"Габдулла Тукай" фотоальбомы "Иң яхшы фотоальбом" номинациясендә җиңүче дип табылды. "Татарча сөйләшик" китабы Мактау дипломы белән бүләкләнде. Йомгаклау чарасында Казахстан Республикасының Китап палатасы директоры Әсхәт Байузаков белән Казахстанның нәшриятлар, полиграфияләр Ассоциациясе президенты Адиль Койтанов катнашты. Китаплар Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез