Газетага язылу

16 концерт һәм тавышлар парады. Казанда «Филармониада» фестивале ачыла

1–15 декабрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XIX Халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале уза. Ике атна дәвамында тамашачы бер сәхнәдә академик, халык һәм эстрада-джаз жанрлары җырларын тыңлый алачак. Фестиваль программасы белән журналистларны филармония җитәкчелеге таныштырды.

16 концерт һәм тавышлар парады. Казанда «Филармониада» фестивале ачыла
Автор фотосы

«Киләсе елга бездә юбилейлар күп булачак. Филармониянең оешуына – 90 ел, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә дә – 90 ел. Шулай ук «Филармониада»ны үткәрә башлаганга да 20 ел булачак. Фестиваль хәзер Татарстанның гына түгел, Россиянең дә визит карточкасы», – дип белдерде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

1 декабрьдә фестивальне Әрмәнстандагы һәм Россиядәге иң танылган джаз җырчысы, җырлар авторы, композитор Мариам Мерабова ача. Ул тамашачыга Россия каналында барган «Голос», «Три аккорда», «Две звезды» проектлары аша да таныш.

Аның башкаруында хитлар яңгыраячак. Фестивальгә Россия кинематография дәүләт симфоник оркестры да килә. 2 декабрьдә коллектив тамашачыларга яхшы таныш булган, балачактан ук яратып караган Россия һәм чит ил фильмнарында яңгыраган музыканы ишеттерәчәк. Алар арасында: «Дети капитана Гранта», «Зимняя вишня», «Мэри Поппинс, до свидания!», «Баллада о солдате» һ.б.

Фестивальдә танылган актер, Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев та катнаша. Ул Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры белән берлектә тамашачыга А. Пушкинның «Евгений Онегин» әсәрен тәкъдим итәчәк. Оркестрның директоры Ренат Закиров сүзләренә караганда, бу гаҗәеп кичә булачак. «Монда ике жанр – сүз һәм музыка бергә кушылып, яңа композиция туа һәм өр-яңа төсләр өстәлә», – ди ул. 

  Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры «Филармониада»ның ябылышында 15 декабрьдә дә катнашачак. Оркестрга кушылып,  төрле илләрдән килгән гаҗәеп тавышлы 6 җырчы чыгыш ясый. Алар: Илһам Назаров (Азәрбайҗан), Чжан Мэньвэнь (Кытай), Ирина Полищук (Белоруссия), Нурсултан Ануарбек (Казахстан), Султанбек Абдурахимов (Үзбәкстан) һәм үзебезнең егет Артур Исламов. Программада операдан арияләр, романслар, халык җырлары яңгыраячак.

  Мария театры солисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның горурлыгы Альбина Шаһиморатова да –  фестиваль кунагы. 5 декабрьдә аның катнашында Рус романслары кичәсе узачак. Программада М. Глинка, П. Чайковский, Н. Римский-Корсаков, С. Рахманинов әсәрләре яңгырый. 

 «Филармониада»да  татар моңнарын яратучылар өчен дә концертлар тәкъдим ителәчәк. 11 декабрьдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Милләт җаны җырда, моңда» дигән программа белән чыгыш ясый. Шуңа кадәр алар ерак сәфәргә – Маврикийга да барып кайталар. Фестивальгә кайтып өлгерәчәкләр, дип вәгъдә бирде Кадим Нуруллин.

 13, 14 декабрь көннәрендә Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый. «13 е көнне безнең ансамбль өр-яңа программа – «Шүрәле. Кырлай кайтавазы» хореографик спектаклен күрсәтә. Аны Габдулла Тукайның 140 еллыгына махсус әзерләдек. Спектакльнең нигезендә «Шүрәле» балеты һәм без укып үскән әкият ята», – дип сөйләде дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты.

14 декабрьдә ансамбль ике бүлектән торган концерт тәкъдим итә. Программада – алтын фондны тәшкил иткән җырлар, биюләр һәм «Аулак өй» вокаль-хореографик спектакле.

Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлекле кунагы – «АЙКАЙ» Удмурд дәүләт җыр һәм бию фольклор театры. Ул – узган гасырның 90 нчы елларында оешкан һәм милли костюмнар байлыгын, йолаларны һәм җыр-биюләрне профессиональ сәхнәгә беренчеләрдән чыгарган коллектив.

    «Филармониада» сәнгать фестивале ул – гаилә белән тамаша кыла торган чара. Анда балалар да игътибардан читтә калмый. Алар 5 декабрьдә «Денискины сказки», музыкаль әдәби кичәсен, 6 декабрьдә «Снежная Королева» музыкаль әкиятен карый ала.

                             

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре