Минем Татарстан Язучылар берлеге рәисе булган чагым. Шуңа күрә бу олы кунакларны Казаныбыз белән таныштыру, язучыларыбыз белән аралаштыру, гомумән, аларның көннәрен мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрүләрен оештыру миңа йөкләнде. Чыңгыз абый үзенең кече улы Эльдарны да алып килгән иде. Егерме бер яшьлек егетнең, шәһәребезгә сокланып, тарихи урыннарны исе китеп карап йөрүе күз алдымда тора. Шулай килеп чыкты: Чыңгыз абый белән Эльдар Сабан туена кала алмадылар. Бу чорда Чыңгыз Айтматов Европаның Бенилюкста (Бельгия, Нидерланд һәм Люксембург монархияләре берлеге) Кыргыз җөмһүриятенең илчесе булып эшли иде. Аңа, ниндидер кичектерелмәслек мәсьәләне хәл итү өчен, ашыгыч рәвештә Женевага очарга кирәк булып чыкты. Президент Аппаратында тышкы элемтәләр буенча эш алып баручы Тимур Акулов белән икәү аталы-уллы Айтматовларны аэропорттан озатып җибәрергә туры килде.
Олжас Сөләйманов белән исә башта Авиатөзелеш районында, аннан соң Дәрвишләр бистәсе янындагы Каенлыкта уза торган Сабан туенда катнаштык.
Шуннан соң Кыргызстанда ничә тапкыр булсам да, Эльдарны күрергә туры килмәде. Шул очрашудан соң сигез ел үткәч, әтисе дә бакыйлыкка күчте. Чыңгыз абыйның Бишкәктәге каберен зиярәт иткәндә, безнең белән әдипнең бертуган сеңлесе Розетта ханым (аны Роза дип кенә йөрттеләр) килгән иде. Ул Эльдар турында, бик тә горурланып, әтисенең лаеклы улы, дип сөйләгән иде.
Чынлыкта да шулай. Чыңгыз абый бакыйлыкка күчкәндә, егерме тугыз яшьтә булган Эльдар, әтисенең фондын оештырып, аның җитәкчесе булды. Һәм ул Чыңгыз Айтматовның мирасын барлауда, аның моңа кадәр билгеле булмаган әсәрләрен, язмаларын туплауда, аларны бастырып чыгаруны оештыруда, иң мөһиме – әтисенең рухи байлыгын яңадан-яңа буыннарга җиткерүдә колачлы эшләрнең үзәгендә тора.
Әле яңа гына Чыңгыз Айтматовның унике томлык әсәрләре укучыларга тәкъдим ителде. «Айтматов» дигән нәфис фильм төшерелде. Болар да аның турыдан-туры катнашында тормышка ашырылды. Ул шушы матур эшләре белән тугандаш татар халкын да таныштырырга ниятли, чөнки, аның әйтүенчә, әтисе үзенең безнең халкыбызга да мөнәсәбәтле икәнен беркайчан да онытмаган, Татарстанны икенче Ватаны дип санаган.
Эльдар Чыңгыз улы әле җәйдән үк шул максат белән Татарстанга килергә ниятли. Моны апасы Розетта да хуплый, үзенең Татарстанга барган чакларын, анда Айтматовларны ихлас хөрмәт итүләрен искә төшерә. Бәлки әле бергәләп барырбыз, дип тә әйтеп куя. Әмма кеше гомере чикле шул. Юлга яраткан апасын мәңгелеккә җир куенына тапшырып чыгу насыйп булган икән.
Казанга ул хәләл җефете белән килде. Иң әүвәл КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына юнәлде. Чөнки биредә Чыңгыз Айтматов исемендәге кыргыз теле һәм әдәбияты үзәген булдыру турында сүз бара, әлеге эшне оештыруның бурычлары хакында киңәшләшү ихтыяҗы бар иде.
Икенче көнне кунаклар Чыңгыз абыебызның әнисе Нәгыймә апаның элгәрләре гомер иткән Кукмара районындагы Мәчкәрә авылына бардылар. Университет җитәкчелеге миңа да хөрмәтле кунакларыбыз белән юлга чыгарга тәкъдим итте.
Безне ничә дистә еллар буена җимерек хәлдә торып, 2025 елда элеккеге хәленә китерелгән атаклы мәчет капкасы алдында Мөнир хәзрәт Юсупов ачык йөз белән каршы алды. Мәчеттәге Чыңгыз Айтматов музеенда булу кунакларны нык тәэсирләндерде. Эльдар Чыңгыз улы, әтисенең унике томлык әсәрләрен тапшырып, музейның экспонатларын тагын да баетты. Кунаклар авыл халкы белән бергәләп җомга намазында катнаштылар. Хәзрәт, Чыңгыз Айтматов нәселеннән вафат булган затларның исемнәрен атап, дога багышлады. Кунакларга җомга намазына килгән авылдашларының истәлекләрен тыңлау да кызыклы булды.
Мөнир хәзрәт авыл зиратындагы Ишмәниләр-Үтәмешевләрдән булган әрвахлар турында бик мәгълүматлы икән. Һәр таш янында гүр ияләре хакында җентекләп сөйләп йөрде. Авылдагы «Сандугач» чишмәсе дә гасырлар буена шушы затлы нәсел тарафыннан карап торыла икән. Эльдар Чыңгыз улы, шушы чишмәнең суы белән кул-битләрен югач, борынгы әби-бабаларының рухын тагын да көчлерәк тойганлыгын әйтеп алды.
Казанга кайтуга, безне «Мир» кинотеатрында зал тулы халык көтә иде. Күпчелеге – танылган зыялыларыбыз: галимнәр, язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре. «Айтматов» фильмын бер сулышта диярлек карап, тамашачылар моннан унсигез ел бакыйлыкка күчкән бөек каләм әһеле тормышының һәр көне гасырга тиң булганлыгына инанды. Фильмны икенче төрле «Нәгыймә» дип тә атарга мөмкиндер. Чөнки әлеге бөек ана – татар хатыны – көчле рухлы, халкыбызга хас булганча, тугрылыклы, намуслы, саф күңелле, балаларын өзелеп яратучы, аларны чын мәгънәснедә Кеше итеп тәрбияләүче итеп гәүдәләндерелгән. Ананың психологик киеренкелек мизгелләрендәге халәте җанны тетрәтә, урыныңан күтәрелеп, аны яклап, көрәшкә ташланырга талпынасың. Чыңгыз Айтматовның Бишкәкнең «Ата беит» («Аталар кабере») зиратындагы кабер ташына кыргыз телендә «Адәмгә иң кыены – көн саен адәм булу» дигән сүзләре язылган. Бик гади әйтелгән бу фикер чын Кеше өчен яшәү кануны булырга тиешлеген искәртә торган шигарь булып кабул ителә.
Ике елдан Чыңгыз Айтматовның тууына йөз ел тула. Бу көнгә аны тагын да белеп, өйрәнеп, бай мирасының бүгенге һәм киләчәк буыннарга тәэсир көченең тагын да куәтләнүенә ирешеп килергә тиешбездер. Бу көнгә нәтиҗә ясаганда, үзеннән-үзе башыма шундый уй килде.
Фоат Галимуллин
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез