Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов сөйләгән.
Әгәр пенсионерның бер төрдәге берничә объекты булса, ташлама аларның берсенә генә ясала. Җир салымын исәпләгәндә, кишәрлек мәйданыннан алты сутыйны киметелә һәм салым бары тик калган мәйданга исәпләнә.
Транспорт салымы буенча ташламалар регионга бәйле, ташламаларның шартларын һәм күләмен җирле хакимиятләр билгели.
Хәмитов шулай ук пенсияләргә НДФЛ салынмавын искәртте, әмма эшләүче пенсионерлар хезмәт хакыннан салымны гомуми нигездә түлиләр. Әгәр мөлкәт ташламасы автомат рәвештә кулланылмаса, салым хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез