Бу хакта “Известия” үз чыганакларына таянып яза.
Губернаторны бүген иртән Апатиты – Кировск автомобиль юлын төзекләндерүгә бирелгән 1 миллиард сумны урлау буенча җинаять эшен тикшерү кысасында тоткарлаганнар. Чибис соңгы биш елда вазыйфасыннан киткәнче тоткарланган тәүге губернаторга әйләнгән. Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, губернаторны бер төркем затларны берничә җинаять кылуда гаепләү буенча ачылган җинаять эшен тикшерү кысасында тоткарлаганнар.
“Аларның Мурманск өлкәсе Төзелеш министрлыгының 39 миллион сумнан күбрәк бюджет акчасын урлауда, Мурманск өлкәсе Транспорт министрлыгының Апатиты – Кировск автомобиль юлын төзекләндерүгә бүлеп бирелгән 1 миллиард сумнан артыграк бюджет акчасын үзләштерүдә, шулай ук законсыз валюта операцияләрендә гаепле булулары күздә тотыла”, – дип басым ясап әйткән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез