәдә ир-ат музыкантлар да булган. Концерт тамашачыларсыз узган һәм интернетта трансляцияләнгән. Шул ук вакытта чыгыш Иранда хиҗаб кию таләпләрен һәм хатын-кызларның халык алдында җыр башкаруына чикләүләрне боза дип табылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез